|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
03.01.2022 Спорт
Данил Гыйниятов: Үземнең мөмкинлекләрне тулысынча күрсәтеп бетерә алмадым«Татарстан-Яңа Гасыр» телеканалында «Ком сәгате» тапшыруын алып баручы Данил Гыйниятов күпләргә таныш. Ул тамашачыларны атна саен затлы, зыялы, илдә-көндә билгеле шәхесләр белән таныштырып бара. Тапшыруы бер сәгать кенә барса да ул студиягә чакырылган кунагының эчке дөньясын, тормышка мөнәсәбәтен, уй-фикерләрен, күңелен тулысынча ачып бетерергә тырыша. Моның өчен, әлбәттә, алдан әзерләнергә, кайчакта хәтта герой үзе дә белмәгән әйберләрне белеп торырга кирәк. Әңгәмә шул чагында гына кызыклы, мәгънәле килеп чыга, тамашачыга барып җитә. Данил әлеге тапшыруны алып баруыннан тыш ТНВ каналының башкарма директоры, баш мөхәррир урынбасары вазыйфаларын да башкара. Ә менә аның эштән тыш вакытларында йөзү, йөгерү, чаңгыда шуу, велосипедта узышу кебек төрләр белән чын профессионаллар дәрәҗәсендә шөгыльләнүен бик аз кешеләр генә белә. Аның белән әңгәмәне дә сәламәт яшәү рәвеше хакында фикер алышудан башлап җибәрдек. — Данил, эшең бик тә җаваплы, тынгысыз булуга карамастан спорт белән шөгыльләнергә дә вакыт табасың. Сәламәт яшәү рәвешен тормышыңа ныклап китереп кертү кайчанрак башланды?
— Мин мәктәптә, аннан соң педагогия училищесында укыганда да физкультурага битараф түгел идем. Әмма ныклап шөгыльләндем дип әйтә алмыйм. Авыл баласының күбесе гел хәрәкәттә була бит аның, чөнки хуҗалыкта яшьтән үк төрле эшләр башкарырга туры килә. Педучилищедан соң мин хәтта Казан дәүләт педагогия институтының физик тәрбия һәм спорт факультетына да кереп карадым, бер балл гына җитмәде, дөресрәге спорт төрләре буенча имтихан биргәндә җәрәхәт алып, үземнең мөмкинлекләрне тулысынча күрсәтеп бетерә алмадым.
— Әгәр анда укырга кергән булсаң республика берәр спортчыга, тренерга, укытучыга баеп, бер талантлы журналистын югалткан булыр иде, мөгаен.
— Анысын әйтә алмыйм, кем нәрсә югалтканын, әмма телевидениедә күпмедер эшләп, гаилә корып җибәреп, балалар үсә башлаганда гына ныклап шөгыльләнә башладым мин спорт белән. Бервакыт «Тасма» стадионындагы спорт залына дзю-до түгәрәгенә алып бардым аларны. Башта олысын, аннан соң кечерәген, әлбәттә. Менә шунда алар көрәш белән шөгыльләнгәндә үзем дә шундагы стадионда йөгерә башладым. Спорт ветераны Мәхмүт Шакиров белән танышып киттек. Ул минем йөгергәнне карап торды да, йөгергәндә аякларны, кулны ничек хәрәкәтләндерергә кирәклеген төшендерде. Ул инде шул чагында ук заводта эшләп, буш вакытларында йөгереп, ветераннар арасында Русия, дөнья чемпионы булган кеше.
— Чыннан да, читтән күзәтүчегә яхшырак күренә дигәндәй бүген урамда, паркларда йөгереп йөрүчеләргә, чаңгы таяклары белән «Скандинавия йөреше» дип аталган спорт төре белән шөгыльләнүчеләрне күзәтеп торсаң аларның күбесе ул күнегүләрне дөрес башкармаганын күрәсең...
— Бар андый әйбер. Физкультура белән азмы-күпме шөгыльләнүче кеше сулышын дөрес алырга, дөрес итеп атларга тиеш. Аларның саф һавада хәрәкәтләнүләрен хупларга гына кирәк, әмма дөрес башкарылмаган күнегүнең, хәрәкәтнең кайчагында организмга өстәмә йөк булып төшүен, ягъни зарарын да онытмаска кирәк. Менә мин дә йөгерү белән даими шөгыльләнә башлагач тәмәке тартуны бөтенләй ташладым.
