поиск новостей
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 27 Апрель
  • Хәлим Җәләй (1940-2021) - актер
  • Зөһрә Сәхәбиева - җырчы
  • Рөстәм Исхакый - журналист
  • Марат Закир - язучы
  • Динара Сафина - теннисчы
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
29.12.2021 Шоу-бизнес

Булат Җиһаншин: “Мактаулы исемнәр алу - бик зур дәрәҗә”

Яңа елда күпләр үткән тормышка, башкарган эшләренә нәтиҗә ясап, алга таба планнар кора. Без дә җырчы Булат Җиһаншин белән үтеп баручы елга нәтиҗә ясап, әңгәмә кордык.

- Булат, синең быел бик күп җыр премьералары булды, хәтта 4 альбом да чыгардың. Бу бик күп бит.

- Әйе, премьералар күп булды. Чөнки бу ике еллык пандемия күбрәк студиядә эшләргә мәҗбүр итте. Мәҗбүр итте дисәм дә - студиядә яңа җырлар иҗат итү минем күңелгә рәхәтрәк.

- Гиннес рекордлары китабына керәсең киләме әллә?


- (көлә) Шәп булыр иде ул, кем эшләсен инде аны.

- Әле син Илһам Шакировның "Һаман яратам" җырының яңа яңгырашын да чыгаргансың. Шул турыда сөйләп кит әле.

- Бу җырга быел нәкъ 50 ел икән. Мин моны ясап бетергәч, җырның авторы Фәрит Хатыйповка шалтыраткач кына белдем. Менә илле елдан соң бу җыр яңа сулыш алды. Мәдәниятебезгә үземнең өлешемне кертәсем килә һәм элеккеге җырчыларыбызны яшьләр тыңласыннар өчен тырышам. Бу телебезне саклау өчен бик мөһим.

- 2021 елда синең инглизчә җырларыңның альбомы да чыкты. Ә русча чыгарырга ниятең юкмы?

- Кайчандыр, Илһам Шакировка мондый сорау биргәннәр: "Илһам, нигә русча җырлар җырламыйсың? СССР халык артисты исеме дә бирерләр иде үзеңә", дигәч, ул - Менә Людмила Зыкина татарча җырлагач та, русча җырлармын, - дип җавап бирә.
Менә Дима Билан, йә Тимати, йә Моргенштерн татарча альбом чыгарсалар - мин дә чыгарырмын (көлә).

- Синең дә халык артисты исемен аласың киләме?

- Әле атказанган исеме бирсәләр дә - бик шат булыр идем. Мондый мактаулы исемнәр алу - бик зур дәрәҗә бит инде ул, иҗатыңны тану - яңа эшләргә илһам бирә кебек. Ни дисәң дә артист өчен бу мөһим инде.

- Төрле телеканаллар белән дә эшлисең, төрле иҗат белән шөгыльләнәсең. Ныграк кайсы эшең белән горурланасың?

- Анысын әйтә алмыйм, ләкин күңелгә иң рәхәте – улымның "Шаян ТВда", берәр мультфильм башланганда, минем тавышымны ишетеп, "Әти җырлый!", - дип әйтүе.


---
Матбугат.ру
№ --- | 29.12.2021
Матбугат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»