поиск новостей
  • 07.05 "Ай,былбылым" Тинчурин театры,18:30
  • 08.05 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 18:30
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 10.05 "Хыялый" Тинчурин театры, 17:00
  • 12.05 "Эх, алмагачлары" Тинчурин театры, 17:00
  • 13.05 "Акча бездә бер букча" Тинчуринт театры, 18:30
  • 14.05 "Ак тәүбә, кара тәүбә. Безнең көннәр" Тинчурин театры, 18:30
  • 15.05 "Идегәй" Тинчурин театры, 18:30
  • 16.05 "Хан кызы Турандык" Тинчурин театры, 18:30
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
Бүген кемнәр туган
  • 07 Май
  • Рәшит Ваһапов (1908-1962) - җырчы
  • Наил Шәрифуллин - журналист
  • Айгөл Миңнуллина - актриса
  • Рамил Гарифуллин - психолог
  • Мөршидә Байрактар - журналист
  • Ищу работу в Казани дворником спожеваниям89870036142
  • Кариев театры эшкә чакыра! Безнең коллективка бухгалтер, тегүче, бүлмәләрне һәм складларны җыештыручы, территорияне тәртипкә китерүче кирәк. Яхшы эш шартлары, уңайлы график тәкъдим итәбез. Белешмәләр өчен телефон: 89625552588, 8(843)2379334.
  • МАМАДЫШ РАЙОНЫ ХАФИЗОВКА АВЫЛЫНДА ЙОРТ САТЫЛА. ЗУР БАКЧАСЫ БАР.МАМАДЫШТАН 10 КМ ЕРАКЛЫКТА. УТ,ГАЗ СУ КЕРГЭН. МУНЧАСЫ , САРАЕ БАР. АВЫЛДА АГРОФЕРМА БАР. УРТА МЭКТЭП ХЭМ СПОРТКОМЛЕКС 3 КМ ЕРАКЛЫКТАГЫ КУРШЕ АВЫЛДА. 8 905 377 32 07.
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
Архив
 
10.01.2022 Җәмгыять

Таиландта фаҗигагә тарыган Казан кызына 1 яшь тулды. Изге күңелле кешеләр булышлыгы белән 6 млн. сумга якын акча җыелган

Чит илдә Россия туристлары белән бәйле бәхетсезлек очраклары булып тора. Күптән түгел Таиландта тагын бер Казан гаиләсе бәлагә тарыган: 11 айлык балага мәрмәрдән эшләнгән авыр өстәл тактасы төшеп, ул авыр хәлдә реанимациягә озатылган. Хәзер кызны дәвалау өчен миһербанлы кешеләр акча җыя.

Яшь гаилә Таиландка эш буенча барган, алар августтан бирле Паттайяда яшәгән. Күптән түгел Казанга кайтырга билет алганнар һәм Бангкок шәһәренә килгәннәр. Бәхетсезлек шундагы кунакханәдә булган.
 
— Алинә әле тәпи китте генә, тотынып кына йөри, — дип сөйләгән сабыйның әнисе Регина Нуриева “Инстаграм”дагы битендә. — Нәрсә бар, шуларга ябышып, кыз балконга таба юнәлгән. Өстәл тактасына тотынгач, ул авып, өстенә төшкән.
 
Әлеге авыр тактаны Регина үзе күтәрә алмаган, баланы ире чыгарган. Сабыйны хастаханәгә алып барганнар. Табиблар тикшерү үткәреп, анда баш мие һәм баш сөяге җәрәхәте барын, сынган урыннарны ачыклаган һәм ясалма кома ысулын кулланырга булганнар.
 
— Алинәбезне акрынлап бу халәттән чыгардылар, әмма пульсы, кан басымы күтәрелә һәм табиблар аңа йоклата торган укол ясый иде, — ди Регина. — Табиблар өметле прогноз бирә: баланың күз алмаларына зыян килмәгән, тик борыны сынган. Баш миенә су җыелуны туктату өчен күп препарат кулланылды. Бала акрынлап үзе сулый башлады. Клиника безгә көн саен 250 мең сумлык счет бирә, өстәмә тикшерүләр булганда, сумма арта.
 
