|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
10.01.2022 Язмыш
Өч ай гомере бар дигәч, соңгы көннәрендә бергә булыйк дип, больницадан сорап алып чыктым
Минем бик яхшы дустым бар. Аның турында барысын да беләм дип уйлый идем: серләр уртак, кайгы-хәсрәт, шатлыкларны гел икегә бүлеп яшәдек. Минем беркем белмәгән, белергә тиеш тә булмаган өч серем бар. Алар минем белән кабергә китәчәк. Икесе миңа бәйләнмәгән, тиешсез вакытта тиешсез урында туры килеп, очраклы рәвештә күргән бик авыр вакыйгалар. Мин бу серләрне беркайчан да, беркемгә дә әйтмәячәкмен дип ант итеп, вакыйгаларга катнашкан биш кешегә вәгъдә бирдем. Аларның дүртесе инде гүр иясе, бишенчесе урын өстендә.
Беркөнне шул кеше чылтыратып: “Килеп кит әле, зинһар”, — дигәч, шактый вакыт эндәшә алмый тордым. Дөресен әйтим, күрәсем килми иде аны. Күпме генә тырышсам да, дистә еллар үтсә дә, мин бу хәлләрне оныта алмадым. Ничәмә төннәр йокысыз үтте, күпме күз яшьләрем акты, чәчләрем иртә агарды. Вакытында көчсезлек күрсәтмәгән булсам, миңа хәзер, бәлки, җиңелрәк булыр иде дип яшәдем. Юк! Ялгыш әйтәм, булмас иде. Нинди юлны сайласам да, алар бит инде эшлиселәрен эшләгәннәр иде.
Ул вакытта берсенең ике сабые әле тәпи дә басмаган иде җүнләп. Берсенең әнисе урын өстендә параличланып ята, бердәнбер караучысы шул улы. Өченчесенең өстенә ишелергә торган өендә корсаклы хатыны әле күкрәктән дә аерылмаган сабыен кочаклап, ярым ач, ярым ялангач килеш тилмереп аны көтеп утыра.
Еллар куркыныч иде. Эшләп тә акча юк, кибетләр буш, ә сабыйларны үстерергә, авыруларны тәрбияләргә кирәк. Минем дә дүрт бала, бишенчесенә авырлы идем, алар да бары әтиләре һәм минем гаять зур тырышлыгыбыз аркасында гына ач-ялангач түгел. Күпме аналар балаларын тәрәзәдән атып, артларыннан үзләре сикереп үлде, ашатырга ризык юнәтә алмыйча. Күпме аналар балаларын урамнарда, вокзалларда ташлап калдырды. Күпме әти кеше асылынып үлде бары гаиләсен туйдыра алмаганга үзен гаепле санап. Шушыларны белеп-күреп яшәп мин бу кешеләрне “сата” ала идемме? Тагын күпме ятим арттырыргамы? Алардан башка гаиләләре нишләр дип, мин вәгъдә бирдем, җаныма күтәреп-сыйдырып бетермәслек сер бикләдем. Гомер юлымда очраган бәхетсезлекләр, кайгы-хәсрәт-авырлыклар, күтәрә алмастай чирләр җаныма кереп бикләнгән шушы сер алдында чигенеп эределәр, көчсезләнделәр. Соңгы елларда чын-чынлап ышана башладым, минем гомерне әллә шушы сер саклый инде?! Югыйсә, минем баштан узган хәсрәтләр, исемен әйтергә дә куркыныч чирләрдән соң кеше исән-сау, үз акылында калырлык мени?! Өстәвенә әле мин тормышка елмаеп карарлык көч табам.
Юк, мин ул вакытта бердәнбер дөрес юлны сайлаганмын, бу — шиксез. Ә менә теге кеше мине нигә чакыра икән? Нәрсәгә чакырса да, урын өстендә яткан кеше янына бармау — яхшы нәрсә түгел инде.
— Ярар, килермен, — дидем.
— Син инде озакка сузма, Миләүшә, ял көненә балаларны чакырдым, төшемә әти керде, мин кечкенә малай икән. Имеш, әти белән болынга печән чабарга тешкәнбез. Әбәт вакыты җиткәч, җитәкләшеп, авылга киттек. Вакытым җитте, әти юкка кермәде төшемә, син кил инде, яме. Бик көтәм. Әллә үзең килерсеңме дип өметләнгән идем, килмәдең.
