поиск новостей
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 17.05 "Йосыф". Кариев театры, 18:00.
  • 18.05 "Әлифба: Хәрефләр дөньясында". Кариев театры, 13:00.
  • 18.05 "Ромео һәм Джульетта". Кариев театры, 18:00.
  • 19.05 "Бәхетле көнем". Кариев театры, 13:00.
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
  • 21.05 "Мио, минем Мио!". Кариев театры, 18:30.
  • 24.05 "Гөлчәчәк". Куркыныч әкият. Кариев театры, 19:00.
  • 27.05 "Матурлык". Кариев театры, 18:30.
  • 28.05 "Матурлык". Кариев театры, 13:00.
Бүген кемнәр туган
  • 17 Май
  • Элвин Грей - җырчы
  • Радик Сабиров - журналист
  • Мәүлидә Нургали - җырчы
  • Фәридә Әхмәтшина - җырчы
  • Кәшфи Басыйров (1906-1943) - язучы
  • Корбанга сарыклар сатылат. Тел:89534010031
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка, квартира яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап) Тулырак: https://matbugat.ru/ads/
  • Ищу работу в Казани дворником спожеваниям89870036142
  • Кариев театры эшкә чакыра! Безнең коллективка бухгалтер, тегүче, бүлмәләрне һәм складларны җыештыручы, территорияне тәртипкә китерүче кирәк. Яхшы эш шартлары, уңайлы график тәкъдим итәбез. Белешмәләр өчен телефон: 89625552588, 8(843)2379334.
  • МАМАДЫШ РАЙОНЫ ХАФИЗОВКА АВЫЛЫНДА ЙОРТ САТЫЛА. ЗУР БАКЧАСЫ БАР.МАМАДЫШТАН 10 КМ ЕРАКЛЫКТА. УТ,ГАЗ СУ КЕРГЭН. МУНЧАСЫ , САРАЕ БАР. АВЫЛДА АГРОФЕРМА БАР. УРТА МЭКТЭП ХЭМ СПОРТКОМЛЕКС 3 КМ ЕРАКЛЫКТАГЫ КУРШЕ АВЫЛДА. 8 905 377 32 07.
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
Архив
 
13.12.2021 Мәдәният

Рифат Фәттахов: "Бүген - тарихи вакыйга, масштаблы проектка нигез салабыз..." (ФОТО)

Казан Ратушасы бинасында "Казанда Шәрык базары" Беренче Халыкара төрки эстрада фестиваленең ачылу тантанасы узды. Тантанада ТР Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин да катнашты. Проектның авторы һәм җитәкчесе Рифат Фәттахов әйтүенчә, фестиваль ТР Президенты тарафыннан хупланган һәм республикада игълан ителгән Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы программасына кертелгән.

"Бүген - тарихи вакыйга, масштаблы проектка нигез салабыз. Аның нәкъ менә Казанда башланып китүе табигый, чөнки Казан элек-электән Шәрык дөньясының мәдәни, мәгърифәти үзәге булган. Казан, татар халкы гомер бакый Шәрык дөньясын Европа цивилизация белән тоташтырып торучы күпер ролен үтәгән. Безнең фестиваль дә Казанда башланып, үзенең нурларын кояш чыгышына да, кояш баешына да юнәлтер дип өметләнәбез", - диде Рифат Фәттахов.

Фәрит Мөхәммәтшин фикеренчә, Рифат Фәттахов оештырган чаралар һәрвакыт халык тарафыннан уңай кабул ителде. "Чит илләрдә яшәүче татарлар гына түгел, башка милләт вәкилләре дә бу фестивальнең кирәк икәнен тоеп кабул итәрләр дип ышанып калам", - диде Фәрит Мөхәммәтшин. Ул Рөстәм Миңнехановның сәламләү хатын укыды.

"Шәрык базары" төрки халыкларның заманча җыр сәнгатен үстерүгә этәргеч биргән, аларның мәдәни элемтәләрен ныгытырга ярдәм иткән күренекле вакыйга булыр дип ышанам. Борынгы Казан шәһәре фестивальдә катнашучылар күңелендә иң җылы тойгылар, якты хатирәләр булып каласына, ә күпсанлы тамашачылар, матурлык һәм рухият бәйрәме белән хозурланып, матур тәэсирләр алачагына шик юк. Сезгә бәхет, иминлек, яңа ачышлар һәм казанышлар телим!" дип язылган Рөстәм Миңнеханов сәламләвендә.

Тантаналы ачылышта шулай ук төрки телле илләрнең һәм төбәкләрнең вәкилләре чыгыш ясады. Казахстанның халык артисты Роза Рымбаева, Үзбәкстанның халык артисты, "Ялла" төркеме солисты Фаррух Закиров фестиваль кунакларын музыкаль видеокотлау аша сәламләде.

"Без төрле әләмле илләрдә яшибез. Әмма без - төрки халыклар, безне тел белән дин берләштерә. Эш башлаганда - без "Бисмиллаһ", эш тәмамлаганда - "Аллаһка шөкер" дип әйтәбез. Фестивальнең нәкъ менә Татарстанда башлануы бик әһәмиятле, чөнки киләсе елда биредә Ислам динен кабул ителүнең 1100 еллыгына багышланган чаралар узачак", - диде Төркиянең Казандагы генераль консулы Исмет Эрикан.

Фестиваль ачылышында махсус әлеге проект өчен иҗат ителгән фестиваль гимны яңгырады. Аны Алинә Шәрипҗанова, Айдар Сөләйманов һәм Миләүшә Таминдарова җитәкчелегендәге ТР дәүләт камеры хоры башкарды. Моннан тыш, төрле халык вәкилләре үз телләрендә җыр башкарды. Гомумән, фестивальдә Төркия, Азәрбайҗан, Казахстан, Үзбәкстан, Кыргызстан, Төрекмәнстан, Финляндия, Германия һәм 10 төбәге белән тәкъдим ителүче Россия илләре катнаша.

Фестивальнең максаты - Россия халыклары арасында дуслыкны ныгытуга, милләтара хезмәттәшлекне үстерүгә, Россиянең халыкара абруен күтәрүгә ярдәм итү. "Казанда Шәрык базары" Халыкара төрки эстрада фестиваленең гала-концерты 2022 елның җәендә узар дип көтелә.

Фестивальнең ачылышы "Туган тел" җыры белән тәмамланды. Аны кунаклар аягүрә басып тыңлады.

Чыганак


▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»