— Син бүген йөгереп кенә калмыйсың, йөзәсең дә, велосипедта да узышасың, ягъни спортның триатлон дигән төре буенча ярышларда да катнашасың. Аның ни-нәрсә икәнен газета-укучыларыбызга да аңлатып китик әле.
— Триатлон үзе берничә төрле дистанциягә бүленә. Әйтик, һәвәскәрләр арасында гадәттә 700 метрга йөзүне, 20 чакрымны велосипедта үтүне һәм 5 чакрымны йөгереп үтүне үз эченә ала. 1500 метрга йөзүне, 40 чакрымны (велосипедта) һәм 10 чакрымны йөгереп үтә торганы да бар. Ә профессионаллар, 2 чакрымны йөзеп, 90 чакрымны велосипедта, тагын 21 чакрымны (ярыммарафон) йөгереп үтәләр. Беләсең инде, боларны бер-бер артлы үтәргә кирәк бит, ял итеп торырга вакыт бирелми.
— Әле шулар өстенә марафон да йөгерәсең бит. Монысы инде 42 чакрым дигән сүз. Аны ничә тапкыр йөгердең һәм шәхси рекордың нинди?
— Марафонны 9 тапкыр йөгердем. Шуның өчесе — Мәскәүдә. Шәхси рекордым — 42 чакрымны 3 сәгать 57 минутта узу.
— Марафончылар белән сөйләшкәндә алар әлеге араны узганда бөтен гомерең күз алдыннан уза, чын марафон 35 чакрымнан соң башлана дип әйтәләр. Бу дөресме?
— Гомернең күз алдыннан үтүен әйтә алмыйм. Әмма 37 чакрымнар үткәннән соң организмның, чыннан да, арганлыгын тоясың, йөгерүдән туктыйсы килгән чаклар да була... Бервакыт Мәскәүдә йөгергәндә финишка җитәргә ике-өч чакрымнар гына калганда бөтенләй хәл бетте, атлап баруга күчтем. Шунда туктап калсам да берәү дә «Ник туктадың?» дип әйтмәс иде. Шулай да соңгы ихтыяр көчен җыеп финишка кадәр барып җитә алдым. Соңыннан һәр ярышка анализ ясыйсың бит — аңа да ясадым. Иң беренче сәбәп, әлбәттә, алдагы төндә йокым туймау иде. Мәскәүгә гадәттә кичтән поездга утырып иртән барып төшәсең бит. Ә поездда тиешенчә йоклап булмый. Шуның өчен ярышта нинди нәтиҗә күрсәтүең, финишка барып җитү-җитмәвең әзерлек дәрәҗәсенә генә түгел, ә рухи халәтеңә, кәефеңә дә нык бәйләнгән булырга мөмкин.
— Марафонда, кызганычка, «Ашыгыч ярдәм» машинасы алып китү очраклары да була, хәтта йөрәге туктап калучылар да. Ә триатлонда велосипед ватылса нәрсә эшләргә, яңасын бирәләрме?
— Ярыш шартлары буенча техник ярдәм машинасы ярышучыларны озата барырга тиеш, әмма тормышта әллә нинди көтелмәгән хәлләр килеп чыгарга мөмкин. Казанда үткән бер ярышта минем дә велосипедның көпчәгендәге камерасы шартлады. Техник ярдәм машинасын бераз көттем дә, ул килмәгәч, спорт товарлары кибетен эзләп киттем. Таптым. Тиз генә үземнең кем булуымны әйтеп «Мин сезнең клиентыгыз» дип алдадым әлбәттә, тәгәрмәчне тегеләр биргәнгә алыштырдым. Бер 25 минутлап вакытны югалтканмындыр, әмма финишка барыбер барып җиттем.
— Данил, теге дзю-до белән шөгыльләнгән малайларың хәзер кайларда? Тормыш иптәшең Гөлназның да ТНВ каналында эшләвен беләбез. Ул сәламәтлек чараларына ничек карый?
