поиск новостей
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 18.05 "Әлифба: Хәрефләр дөньясында". Кариев театры, 13:00.
  • 18.05 "Ромео һәм Джульетта". Кариев театры, 18:00.
  • 19.05 "Бәхетле көнем". Кариев театры, 13:00.
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
  • 21.05 "Мио, минем Мио!". Кариев театры, 18:30.
  • 24.05 "Гөлчәчәк". Куркыныч әкият. Кариев театры, 19:00.
  • 27.05 "Матурлык". Кариев театры, 18:30.
  • 28.05 "Матурлык". Кариев театры, 13:00.
Бүген кемнәр туган
  • 18 Май
  • Энҗе Мөэминова (1924–2009) - балалар язучысы
  • Фаил Шәфигуллин (1939-1982) - шагыйрь
  • Хәким Гыйләҗев - журналист
  • Алинә Заһитова - фигуралы шуучы
  • Артем Здунов - дәүләт эшлеклесе
  • Камилә Гафурҗанова - рапирачы
  • Ольга Павлова - дәүләт эшлеклесе
  • Динар Хөснетдинов - актер
  • Зилә Яз - журналист
  • Корбанга сарыклар сатылат. Тел:89534010031
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка, квартира яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап) Тулырак: https://matbugat.ru/ads/
  • Ищу работу в Казани дворником спожеваниям89870036142
  • Кариев театры эшкә чакыра! Безнең коллективка бухгалтер, тегүче, бүлмәләрне һәм складларны җыештыручы, территорияне тәртипкә китерүче кирәк. Яхшы эш шартлары, уңайлы график тәкъдим итәбез. Белешмәләр өчен телефон: 89625552588, 8(843)2379334.
  • МАМАДЫШ РАЙОНЫ ХАФИЗОВКА АВЫЛЫНДА ЙОРТ САТЫЛА. ЗУР БАКЧАСЫ БАР.МАМАДЫШТАН 10 КМ ЕРАКЛЫКТА. УТ,ГАЗ СУ КЕРГЭН. МУНЧАСЫ , САРАЕ БАР. АВЫЛДА АГРОФЕРМА БАР. УРТА МЭКТЭП ХЭМ СПОРТКОМЛЕКС 3 КМ ЕРАКЛЫКТАГЫ КУРШЕ АВЫЛДА. 8 905 377 32 07.
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
Архив
 
10.01.2022 Шоу-бизнес

Гүзәл Идрисова (Баһ) 3 улы янына кыз алып кайтырга уйлый?

Гүзәл Идрисова (Баһ) белән Казанда узган “Әни, әнкәй, әнием” бәйгесендә очраштык. Ул конкурста Гран-при ияләренең берсе булды. Тиздән шәһәр күләмендә узачак әниләр бәйгесендә Совет районы данын яклаячак. Өч улы да әниләре белән чыгыш ясады. Кайсының кулында кашык, бубен (шөлдерле барабан), баян...

— Малайлар шук, шаян, концертларга әзерләнгәндә ничә агач кашык, сыбызгы ваттык, — ди Гүзәл. Аның белән Баһлар гаиләсенең тормышы, иҗаты турында сөйләштек.


— Гүзәл, өч малай әнисе булу ничегрәк соң? Каеш кулланырга туры киләме?
— Өч малайны тәрбияләргә авырдыр, дип күпләр әйтә. Төп шатлыгым — улларыбыз сау-сәламәт. Бу — иң зур бәхет. Тумыштан авыру бала караучыларга Аллаһ сабырлык, көч бирсен. Шуңа да “авыр, уф” дияргә яратмыйм. Сәламәт бала бөтерчек кебек булырга тиештер. Бигрәк тә малайлар сәгатьләр буе утырып тора алмый.
 
Балаларны тәрбияләү буенча китаплар укыйм. Минемчә, бала әнигә якын булырга, аны үзенең дусты дип санарга, эч-серләре белән уртаклашырга тиеш. Иң мөһиме — үз эченә бикләнмәсен. Олы кешегә хөрмәт белән карарга, артыннан җыештырырга өйрәтәбез. Ир-ат кухняда бернәрсә дә эшләргә тиеш түгел дигән фикер белән килешмим. Безнең әти коймак, бәлешкә кадәр пешерә. Ир-ат әзерләгән ризык тәмлерәк тә була бит. Савыт-саба юарга өйрәтәм. “Су агып тора, куллар йомшарып кына китә”, — дим улларыма. Кизү торып, чиратлашып өстәл җыештыралар. Бездә табын янында кырыс таләп: нәрсә биргәннәр, шуны ашарга кирәк. Югыйсә ач каласың. Каеш белән кечкенәрәк чакта куркыткан бар иде, ишек өстендә эленеп торды ул, тик сукканыбыз юк. Әтиләрен бер караштан да аңлыйлар.
 
