поиск новостей
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 18.05 "Әлифба: Хәрефләр дөньясында". Кариев театры, 13:00.
  • 18.05 "Ромео һәм Джульетта". Кариев театры, 18:00.
  • 19.05 "Бәхетле көнем". Кариев театры, 13:00.
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
  • 21.05 "Мио, минем Мио!". Кариев театры, 18:30.
  • 24.05 "Гөлчәчәк". Куркыныч әкият. Кариев театры, 19:00.
  • 27.05 "Матурлык". Кариев театры, 18:30.
  • 28.05 "Матурлык". Кариев театры, 13:00.
Бүген кемнәр туган
  • 18 Май
  • Энҗе Мөэминова (1924–2009) - балалар язучысы
  • Фаил Шәфигуллин (1939-1982) - шагыйрь
  • Хәким Гыйләҗев - журналист
  • Алинә Заһитова - фигуралы шуучы
  • Артем Здунов - дәүләт эшлеклесе
  • Камилә Гафурҗанова - рапирачы
  • Ольга Павлова - дәүләт эшлеклесе
  • Динар Хөснетдинов - актер
  • Зилә Яз - журналист
  • Корбанга сарыклар сатылат. Тел:89534010031
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка, квартира яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап) Тулырак: https://matbugat.ru/ads/
  • Ищу работу в Казани дворником спожеваниям89870036142
  • Кариев театры эшкә чакыра! Безнең коллективка бухгалтер, тегүче, бүлмәләрне һәм складларны җыештыручы, территорияне тәртипкә китерүче кирәк. Яхшы эш шартлары, уңайлы график тәкъдим итәбез. Белешмәләр өчен телефон: 89625552588, 8(843)2379334.
  • МАМАДЫШ РАЙОНЫ ХАФИЗОВКА АВЫЛЫНДА ЙОРТ САТЫЛА. ЗУР БАКЧАСЫ БАР.МАМАДЫШТАН 10 КМ ЕРАКЛЫКТА. УТ,ГАЗ СУ КЕРГЭН. МУНЧАСЫ , САРАЕ БАР. АВЫЛДА АГРОФЕРМА БАР. УРТА МЭКТЭП ХЭМ СПОРТКОМЛЕКС 3 КМ ЕРАКЛЫКТАГЫ КУРШЕ АВЫЛДА. 8 905 377 32 07.
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
Архив
 
30.12.2021 Авыл

Күрү сәләтен югалткан Сания Сафиуллина: Бернигә дә карамыйча яшәргә тырышам

Апас районының Иске Йомралы авылында гомер итүче Сания апа Сафиуллина корычтай ихтыяр көченә һәм рух ныклыгына ия. Күрү сәләтен югалтса да, күңел көрлеген саклап, башкаларны сокландырып яши ул.

— Бер дә тик тормыйм. Бар эшне үзем башкарам. Идән юам, ашарга пешерәм. Камыр да куям. Дини ашларга бәлешләр салам. Балалар “бик тәмле булган” дип ашыйлар, шуңа күңелем була инде, — ди ул.

Сания апа Сафиуллина тумышы белән Карабай авылы кызы. 1972 елда язмышын Иске Йомралы егете Рифат абый белән бәйләп, 4 балага тормыш бүләк иткәннәр. Сания апа бар гомерен яшь буынга белем һәм тәрбия бирүгә багышлаган.
Чир көтмәгәндә килеп кагыла. 1981 елда Сания апаның башы авырта башлый. Тикшеренә торгач, авыртуның күзләр белән бәйле булуы ачыклана. Бик сирәк очрый торган нәселдәнлек белән бәйле чир диагнозы куялар. Әлеге авыруын дәвалап булмау белән килешергә генә кала аңа.
 
— Иң элек төсләр буталды. Бик күп тикшерендем, хастаханәләргә бардым. 2004 елда I төркем инвалидлык бирделәр. Яктылык, шәүләне бераз гына күрәм. Аллаһы Тәгалә үзе юл күрсәтә икән ул. Бармакларым күрә башлады кебек, сизү, тоемлау хисем артты. Бернигә дә карамыйча яшәргә, алга барырга тырышам, — ди Сания апа, һәрвакыттагыча көчле булуын исбатлап.
 
Кемдер сау-сәламәт булып та, игътибар итмәгән әйберләрне Сания апа күңел күзе белән күрә. Матурлыкны аңлап яши. Гөлләр үстерә, назлап су сибә. Иң яраткан гөле — яран. Аның дүрт төслесен кышын тәрәзә төбендә, җәен бакчасында тәрбияли. Ялкын сары төстәге яранны аеруча үз итә.
 
— Күрмим дип тә әйтә алмыйм. Бөтен матурлыкны төштә күрәм. Чәчәкләр, болыннар, мәктәп бакчалары, яшь вакытта йөргән инеш буйлары төшләремдә еш кабатлана. Шулай да күңелем белән әллә кайларга барасым, музейларда буласым, һәр экспонатны кулым белән тотып-тотып карыйсым килә, — дип сөйли ул.
 
Гел хәрәкәттә ул, яшелчә үстерә, җиләк-җимештән кайнатма да ясый. Иң яраткан шөгыле кишер сирәкләү икән.
— Башка чүпләрне күрмим. Кишерне кул белән тотып сирәкләп була. Утыртканнан соң 3 тапкыр сирәклим. Безнең кишерләр бик яхшы үсә, — ди, сөенеп.
 
Сания апа сәхнә кешесе дә. Кечкенәдән үк биергә ярата, җыр-моңга оста. Иске Йомралы мәдәният йорты каршында оешкан “Асылъяр” фольклор ансамблен җитәкли. 20 елдан артык мәдәният өлкәсендә эшләүче кызы Резедәнең төп ярдәмчесе ул.
— Әнидә тормышка, иҗатка мәхәббәт көчле. Кешеләрне ярата, аралашып яшәргә тырыша. Аңа гел киңәшкә керәм. Ул безнең бик уңган. Күзләре күрмәсә дә, итен вак итеп турап, өчпочмаклар пешерә. Ул пешергән кәбестә ашын ашап туеп булмый. Исән-сау гына булсын, — ди кызы Резедә Гайнетдинова.
 

Ләйлә ШИҺАБИЕВА
Ирек мәйданы
№ --- | 30.12.2021
Ирек мәйданы печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»