поиск новостей
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 17.05 "Йосыф". Кариев театры, 18:00.
  • 18.05 "Әлифба: Хәрефләр дөньясында". Кариев театры, 13:00.
  • 18.05 "Ромео һәм Джульетта". Кариев театры, 18:00.
  • 19.05 "Бәхетле көнем". Кариев театры, 13:00.
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
  • 21.05 "Мио, минем Мио!". Кариев театры, 18:30.
  • 24.05 "Гөлчәчәк". Куркыныч әкият. Кариев театры, 19:00.
  • 27.05 "Матурлык". Кариев театры, 18:30.
  • 28.05 "Матурлык". Кариев театры, 13:00.
Бүген кемнәр туган
  • 17 Май
  • Элвин Грей - җырчы
  • Радик Сабиров - журналист
  • Мәүлидә Нургали - җырчы
  • Фәридә Әхмәтшина - җырчы
  • Кәшфи Басыйров (1906-1943) - язучы
  • Корбанга сарыклар сатылат. Тел:89534010031
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка, квартира яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап) Тулырак: https://matbugat.ru/ads/
  • Ищу работу в Казани дворником спожеваниям89870036142
  • Кариев театры эшкә чакыра! Безнең коллективка бухгалтер, тегүче, бүлмәләрне һәм складларны җыештыручы, территорияне тәртипкә китерүче кирәк. Яхшы эш шартлары, уңайлы график тәкъдим итәбез. Белешмәләр өчен телефон: 89625552588, 8(843)2379334.
  • МАМАДЫШ РАЙОНЫ ХАФИЗОВКА АВЫЛЫНДА ЙОРТ САТЫЛА. ЗУР БАКЧАСЫ БАР.МАМАДЫШТАН 10 КМ ЕРАКЛЫКТА. УТ,ГАЗ СУ КЕРГЭН. МУНЧАСЫ , САРАЕ БАР. АВЫЛДА АГРОФЕРМА БАР. УРТА МЭКТЭП ХЭМ СПОРТКОМЛЕКС 3 КМ ЕРАКЛЫКТАГЫ КУРШЕ АВЫЛДА. 8 905 377 32 07.
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
Архив
 
23.12.2021 Дин

2021 елда «Хозур» нәшрияты 96 меңнән артык тираж белән 80 исемдәге китап нәшер итте

Нәшрият эшчәнлеге ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең традицион ислам кыйммәтләрен пропагандалау өлкәсендәге эшчәнлегенең өстенлекле юнәлешләреннән берсе булып тора һәм «Хозур» нәшрият йорты тарафыннан гамәлгә ашырыла. 2021 елда мөселманнар арасында дини гыйлем тарату, милли мәдәниятне, гореф-гадәтләрне һәм өммәтнең интеллектуаль мөмкинлекләрен үстерүнең мөһим факторы буларак укуга кызыксынуны арттыру максатыннан, нәшрият тарафыннан 80 төрле китап дөнья күрде. Аларның гомуми тиражы 96510 данә тәшкил итә.

Шунысы игътибарга лаек, аларның яртысыннан артыгы – яңадан нәшер ителгән бестселлерлар, алар мөселман укучылары арасында үз популярлыгын югалтмыйча, укучылар өчен һаман кызыклы булып кала бирә. Шулар арасына Камил хәзрәт Сәмигуллинның «Каждый может стать Коран-Хафизом», «Расскажи мне об исламе» һәм «Ислам турында сөйләшик», доктор Рамадан әл-Бутының «Понимание жизни Пророка с кратким очерком истории праведных халифов», нәсыйхәтләр белән «Рухуль байан» тәфсире, «Калям Шариф. Перевод смыслов», «Абу Ханифа – великий муджтахид», 2 томда «Тәлфикуль Әхбар», «Тәрбияле хатын» һәм башка китапларны кертергә мөмкин.

Шул ук вакытта 2021 елда ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең «Хозур» нәшрият йорты уникаль басмалар да нәшер итте. Мәсәлән, «Сәхих әл-Бохари» хәдисләре җыентыгының әд-Дагыстани версиясенең рус теленә тәрҗемәсе, «Клад для маленьких мусульман», «Ислам дине: яшүсмерләр өчен», «Доводы против ваххабитов» китаплары.

“Сәхих әл-Бохари” – мөселманнар өчен әһәмияте буенча Коръәннән кала икенче урында торучы һәм төп сөнни хәдисләр җыентыгының берсе. Кыскартылган вариантларның иң уңышлысы булып “Зубдател-Бохари” санала, аны XIX гасырда яшәгән дагыстанлы мөселман галиме Гомәр Дияветдин әд-Дагыстани төзегән. Моңа кадәр бу хезмәтнең рус теленә тәрҗемә ителгәне булмады, әмма Россиядә исламга каршы килүче идеяләрнең таралуы үзебезнең дини-илаһият фәне фикерләрен янәдән торгызу зарурлыгын тудырды. Гарәп теленнән рус теленә тәрҗемә ителеп дөнья күргән “Сәхих әл-Бохари” хәдисләр җыентыгының «Зубдател-Бохари» версиясе ышанычлы хәдисләрне табып укуны җиңеләйтте һәм Россия мөселманнары өчен хакыйкый сөнни традицияләрне якынайтты. Әлеге басма Дагыстан мөфтияте белән берлектә әзерләнде.

2021 елда «Хозур» нәшрият йорты китапларын электрон форматта сатуга чыгару зур яңалык булды. Укучыларга уңайлы булсын өчен, хәзер “Хозур” нәшрият йортының www.huzurshop.ru адресы буенча урнашкан рәсми интернет-кибетендә китапларның кәгазь вариантын гына түгел, электрон версиясен дә сатып алырга мөмкин.

Моннан тыш, быел Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәтенең «Хозур» нәшрият йорты китапларын илнең зур сәүдә онлайн-мәйданчыкларында сатып алырга да мөмкинлек туды. «Хозур» нәшриятында дөнья күргән мөселман әдәбиятын Wildberries, OZON, KazanExpress.ru аша, шулай ук «Читай-город», «ЛитРес» китап интернет-кибетләрендә сатып алырга мөмкин.

Барлыгы «Хозур» нәшрият йортында 8 ел эчендә гарәп, рус, татар һәм иске татар телләрендә 700 мең данәдән артык дини, тарихи, фәнни әдәбият дөнья күрде. Һәр басма Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәтенең Эксперт советы тарафыннан мәҗбүри тикшерү аша уза.


▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»