— “Серле мөгез” дип аталган театральләштерелгән концертыгызда Илназ күршесеннән бик тырышып кыз “ясау” серләрен сорашкан иде. Кыз алып кайтырга уйлыйсызмы әллә?
— Кыз булсын өчен фәлән эшләргә кирәк икән, дип Илназ белән көлешәбез. Тик өч малайдан соң кыз алып кайтуыма ышанып бетмим. Кыз тели идем. Өйдә кызлар күлмәкләре, мирас буенча күчкән өч алкам саклана. Тик хәзер бу теләгем икенче планга күчте. Улларыбызны исән-сау үстерергә кирәк. Малайларны бала караучыга калдыру яклы түгелмен. Тәрбиядә үзебезнең катнашасыбыз килә. Бу зур көч таләп итә. Балалар хакына гастрольләрне дә күчергәнебез булды. Килен каенана туфрагыннан ярала, диләр. Әниебез Наҗия дә өч малай тәрбияләгән. Аның кебек, акыллы, шәп уллар үстерәсем килә.

— Мәктәптә вокал дәресләре укыта башлагансыз икән. Укытучылыкка ничек тартылдыгыз?
— Мин Чаллыдан. Әнием Әнүзә шәфкать туташы булса да, бик матур бии. Әтием Фирдәвис — машина йөртүче. Ул — Илһам абый Шакировның якташы, гомер буе гармуннан аерылмады. Укытучылык эше миңа кечкенәдән ошый иде. Курчакларымны тезеп утыртам да дәрес бирәм. Хыялым тормышка ашты, музыка укытучысы белгечлеген алдым. Пандемия дәүләт эшенең ни дәрәҗәдә ышанычлы икәнен күрсәтте. Шуңа да 7 ел ул-ларым белән декретта утырганнан соң, кабат мәктәпкә килдем. 149 нчы лицейда вокал дәресләре алып барам. 90 га якын бала белән шөгыльләнәм. Эшем бик ошый, Илназ балалар өчен махсус җырлар язды, аларга аранжировкалар ясатабыз. Сәләтле балаларны бәйгеләргә әзерлибез.

— Пандемия дигәннән, нәкъ карантин шәхси йортыгызга күченергә сәбәпче булды бугай.
— Әйе, йорт сала башлаган идек. Фатирда яшәдек. Пандемия вакытында йортка ешрак барырга туры килде. Ахыр чиктә шунда яшәп калдык. Карантин чорында күп эш башкарылды. Бакчаны рәткә китердек. Теплицаны төзеп бетердек. Ишегалдында җәйге беседка ясый башладык. Вакытны гаилә белән бергә уздыру, җыелышып кино карау, тәмле ризык әзерләү — барысы да күңелле булды.
 
— Былтыр ишегалдында шугалак ясаган идегез.
— Ишегалдында аппаратура урнаштырылган. Кичләрен биеп керәбез. Күршеләр дә сөенә, кунаклар килсә дә күңелле. Былтыр Илназ ишегалдында шугалак ясады. Быел да булдырырга исәп, тик һава торышы гына мөмкинлек бирми әле.

— Пошалым чанасы да бардыр әле сездә, Илназ Арча ягыннан бит.
— Әйе, Илназның әнисе Пошалым авылыннан. Әтисе дә Арча ягыннан. Кызганыч, ул 11 ел элек мәрхүм булды. Аны җирләгәннән соң, икенче көнне улыбыз Камил белән бала тудыру йортыннан чыктык. Илназның ике абыйсы бар: Алмаз һәм Нияз. Гаиләләре белән сәнгать, җырга гашыйк кешеләр. Чананы безгә Рөстәм Закиров бүләк итте. Урамда барганда кешеләр туктатып, чана белән фотога төшәләр, әкияти матурлыгына сокланалар иде.

— Нинди уйлар, планнар белән янып йөрисез?
— Быел “Әниемнең ак күлмәге” җыры белән “Болгар радиосы” Милли музыкаль премиясенә лаек булдым. Бик дулкынландым. Коронавирус узып китсен иде. Билгесезлек арытты. Элекке кебек тыныч тормыш телибез. Югалтулар күп булды. Тамашачыларны матур клиплар, яңа дуэтлар белән сөендерергә телибез. Иң мөһиме — дөньялар тыныч булсын.
 
 

Эльвира МОЗАФФАРОВА
Ирек мәйданы
№ --- | 10.01.2022
Ирек мәйданы печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»