поиск новостей
  • 08.05 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 18:30
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 10.05 "Хыялый" Тинчурин театры, 17:00
  • 12.05 "Эх, алмагачлары" Тинчурин театры, 17:00
  • 13.05 "Акча бездә бер букча" Тинчуринт театры, 18:30
  • 14.05 "Ак тәүбә, кара тәүбә. Безнең көннәр" Тинчурин театры, 18:30
  • 15.05 "Идегәй" Тинчурин театры, 18:30
  • 16.05 "Хан кызы Турандык" Тинчурин театры, 18:30
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
Бүген кемнәр туган
  • 08 Май
  • Сания Каюмова - актриса
  • Равил Рахмани - әдәбиятчы
  • Җәүдәт Гыйлманов - продюсер
  • Габдулла Кариев (1886-1920) - актер, режиссер
  • Азат Хөсәенов - композитор
  • Айсылу Галиева - журналист
  • Лилия Кадыйрова - журналист
  • Ищу работу в Казани дворником спожеваниям89870036142
  • Кариев театры эшкә чакыра! Безнең коллективка бухгалтер, тегүче, бүлмәләрне һәм складларны җыештыручы, территорияне тәртипкә китерүче кирәк. Яхшы эш шартлары, уңайлы график тәкъдим итәбез. Белешмәләр өчен телефон: 89625552588, 8(843)2379334.
  • МАМАДЫШ РАЙОНЫ ХАФИЗОВКА АВЫЛЫНДА ЙОРТ САТЫЛА. ЗУР БАКЧАСЫ БАР.МАМАДЫШТАН 10 КМ ЕРАКЛЫКТА. УТ,ГАЗ СУ КЕРГЭН. МУНЧАСЫ , САРАЕ БАР. АВЫЛДА АГРОФЕРМА БАР. УРТА МЭКТЭП ХЭМ СПОРТКОМЛЕКС 3 КМ ЕРАКЛЫКТАГЫ КУРШЕ АВЫЛДА. 8 905 377 32 07.
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
Архив
 
15.01.2022 Бәйге

Өченче «Блогер.Татар» бәйгесе җиңүчеләре билгеле. Котлыйбыз!

Ниһаять, ул көн килеп җитте! Бүген, 15 гыйнварда «Блогер.Татар» бәйгесенең нәтиҗәләрен игълан итәбез. Өченче «Блогер.Татар» бәйгесе гаилә темасына багышланды. Гаризаларны 2021 елның 31 декабренә кадәр кабул иттек. Бәйгегә 150гә якын катнашучыдан 320 эш килде.

Бәйгедә катнашучыларның географиясе шактый киң: Казан, Татарстан районнары, Башкортстан, Чечня, Чиләбе, Иркутск, Кыргызстан башкаласы Бишкек һ.б. һ.б.
 
Эшләрнең күпчелеге “Инстаграм” социаль челтәреннән. Әмма “Ютуб”, “Тик-Ток”, “Вконтакте”, “Телеграм-канал” контентлары да бар иде.
 
Жюри әгъзалары гыйнварның беренче яртысында бөтен эшләрне дә мөстәкыйль рәвештә карап чыкты. Һәм 14 гыйнвар көнне бергәләп очрашып, фикер алыштылар. Бу фикер алышу шактый кызу булды һәм 3 сәгатькә сузылды.
 
 
Жюри утырышыннан соң төшкән фото. Тулы фоторепортаж монда: https://www.instagram.com/bloger.tatar/
 
Гаилә темасына багышланган «Блогер.Татар» бәйгесенең жюри составы мондый иде:  
 
- Татарстанның атказанган артисты, 343 мең язылучысы булган блогер, 4 бала анасы ЛАНДЫШ НИГЪМӘТҖАНОВА
 
- “Татар Малай” исеме белән иҗат итүче блогер, “Беренче татар блогеры” РЕНАТ ГАЛИӘХМӘТОВ;
 
- “Сөембикә” журналы баш мөхәррире урынбасары, гаилә темасына күп язмалар авторы, блогер ГӨЛНУР САФИУЛЛИНА;
 
- берничә паблик алып баручы блогер, журналист, 3 бала анасы АЙСЫЛУ ЛЕРОН;
 
- видеооператор, режиссер, блогер НУР АЛИЕВ.
 
Шунысын да ассызыкларга кирәк, жюри әгъзалары бәйгегә җибәрелгән постларга гына түгел, ә тулаем аккаунтларга да күз салды. Аккаунт даими алып барыламы, контенты татарчамы, кызыклы үзенчәлеге, үз йөзе, үз рухы бармы? Нәтиҗә чыгарганда бу моментлар плюс (яки минус) буларак исәпкә алынды.
 
Гаилә темасына багышланган «Блогер.Татар» бәйгесендә блогерлар гына түгел, ә киң катлам кулланучылар катнаша алсын өчен оештыручылар бәйгене түбәндәге шартлар белән уздырды. 5 бүләк блогерларга һәм медиашәхесләргә тапшырыла (блогерлар, үзләрен блогер дип атаучылар, язучылар, журналистлар, җырчылар, иҗат әһелләре һ.б.). Һәм 5 бүләк шәхси аккаунтларга. Әлбәттә, бу шактый шартлы бүленеш. Бәйгегә гариза җибәргәндә “мин медиашәхес”, “мин блогер түгел” дип язасы түгел иде, моны жюри әгъзалары үзләре хәл итте. Һәр җиңүчегә 20 мең сум күләмендә акчалата бүләк каралган.
 
Язганыбызча, «Блогер.Татар» бәйгесен Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе ярдәме белән «Матбугат.ру» порталы оештырды.
 
Шулай итеп, гаилә темасына багышланган өченче «Блогер.Татар» бәйгесе җиңүчеләре дип шушы авторлар һәм эшләр танылды. Котлыйбыз!
 
БЛОГЕРЛАР ҺӘМ МЕДИАШӘХЕСЛӘР:
 
Айгөл Тимер
 
Айваз Садыйров
 
Эльмира Сираҗи
 
Алсу Нургатина
 
Гөлүсә Батталова
 
ШӘХСИ АККАУНТЛАР:
 
Эльмира Гарипова
 
Мөхәрәм Мөхәммәтҗанов
 
Нурия Шәрәфетдинова (Кыргызстан, Бишкек)
 
Нурия Сираҗиева
 
Фәния Зиннәтшина
 
 

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»