|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
22.12.2021 Ир белән хатын
"Дүртенчесе дә юкмы?"Кайвакыт язмыш берьюлы өч бүләк ясый ала икән. Әле күптән түгел генә Анна һәм Рим Вәлинуровлар гаиләсендә дә шундый зур бәхет булды. Яшь әнине балалар йортыннан чыгарганнар да инде. Башкортстанда яшәүче Анна һәм Рим 2013 елда өйләнешкәннәр. 2014 елда йорт төзегәннәр. Өч ел элек яшьләрнең улы Алан туган.
"Беренче УЗИда игезәк булуын әйттеләр, ә икенчесендә инде өч бала балачагы турында билгеле булды. Өйгә ничек кайтып җиткәнемне дә хәтерләмим. Ирем дә бик гаҗәпләнде. Өченче УЗИга баргач, ул хәтта, дүртәү түгелләрме, дип тә сорады, - ди күпбалалы әни. - Безнең туганнар арасында да, Рим ягыннан да игезәк бала тудыручылар бар. Ә менә берьюлы өчәү бөтенләй көтелмәгән хәл булды.
Бу шатлыклы хәбәрне туганнарыбызга балалар тугач кына хәбәр иттек. Улларыбызга "Аскар", "Богдан" һәм "Мирон" дип исем бирдек, - ди хатын.
Өч яшьлек Алан балалар бакчасына йөри. Гаилә башлыгы эшли, ә яңа туган балалар белән Аннага каенсеңлесе Әлфия ярдәм итә.
Фото: blagpanorama.com
--- |
Иң күп укылган
|