поиск новостей
  • 06.05 "Яратам! Бетте - китте" Тинчурин театры, 18:30
  • 07.05 "Ай,былбылым" Тинчурин театры,18:30
  • 08.05 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 18:30
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 10.05 "Хыялый" Тинчурин театры, 17:00
  • 12.05 "Эх, алмагачлары" Тинчурин театры, 17:00
  • 13.05 "Акча бездә бер букча" Тинчуринт театры, 18:30
  • 14.05 "Ак тәүбә, кара тәүбә. Безнең көннәр" Тинчурин театры, 18:30
  • 15.05 "Идегәй" Тинчурин театры, 18:30
  • 16.05 "Хан кызы Турандык" Тинчурин театры, 18:30
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
Бүген кемнәр туган
  • 06 Май
  • Ренат Харис - шагыйрь
  • Флера Низамова - журналист
  • Хафиз Хәммәтуллин - актер
  • Гөлназ Гафурова - җырчы
  • Рәшит Кәлимуллин - композитор
  • Җәмилә Әхтәмова - шагыйрә
  • Ищу работу в Казани дворником спожеваниям89870036142
  • Кариев театры эшкә чакыра! Безнең коллективка бухгалтер, тегүче, бүлмәләрне һәм складларны җыештыручы, территорияне тәртипкә китерүче кирәк. Яхшы эш шартлары, уңайлы график тәкъдим итәбез. Белешмәләр өчен телефон: 89625552588, 8(843)2379334.
  • МАМАДЫШ РАЙОНЫ ХАФИЗОВКА АВЫЛЫНДА ЙОРТ САТЫЛА. ЗУР БАКЧАСЫ БАР.МАМАДЫШТАН 10 КМ ЕРАКЛЫКТА. УТ,ГАЗ СУ КЕРГЭН. МУНЧАСЫ , САРАЕ БАР. АВЫЛДА АГРОФЕРМА БАР. УРТА МЭКТЭП ХЭМ СПОРТКОМЛЕКС 3 КМ ЕРАКЛЫКТАГЫ КУРШЕ АВЫЛДА. 8 905 377 32 07.
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
Архив
 
02.01.2022 Җәмгыять

Шамил Алюшев 75 яшьлек күркәм юбилеен билгели

Шамил Абдулла улы Алюшев Санкт-Петербургта танылган шәхесләрнең берсе. Санкт-Петербург шәһәре һәм Ленинград өлкәсе милли хәрәкәтенең күренекле җәмәгать эшлеклесе Шамил Алюшев 1986 елдан башлап татар иҗтимагый тормышында актив катнаша.

Шамил Абдулла улы Төбәкара мәдәни — мәгърифәти «Санкт- Петербург шәһәре һәм Ленинград өлкәсе Татар җәмгыяте»нә нигез салучыларның берсе, зур иҗтимагый эш алып барды һәм бара, даими хәйриялек белән шөгыльләнде һәм шөгыльләнә.

Ул Ленинград өлкәсе Выборг районында «Ансар» татар җәмгыятен оештырды.

Хәзерге вакытта Шамил әфәнде » Санкт — Петербург Татар милли — мәдәни мохтәрияте» әгъзасы һәм рәисе урынбасары.

Берничә тапкыр Бөтендөнья Татар Конгрессы съездына делегат итеп күрсәтелде. Федераль Татар милли- мәдәни мохтәриятен оештыруда ревизион комиссия әгъзасы булды. Казанда даими оештырылучы татар эшкуарлары форумында даими катнаша.

Шамил Алюшев Волков зыяратының мөселман өлешенә мемориаль комплекс куюда, Санкт- Петербург дәүләт университеты бакчасында мәгърифәтче һәм «Нур» гәзитенең беренче баш мохәррире Атаулла Баязитовка бюст» урнаштыруда башлап йөрүче һәм матди ярдәм күрсәтүчеләрнең берсе булды. Шулай ук, Санкт- Петербург Җәмигъ мәчетен төзекләндергән чорда да матди ярдәм күрсәтте.

Бөек Ватан сугышы елларында Ленинград өлкәсе Выборг районы Малиновка бистәсендәге фин хәрби лагеры «Тиенхаара»да һәлак булган әсирләр (2012 ел) истәлегенә мәрмәр плитә куюда да башлап йөри.

2015 елда Шамил Алюшев Бөек Ватан сугышы барышында Ленинградны яклап һәлак булган татарстанлылар көрәшкән урыннан туфракны гильзаларга салып Казандагы Бөек Ватан сугышы музеена җибәрүне оештыра.

Шамил Абдулла улы Санкт- Петербургта галим — этнограф Лев Гумилев һәм шагыйрь — герой Муса Җәлилгә Тоснода һәйкәл ачуда да матди ярдәм күрсәтә.

2015 елда Татарстанда бөек драматург Туфан Миңнуллин һәйкәленең аритектура проекты авторы була.

Төньяк башкала татарлары тарихына багышланган, авторлары Рәхимҗан Теләшев, Теодор Шумовский, Альмира Таһирҗанова һәм Фәридә Нәҗмиева булган китапларны басуда да матди ярдәм күрсәтә.

Хөрмәтле аксакалыбыз шәһәрнең эшлекле, мәдәни һәм җәмгыять даирәсендә абруй яулаган шәхес.

Күпьеллык намуслы хезмәте өчен Шамил Абдулла улы Татарстан Республикасының «Фидакарь хезмәте өчен» медале белән бүләкләнгән.

Милләттәшебезне ихлас күңелдән матур юбилее белән котлап, корычтай сәламәтлек, гаилә иминлеге һәм озын бәхетле гомер телибез.


---
Piter.tatar
№ --- | 02.01.2022
Piter.tatar печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»