|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
30.12.2021 Мәдәният
Камаллыларга дәүләт бүләкләре тапшырылды (ФОТО)Бүген, 30 декабрьдә, Татарстан Республикасы мәдәният министры Ирада Әюпова мәдәният һәм сәнгать эшлеклеләренә дәүләт бүләкләре тапшырды. Бүләкләү тантанасы мәдәният Министрлыгында узды. Камал театры артистлары Раил Шәмсуаров, Гөлчәчәк Хәмәдинурова, Алмаз Гәрәев, Ирек Кашапов һәм Айгөл Миңнуллинага атказанган артист исеме тапшырылды. Реквизитлар цехы мөдире Разия Гәрәевага "Татарстан Республикасының атказанган хезмәткәре" исеме, ә тегүче Наилә Ваһаповага "Фидакарь хезмәт өчен" медале тапшырылды.
--- |
Иң күп укылган
|