Регина сөйләве буенча, кунакханә вәкилләре булышырга вәгъдә иткән. Әлегә сөйләшүләр бара икән. Кунакханә тәкъдим иткән сумма баланың клиникада беренче көн дәвалану бәясен капларга гына җитә. (Сүз уңаеннан, Регина һәм ире кызларын клиникага илткән арада кунакханә номерын җыештырганнар, теге өстәл тактасы да юкка чыккан, ди.) Бу хәлләрдән Россия илчелеге дә хәбәрдар.
 
11 айлык Алинәнең тормышы өчен Бангкок табиблары көрәшкән арада, россиялеләр бу гаиләгә ярдәм кулы суза. Әлбәттә, гаилә үзе генә клиника куйган счетны күтәрә алмаячак.
— Ярдәм кулы сузган һәммә кешегә рәхмәт. Изге күңелле кешеләр булышлыгы белән 6 млн. сумга якын акча җыелды, — ди Регина.
 
Гаилә Таиландка киткәндә иминият килешүе төзегән. Әмма кайтыр алдыннан гына, полис вакыты чыккан. ТР туристлык агентлыклары ассоциациясе президенты Рамил Мифтахов чит илгә барганда иминиятләштерүнең мөһим булуын аңлатты.
 
— Чит илгә чыгуның ике юлы бар: берсе — туристлык компаниясе аша юллама белән, икенчесе — үзең самолетка билет алып бару, — диде ул. — Юллама алынган очракта ким дигәндә 40 мең долларлык иминият килешүе төзелә (бу турпакетка кертелә). Ягъни ул очракта сәяхәтченең тормышы, сәламәтлеге автомат рәвештә иминиятләштерелә. Әгәр турист үзе билет ала, кунакханәгә бронь ясый икән, иминият полисы алу-алмау аның ихтыярында. Әмма чит илгә чыгучы үзен иминиятләштерергә тиеш һәм килешүне чит илдә булган бөтен вакытка төзү яхшы. Чөнки ни буласын белмисең. Туристлык компаниясе хезмәтләреннән файдаланмагач, турист чит илдә үзе өчен үзе җаваплы, аңа беркем ярдәм итмәячәк. Шушы куркынычларны уйлап, иминиятләштерүдән баш тартмаска кирәк. Моны интернет аша да эшләп була. Теләсә кайсы иминият компаниясе сайтында “чит илгә чыгучылар өчен иминиятләштерү” бүлегенә кереп, үзеңә туры килгән программаны сайлап аласы, паспорт мәгълүматларын кертәсе һәм онлайн түлисе. Иминият полисы электрон почтага киләчәк.
 
Чит илгә кечкенә бала белән барып, иминиятләштерүне уйламау — җавапсызлык! Әйе, аны күпләр акчаны юкка түгү дип саныйдыр. Әмма бу бит дөнья, ни булмас! Кирәге чыкса, ул полис буенча иминият суммасы сез түләгән 10 мең сум түгел, шактый күбрәк булачак һәм чит илдә дәвалануга тотылачак. Мөмкинлеге булган кеше үзен 40 мең долларга гына түгел, күбрәккә иминиятләштерсен иде. Чөнки авырый калсаң, чит илдә дәвалану бик кыйммәт. Мәсәлән, Европа клиникаларында бер көн дәвалану якынча 800-1000 евро тора.
 
 
P.S. Әлеге гаиләгә ярдәм итү өчен: “Сбербанк” картасы 4276620023080587 (Нуреева Регина Рашитовна исемендә, 8-917-275-22-19 номерына тоташкан).
 
Р.P.S. 25 декабрьдә Алинәгә 1 яшь тулды. Аның хәле яхшыруга таба бара, комадан чыкты. Әнисенең “Инстаграм”ында баланың уйнап утырган видеосы да куелды.
 
— Халык ярдәме белән дәвалану өчен түли алдык. Табиблардан госпиталь янындагы кунакханәгә чыгаруларын, дәвалануга шуннан йөрергә рөхсәт итүләрен сорадык. Чөнки палатада бер тәүлек куну да 35 мең бат (76 мең сум тирәсе — ред.), ә кунакханәдә тәүлеге 1300 бат, — дип язды Регина Нуриева “Инстаграм”дагы сәхифәсендә.

Рәзилә РӘСИМ
Ирек мәйданы
№ --- | 10.01.2022
Ирек мәйданы печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»