поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 26 Апрель
  • Габдулла Тукай (1886-1913) - шагыйрь
  • Фәнис Сафин - актер
  • Ильяс Халиков - җырчы
  • Ләззәт Хәйдәров - журналист
  • Римма Бикмөхәммәтова - журналист
  • Әмир Мифтахов - хоккейчы
  • Рафаил Газизов - шагыйрь
  • Камилә Вәлиева - фигуралы шуучы
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
03.12.2010 Сәясәт

"Хан" дип әйтү мәслихәт

Инде һәркемгә мәгълүм булганча, Дәүләт Думасында милли республикаларда президентлыкны бетерү турында закон проекты беренче укылышта кабул ителде. Бу хакта җәмәгатьчелек арасында төрле фикерләр ишетергә туры килә, матбугат битләрендә да әлеге мәсьәләгә урын жәлләмиләр. Әлбәттә, фикерләрнең төрле булуы, җәмәгатьчелекнең битараф булмавы әйбәт.

Хакыйкать бәхәстә туа, ди безнең халык. РФ Дәүләт Думасы депутаты һәм проектны яклап тавыш биргән кеше буларак мин дә әлеге бәхәсләрдән читтә кала алмыйм. Иң элек шуны әйтергә мәҗбүрмен: минем өчен бәгырьгә иң нык тигәне Татарстаннан сайланган Дәүләт Думасы депутатларын закон проектын яклап бердәм тавыш бирүдә гаепләү булды. "Дәүләт Думасында әлеге закон проектын кабул иткәндә безнең вәкилләребез, депутатлар бердәм булып тавыш биргән. Мин моны хыянәт дип аңлыйм" – дип язып чыкты мөхтәрәм Фәндәс ага Сафиуллин. Һәм шушы фикерне мөмкин булган һәр очракта киңрәк таратырга омтылыш сизелә.

 

Шуны ассызыкларга кирәк: әлеге Федераль Закон хәзергә үз көченә кермәгән, бәхәсләшү – фикерләшү өчен чыннан да җирлек бар. Шәхсән минем үземә килгәндә, президент дигән сүзне баштан ук яратмадым. Безнең сүз түгел ул. Үзебез татарча, милли булсын дибез, үзебез чит тел сүзенә мөкиббән. Иманым камил, президент сүзенең мәгънәсен элек тә аңламадылар, хәзер дә аңламыйлар. Шуңа да карамастан, эт чаба дип бет чаба дигәндәй, кем генә президент түгел хәзер?! Эреле-ваклы компания җитәкчеләре дисеңме? Мәдәният, спорт оешмалары җитәкчеләреме? Президентлар арасында чын-чынлап буталып барабыз. Россиядә дә, республикаларда да шундый хәл. Әйткәнемчә, президент сүзе күңелемә һич кенә дә хуш килми, аны халык та аңлап бетерми. Президент дигән сүздә русның да, татарның да бернинди катнашы юк, ул латин сүзе, алда утыручы дигәнне аңлата, президиум сүзенең дә тамыры шушында. Латиннан чыгып фикер йөрткәндә Италиягә ул сүз килешә, Россиягә дә, безгә дә бармый. Россиягә царь, безгә патша дигәне кулайрак. Бераз тарихка күз салыйк әле: Россия территориясен берләштереп, оештырып, зур дәүләт ясаучы кеше Батый хан. Ул боларның барысын да Алтын Урда дәүләтенең башкаласы Биләрдә вакытта эшләгән, аннары гына Әстерханнан 150 километр өстәрәк Алтын Сарай корганнар. Православиене саклап калдырган кеше дә Батый. Руслар аны русский царь Батый дип йөрткән һәм аны бик хөрмәт иткән, ул кан коюларга да чик куйган шәхес. XVI гасырда Иван IV (Грозный) үзен царь дип атый. Бу хакта рус галимнәре үзләре дә, мин дә китапларда яздык инде.

 

1612 елда поляклар Мәскәүне алгач, Түбән Новгородтан безнең кардәш, староста, купец Кузьма Минин халыкны җыеп, җәяүләп (монда әле бик нык оештыру сәләте кирәк), Мәскәүне азат итү өчен барган. Ярославльдә кенәз Пожарский да халык ополчениесе туплый. Алар бергәләшеп Мәскәүне поляклардан азат итүгә күтәрелә. Хәзер 4 ноябрьдә бәйрәм ителә торган бердәмлек көне шушы вакыйгага нигезләнгән. Пожарский – командир, безнең керәшен татары, Минин комиссар була. Сүз уңаеннан әйтим, Пожарскийны гел герой итеп күрсәтәләр, татар булгачтыр инде, Кузьманы бик үк искә алучы юк.

 

Мәскәү азат ителгәннән соң кемне патша итеп кую мәсьәләсе көн тәртибенә килеп баса. Халыктан сорыйлар. Мәскәүгә вәкилләр килә. Боярлар һәм Дон казаклары исеменнән патшалыкка Федор Романов тәкъдим ителә. Урыннарда сөйләшүләр була, шуннан делегатлар 1613 елның февралендә яңадан җыела. Шулай итеп патша сайлана.

 

Тарихтан бүгенге көнгә кайтсак, мин Россиядә нәкъ менә сайлап куелган патша булырга тиеш дип исәплим. Әлбәттә, Россия Президентын, Сибагатуллин тәкъдим итте дип, патша дип атый башламаслар, әмма безнең халыкка президент сүзен алыштырып үзебезчә исем кую өчен җай чыкты. Минем күңелемә "хан" сүзе бик якын. "Хан" дигәне ошамаса, "илхан" дигән сүз дә үзебезнеке. Мактану булып кабул ителмәсен, мин үземне татарның һәм Россиянең патриоты дип саныйм. Татарстанның алты районында төрле җитәкче постларда эшләдем, шул районнарның һәр авылында да мин хөрмәтле, көтеп алынган кунак. Мондый бәхет бик сирәкләргә генә тия. Республикам миңа бик кадерле, шуңа да кабатлап язам, президент дигән титулны бетерү ул безгә татарча, үзебезгә генә хас, данны да, шөһрәтне дә күрсәтә алырдай исем табу хокукын бирә. Моңа мин бик сөенәм.

 

Бу мөмкинлекне озакка сузмастан файдаланып калырга кирәк, дигән фикердә һәм теләктә мин. Шушы чараны матур итеп оештырып чыга алсак, алга таба Госсовет дигән төшенчә турында да уйларга туры киләчәк. Госсовет сүзе Татарстан депутатларының (сайланган халык вәкилләренең) югары оешмасы икәнлеген һич тә аңлатмый һәм дәлилләми, минемчә.

 

Редакциядән:

 

Хөрмәтле укучыларыбыз! РФ Дәүләт Думасы депутаты Фатыйх Сәүбән улы Сибагатуллин фикеренә сезнең мөнәсәбәт ничегрәк? Сәясәтчеләребез, җәмәгать эшлеклеләре, депутатларыбыз нинди теләктә икән? Әйдәгез, фикерләшеп алыйк. Хатлар көтәбез.


Фатыйх СИБАГАТУЛЛИН
Ватаным Татарстан
№ 242-243 | 03.12.2010
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»