|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
17.01.2022 Мәдәният
Татар дәүләт филармониясе коллективы Әлфия Авзалова һәм Илһам Шакиров каберләрен зиарат итте
15 гыйнвар – татар халкының легендар җырчысы, Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисткасы, Г. Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Әлфия Авзалованың туган көне иде. Исән булса, аңа 89 яшь тулган булыр иде. Ә татар халкының бөек җырчысы, Россиянең һәм Татарстанның халык артисты, Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Илһам Шакировның арабыздан китүенә быел – 16 гыйнварда 3 ел булды. Шул уңайдан Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе коллективы артистларның каберләрен зиарат кылуны оештырды. Чарада Татар дәүләт филармониясе артистлары һәм сәхнә ветераннары катнашты. Яраткан җырчыларыбызның рухына атап дога кылынды, алар турында сәхнәдәшләре истәлекләрен яңарттылар. Әлфия апа Авзал кызының һәм Илһам Гыйльметдин улының рухлары шат, урыннары оҗмахта, каберләре нурлы булсын.
--- |
Иң күп укылган
|