— Олы малаем Айзатка хәзер 22 яшь. Ул КФУның чит телләр факультетында бакалаврга укый. Аяз 2 нче татар-төрек лицеенда 11 нчы сыйныфта белем ала. Дзю-дога бик теләп йөрделәр. Һәрхәлдә спортның ни икәнен беләләр. Аяз әле дә футбол уйный. Хатыным Гөлназ фитнеска йөри.
— Данил, яшерен-батырын түгел, бүген спорт белән шөгыльләнү зур чыгымнар да таләп итә. Аның өчен махсус киемнәр, яхшы велосипед, чаңгылар сатып алырга кирәк. Чит шәһәрләргә ярышка барсаң юл, ашау-эчү, кунакханә чыгымнары дигәндәй.
— Дөрес әйтәсең. Бүген бөтен спортлар да түләүле, ягъни ярышта катнашасың килсә, алдан ук күпмедер взнос түләп куясың. Үзең әйтмешли, башка шәһәрләргә барсаң юлга, кунакханә, туклану чыгымнарын да үзең күтәрәсең. Шуңа күрә аларга гаилә бюджетыннан бераз өлеш чыгарырга туры килә. Якын-тирә шәһәргә барсаң да бер ярыш 5 меңнән 15 меңгә кадәр төшәргә мөмкин. Әмма финишка килеп призлы урынга чыга алсаң, мактау баскычында медаль, грамота алганда барлык арулар, авырлыклар онытыла...
— Инде төп эшеңә кайтсак, «Ком сәгате», чыннан да, телеканалдагы иң күп карала торган тапшыруларның берсе санала. Газета укучыларыбызның исләренә төшереп китик инде, ул кайчаннан бирле бара һәм санаганың бармы, анда ничәләп кеше кунак булды инде?
— «Ком сәгате» тапшыруы эфирга 2016 елның августыннан бирле чыгып килә. Быел җәй якынча гына санап караган идем, анда 180ләп шәхес катнашкан. Димәк, хәзер анда катнашучылар 200гә якынлашып килә.
— Чыннан да илдә-көндә билгеле шәхесләр килә аңа. Шул вакыт эчендә бакыйлыкка күчүчеләре дә булгалады. Менә бу шәхесне тапшыруга чакыра алмый калдым дип үкенүләр дә булгалагандыр.
— Бар инде андыйлар да. Мәсәлән, бөек җырчыбыз Илһам абый Шакировны чакырырга соңга калдым. Дөресрәге аның белән тапшыру ясарга уйлаганда аның физик халәте бер сәгать буена сөйләшеп утырырга мөмкинлек бирми иде инде. Әнә соңгы вакытта 90ның теге ягына күчкән мөхтәрәм галимебез Мирфатыйх абый Зәкиев, озак еллар телевидениедә хезмәт куйган танылган режиссерыбыз Әхтәм абый Зарипов белән әңгәмә корырга өлгердем дип шатланам. Исән-сау булып тагын озак еллар яшәсеннәр.
— Элегрәк, әле мин газетада эшли башлаганда спорт хакында язучы журналистлар да, үзләре күпмедер дәрәҗәдә спорт белән шөгыльләнүче каләм ияләре дә әлләни күп түгел иде. Сәламәтлек чараларына битараф булмаучыларны журналистлар арасында бүген дә очратырга мөмкин. Алар арасында йөгерү, велосипедта, чаңгыда узышу кебек аерым ярышлар үткәрүгә ничек карыйсың?
— Әйбәт карыйм. Мин дә кайберләрен күргәнем бар ярышлар вакытында. Әгәр дә «Татмедиа» шундый ярышлар оештырса, бу сәламәтлек чараларын пропагандалау юнәлешендә бик зур адым булыр иде. Әнә артистлар арасында сабантуйлар, волейбол ярышлары бик популяр бит.
— Данил, эшеңдә, спортта янәдән зур уңышлар, куанычлы көннәр теләп калабыз. Безне шулай шатландыруыңны дәвам ит!
— Рәхмәт. Барлык газета укучыларга, телевизор караучыларга нык сәламәтлек телим.
Әңгәмәдәш — Атлас ГАФИЯТОВ
Фото: Татар-информ
--- |
Иң күп укылган
|