|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
13.12.2021 Җәмгыять
Рөстәм Нәбиев космоска очарга җыена
Танылган блогер, сәяхәтче, альпинист һәм җәмәгать эшлеклесе үзе белән эре халыкара проектны оештыручылар элемтәгә керүе турында сөйләде. Ике аяксыз элекке десантчы үз үрнәге белән теләгән очракта барысын да тормышка ашыру мөмкин икәнлеген исбат итә. «Башкортстан панорамасы» журналына биргән интервьюсында Рөстәм Нәбиев киләчәктә галәмдә булу мөмкинлегенә ышануын белдерде.
«Халыкара проект бар, ул "Космоска очачак йөз уникаль кеше" дип атала. Беренче тапкыр тауга күтәрелгәч, минем белән әлеге проекттагы кешеләр элемтәгә кереп, катнашырга чакырды. Мин риза булдым. Сроклар турында әлегә әйтмим, әзерлек бара. Иң элек инглиз телен өйрәнергә кирәк. Ә минем бу башлангыч дәрәҗәдә генә, менә репетиторга йөрим. Тик галәмгә очарга теләвем аркасында гына түгел. Нигездә, инглиз теленнән башка хәзер берни дә эшләп булмый", - ди Рөстәм Нәбиев.
Шулай ук интервью герое үзенең тәэссоратлары белән уртаклаша, ни өчен ул Уфадан күчеп китәргә теләмәвен, кинога төшәргә һәм үз язмышы турында китап язарга җыенуын хәбәр итә.
фото: bashinform.ru
--- |
Иң күп укылган
|