поиск новостей
  • 24.05 "Гөлчәчәк". Куркыныч әкият. Кариев театры, 19:00.
  • 27.05 "Матурлык". Кариев театры, 18:30.
  • 28.05 "Матурлык". Кариев театры, 13:00.
Бүген кемнәр туган
  • 22 Май
  • Фәрит Мөхәммәтшин - дәүләт эшлеклесе
  • Ренат Шәмсетдинов - актер
  • Нәзифә Кәримова - язучы, журналист
  • Разил Камалов - баянчы
  • Фәридә Ишморатова - журналист
  • Лилия Мингулова - җырчы
  • Гөлия Хәмәтгалиева - җырчы
  • Илдар Әхмәдиев - рәссам
  • Куплю газовые плиты работала недорого телефон 89274745077
  • Казанда, Таулар бистәсендә, гараж сатыла (ГСК "Горки 7А", бокс 10 (н), 16,90 кв.м.) Телефон: 89872358367
  • Корбанга сарыклар сатылат. Тел:89534010031
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка, квартира яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап) Тулырак: https://matbugat.ru/ads/
  • Ищу работу в Казани дворником спожеваниям89870036142
  • Кариев театры эшкә чакыра! Безнең коллективка бухгалтер, тегүче, бүлмәләрне һәм складларны җыештыручы, территорияне тәртипкә китерүче кирәк. Яхшы эш шартлары, уңайлы график тәкъдим итәбез. Белешмәләр өчен телефон: 89625552588, 8(843)2379334.
  • МАМАДЫШ РАЙОНЫ ХАФИЗОВКА АВЫЛЫНДА ЙОРТ САТЫЛА. ЗУР БАКЧАСЫ БАР.МАМАДЫШТАН 10 КМ ЕРАКЛЫКТА. УТ,ГАЗ СУ КЕРГЭН. МУНЧАСЫ , САРАЕ БАР. АВЫЛДА АГРОФЕРМА БАР. УРТА МЭКТЭП ХЭМ СПОРТКОМЛЕКС 3 КМ ЕРАКЛЫКТАГЫ КУРШЕ АВЫЛДА. 8 905 377 32 07.
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
Архив
 
11.12.2021 Мәдәният

Татар әдәбияты тарихы музеенда Кави Нәҗми һәм аның хатыны турында күргәзмә ачыла

15 декабрьдә Татар китабы йортында (Шәриф Камалның мемориаль фатиры булган татар әдәбияты тарихы музее) «Аларның сүнмәс уты...» дип исемләнгән күргәзмә ачыла. Күргәзмә язучы Кави Нәҗминең 120 еллыгына һәм аның тормыш иптәше-тәрҗемәче Сәрвәр Әдһәмовага багышлана.

Музей хезмәткәрләре аны гадәти булмаган форматта әзерлиләр: тамашачыларны Кариев театры актерлары һәм музыкантлар катнашында перфоманс көтә.

Шәриф Камал һәм Кави Нәҗми яхшы мөнәсәбәтләрдә булалар. Кави Нәҗми кулга алынгач, Шәриф Камал аны яклап чыгыш ясаган, дуслыкларына тугры калган. Хәзер Татар китабы йортында К. Нәҗми һәм Әдһәмованың китапханәсе саклана. Күргәзмәдә Кави Нәҗминең документлары, фотосурәтләре, күпсанлы хатлары тәкъдим ителәчәк.

Күргәзмә ачылганнан соң, «Совет чорыннан соң вакытта мемориаль мәдәният: Кави-Сәрвәр, яки йөзләр аша тарих» дигән панель дискуссия узачак. Аның темасы – Кави Нәҗми һәм Сәрвәр Әдһәмова иҗатының актуальлеге, аларның әдәби процесска йогынтысы; аларның кешеләр өчен үрнәк булырлык язмышлары, хәзерге Россиядә мемориаль мәдәниятне аңлау омтылышы.

Күргәзмә кысаларында «Мәңгелек хатлар: Кави Нәҗми һәм Сәрвәр Әдһәмова хатлары нигезендә чорның мәдәни йөзен һәм үзара мөнәсәбәтләрне торгызу» дигән лекторий планлаштырылган.

Нәҗми-Әдһәмованың пары – ХХ гасыр башында Казан әдәбиятында һәм мәдәни тормышында күренекле шәхесләр.

Аларның драматик вакыйгалар тулы тормыш тарихы – әдәби тормыш белән идарә итүче совет институтлары барлыкка килгән, татар әдәбиятының яңа үсеш коллары билгеләнгән, иҗади кешеләрне эзәрлекләү, шул ук вакытта тыелган исемнәрнең намусын торгызу эшләре барган катлаулы чорның иллюстрациясе.

Ачылу тантанасы 14.00 сәгатьтә башлана. Күргәзмәгә 25 декабрьгә кадәр музей билетлары буенча кереп була.


---
Милли Музей
№ --- | 11.12.2021
Милли Музей печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»