|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
21.12.2021 Мәгариф
Яңа елга 50 мең кайсы укытучыларга бирелә?
Казанда Яңа ел алдыннан укытучыларга 50,9 мең сум күләмендә премия бирәчәкләр. Башта бу мәгълүмат Telegram-каналларда чыкты, соңрак аны Татарстан башкаласы мэриясендә расладылар. «Түләүләр бары тик педагогик персоналга гына кагыла. Мәгариф учреждениеләрендә директор урынбасарлары җитәкчелек итүче персоналга керә», - дип искәрттеләр шәһәр хакимиятендә.
Шул ук вакытта мэриядә ачыклык кертүләренчә, алар «педагогик эшчәнлек алып баручы директорлар, директор урынбасарлары, бүлек мөдирләре һ.б., шулай ук педагогик хезмәткәрләргә (укытучылар, мөгаллимнәр)» бер тапкыр түләнә торган пособие билгеләү мөмкинлеген карау үтенече белән республика Мәгариф һәм фән министрлыгына хат юллаган, дип яза Татар-информ.
Премияләр ел ахырына кадәр Татарстан бюджетыннан түләнәчәк. Алар Россия Президенты Владимир Путинның «май» указлары нигезендә бирелә.
Фото: пиксабай
--- |
Иң күп укылган
|