— Юкны сөйләп ятма әле анда! Нинди “вакыт җитү” ул, 60 яшь — гомермени ул?!
— Миңа инде 69 яшь. Мин гел сиңа сокланып яшәдем. “Ничек чыдый, ничек түзә бу?” — дип. Хатын синнән көнләшеп үтерде генә инде. Әнә-әнә, хәзер дә йодрык күрсәтеп утыра.
— Телеңә караганда, бер дә үләргә җыенган сыман түгел әле син, — дим, көлеп. — Килермен дигәч, киләм инде!
— Син вәгъдәңдә тора беләсең инде, — дигән сүзләреннән йөрәгем кысылып килде.
Утыз еллар элек булган вакыйга аерымачык күз алдыма килеп, күзләремне чытырдатып йомдым. Чигәм кысып, башым чатнап авырта башлады. Юк, ул соңгы юлына тыныч күңел белән китәргә тиеш. Иртәгә үләме, ун елданмы, әллә мин алдан китәмме — барыбер, без сөйләшергә тиеш. Чаллы безгә якын түгел, мин кирәкле подъезд төбенә килеп басканда төш туры җитеп килә иде инде. Хатыны каршы алды. Кыскача хәл белешкәч, сүзебез аның иренә күчте.
— Ничек соң хәле? Врачлар ни әйтә? — дим.
— Врачы белән гел сөйләшеп торам, өйгә дә килеп йөри. Өметсез ул, Миләүшә, күп булса, өч ай гомере бар дигәч, үзем тәрбияләп, соңгы көннәрендә гел бергә булыйк дип, больницадан сорап алып чыктым. Сызлануларын миңа сиздермәскә тырыша. Унсигез яшебездән бергә бит без. Өйләнешкәндә аңа — 24, миңа 18 яшь иде. Кырык елдан артык вакыт узып та киткән. Ничекләр генә аерылышлырбыз инде, ни хәлләр итеп түзәрмен?.. — дип, яшьләрен сөртте бичара хатын. — Нигәдер сине бик көтте, ишек ачылган саен: “Миләүшә түгелме?” — дип сорый. Түзә алмыйча, телефон номерыңны эзләп табып бирдем. Син ачуланма инде, яме?
Миңа бик авыр иде, кайчандыр шундый якын дуслар идек бит. Язмыш бөтенесен ботарлап ташлады. Бераз сөйләшеп, азрак тынычлангач, фатирларына күтәрелдек. Эчке бүлмә ишеге ачык. Хуҗабикә шунда узарга кушты. Үзе, ачык тавыш белән: “Картым, Миләүшә килеп җитте, сез сөйләшә торыгыз, мин чәй кайнарлыйм”, — дип, эчкә узды. Өстемне салып, ачык ишеккә атладым. Йә Аллаһ! Болай уктыр дип дип уйламаган идем. Киң караватта башын ишеккә борып, чалкан яткан кеше белән минем элекке дустым арасында бернинди уртаклык юк. Элек янып, очкын чәчеп торган күзләр сүнгән, аларда шундый газап, сызлану, әрнү... Гәүдәсе шыр сөяккә калган, йөзе сап-сары. Тамагыма каты төен килеп тыгылып, сулышым кысылды. Карават кырыена тезләнеп, кулларын кулыма алдым. Сап-салкын бармаклары дер-дер килә.
— Хәлләрең ничек? Ник болай бирештең, син бит бик көчле, нәселегездә юк чир сине ничек эзләп тапты соң?!
— Еллар дәвамында мине эчтән корт кимерде, җанымны гел талап торды, бер көнемне, төнемне тыныч үткәрә алмадым — шул бетерде. Миләүшә, мин ике ел элек патологоанатом булып эшләүче кеше белән сөйләшеп утырганда, аңардан чәчләр үрә торырлык сүзләр ишеттем. Ул миңа тиктомалдан теге төнне сөйли башлады. Ничек итеп аңа каравылчыны алып килгәннәрен, гәүдәсен яргач, аның башындагы ярадан түгел, ә башы яраланганчы ук ике-өч сәгать элек йөрәге туктап үлгәнен, моны әйткәч, главврачның бу турыда документта күрсәтелмәвен, алай гына да түгел, каравылчының ашказанында литр ярым аракы булганын язмыйча, “башындагы ярадан үлгән” дип яздырганын сөйләде. Безгә хезмәт хакын вакытында түлиләр иде бит, эшсез калудан куркып, җинаять кылдым. Соңрак кына белдем — каравылчы баш врачның туганы икән. Күп эчүдән йөрәге туктап үлгәне билгеле булса, бу аның дәрәҗәсен бик төшерәчәк иде. Икенчедән, әгәр аны склад басучыларны тотканда үтерелгән дип тапсалар, аның гаиләсенә зур ярдәм күрсәтеләчәк, үзен герой итеп күтәрәчәкләр иде. Баш врач, ялган акт өчен миңа Чаллыдан квартира һәм яхшы эш урыны вәгъдә итте. Сүзендә торды, мин ун көннән күчеп киттем. Чаллыда мине әзер фатир, яхшы эш каршы алды диде. Мин, бу сүзләрне ишетеп, җүләрләнә яздым. Хәтерлисеңме ул төнне?
Без бит бары балаларыбызны, гаиләбезне туйдырыр өчен генә барган идек склад басарга. Мотоцикл бишегенә ике капчык ярма, бер капчык токмач, бер тартма консерва гына төядек тә, ишекне ябарга дип, ишегалдына яңадан кердек. Без каравылчы эшенә килмәгән, ул анда бөтенләй юк дип уйладык. Ә аның гәүдәсенә абынып егыла язгач, мин, тегеләрнең берсе үтергән дип уйлап, аларны чакырып китердем. Алар, аунап яткан гәүдәне күреп, минем эш дип уйлаган. Аны ничек тә булса читкәрәк күчерергә дип күтәреп барганда, син килеп чыктың. Каравылчының баш ягын күтәргән ирнең кулы хәлсезләнеп, ул аны төшереп җибәрде, башы шул вакытта яраланган, ташка төшкән, күрәсең. Калганын үзең беләсең. Без җыелышып теге патологоанатом янына барып яңадан сөйләштек, хәлнең ничек булганын аңлаттык. Ул яңадан кабатлады: каравылчының башы, ул инде үлеп, озак вакыт үткәннән соң яраланган. Яра тирән, ләкин кан акмаган!
Шушы вакыйгадан соң ике атна да үтмәде, каравылчыны ялгыш төшереп җибәреп, аның башы яралануга сәбәпче булган ирне инфаркт бәреп, секунды белән үлгән. Склад басарга бергә барган тагын ике ир былтыр үлде. Быел дүртенчесе үлеп китте. Ярый, үтерүче түгел икәнлекләрен белеп киттеләр. Ничә еллар кеше үтердек дип яшәдек бит без!.. Урлаган ризыкларны өйгә алып кайтмадык, елгага ташладык. Сиңа сөйли алмадык. Шулай калсын, кузгатмыйк яңадан дип сөйләштек.
Миләүшә, тагын бер мәртәбә вәгъдә бир: бу вакыйганы хатыным, балаларым, оныкларым беркайчан белмәсен, беркем дә белмәсен. Ә теге патологоанатомның адресын бирәм, исән әле ул. Без гаепле түгел каравылчының үлемендә.
Акылыма килә алмыйча озак утырдым. Хатыны да керми, сөйләшеп бетерсеннәр дип уйлыйдыр, күрәсең.
— Борчылма, мин белгән минем белән кабергә китәр. Белсәң син минем нинди тәмуг утында янганымны, дистә еллар бит!
Менә Аллаһ мине ничә үлемнән нигә саклап калган икән: дөреслекне ишетеп, дустымның бернинди җинаятьче түгел икәнен белеп китәр өчен саклаган бит. Балаң өчен ризык урлау — җинаять түгел ул! Илең шундый булгач, берни эшләп булмый.
Күңелдә шундый җиңеллек, мин дустымның кулларын кысып: “Ни генә булса да, минем синнән дә якын дустым булмады”, — дидем. “Рәхмәт килүең өчен, инде тынычлап китсәм дә була”, — диде ул. Тагын бер мәртәбә инандым: авыр вакытта дөрес юлны Аллаһ безгә үзе күрсәтә. Без якыннарыбызны бөтенләй белмибез. Әни нигә гел “кеше күңелендә ат ята” дип әйтә икән ул дип уйлый идем. Җавабын таптым кебек.
Миләүшә ХӘЙРУЛЛИНА. Мамадыш районы, Ямаш авылы.
--- |
Иң күп укылган
|