поиск новостей
  • 07.05 "Ай,былбылым" Тинчурин театры,18:30
  • 08.05 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 18:30
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 10.05 "Хыялый" Тинчурин театры, 17:00
  • 12.05 "Эх, алмагачлары" Тинчурин театры, 17:00
  • 13.05 "Акча бездә бер букча" Тинчуринт театры, 18:30
  • 14.05 "Ак тәүбә, кара тәүбә. Безнең көннәр" Тинчурин театры, 18:30
  • 15.05 "Идегәй" Тинчурин театры, 18:30
  • 16.05 "Хан кызы Турандык" Тинчурин театры, 18:30
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
Бүген кемнәр туган
  • 07 Май
  • Рәшит Ваһапов (1908-1962) - җырчы
  • Наил Шәрифуллин - журналист
  • Айгөл Миңнуллина - актриса
  • Рамил Гарифуллин - психолог
  • Мөршидә Байрактар - журналист
  • Ищу работу в Казани дворником спожеваниям89870036142
  • Кариев театры эшкә чакыра! Безнең коллективка бухгалтер, тегүче, бүлмәләрне һәм складларны җыештыручы, территорияне тәртипкә китерүче кирәк. Яхшы эш шартлары, уңайлы график тәкъдим итәбез. Белешмәләр өчен телефон: 89625552588, 8(843)2379334.
  • МАМАДЫШ РАЙОНЫ ХАФИЗОВКА АВЫЛЫНДА ЙОРТ САТЫЛА. ЗУР БАКЧАСЫ БАР.МАМАДЫШТАН 10 КМ ЕРАКЛЫКТА. УТ,ГАЗ СУ КЕРГЭН. МУНЧАСЫ , САРАЕ БАР. АВЫЛДА АГРОФЕРМА БАР. УРТА МЭКТЭП ХЭМ СПОРТКОМЛЕКС 3 КМ ЕРАКЛЫКТАГЫ КУРШЕ АВЫЛДА. 8 905 377 32 07.
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
Архив
 
11.12.2021 Мәдәният

Бүген Зиннур Нурмөхәммәтовка 80 яшь тулган булыр иде (ТАРИХИ ФОТОЛАР)

Татар эстрадасына яңа сулыш, ялкын, дәрт белән килеп кергән, җыр сәнгатендә якты нур булып балкыган җырчы, Татарстанның халык артисты, М. Җәлил исемендәге республика премиясе лауреаты Зиннур Нурмөхәммәтовның тууына бүген – 11 декабрьдә 80 ел булды.

«Зиннур Нурмөхәммәтов чыгыш ясамаган җир калдымы икән. Ул җир читенә, ерак тайгаларга барып җитте, чит илләрдә тавышын яңгыратты», – дип искә алалар, филармониядә утыз елдан артык эшләгән фидакяр җырчы турында аның сәхнәдәшләре.

Зиннур Нурмөхәммәтов Әстерхан шәһәрендә туып үсә, 1960 елда Владивосток музыка училищесына укырга керә, 1962 елда армиягә алына, Владивосток шәһәре Тын океан флоты җыр һәм бию ансамблендә солист булып хезмәт итә. Хәрби хезмәттән кайткач, ул Әстерхан музыка училищесында белем ала.

1968 елда Әстерханнан Казанга чыгыш ясарга килгәч, аны филармония сәнгать җитәкчесе, музыка белгече Мәхмүт Нигъмәтҗанов күреп ала һәм Мәскәүгә Бөтенроссия эстрада сәнгате иҗат остаханәсенә укырга җибәрү буенча оештырылган бәйгедә катнашырга тәкъдим итә. Бу бәйгедә сайланган талантлы яшьләр белән Зиннур Нурмөхәммәтов Мәскәүгә укырга китә. Шунда укыган елларда Бөтенсоюз конкурсында катнашып, дипломант исеменә лаек була.

1969-1991 елларда аның иҗади эшчәнлеге Г. Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе белән бәйле. 1972 елда аның турында «Зиннур Нурмөхәммәтов җырлый» дигән фильм-концерт төшерелә, ул Бөтенсоюз телевидениесе аша күрсәтелә.

1976 елда Зиннур Нурмөхәммәтов Муса Җәлилнең тууына 70 ел тулу уңае белән герой шагыйрьнең шигырләренә музыкаль композиция ясый, татар, урыс телләрендә программа белән илебез буйлап йөри, Венгрия, Германия, Чехословакия тамашачысына татар халкының каһарман улы турында сөйли. Әлеге иҗади эшчәнлеге югары бәяләнә, җырчы Татарстан АССР комсомолының Муса Җәлил исемендәге премиясенә лаек була.
1994 елда Зиннур Нурмөхәммәтов «Йолдызлар сәламе» исемле фестиваль оештырып, Казанда һәм Татарстан районнарында үткәрә. Анда филармониянең олпат җырчылары, талантлы сәхнә осталары да шул ук вакытта яшь буын җырчылары да катнаша.

Аның репертуарындагы «Бөркет турында җыр» (С. Садыйкова көе), «Ак җилкән» (Р. Яхин көе), «Бөрлегән» (М. Яруллин көе), «Җиңүчегә» (Ф. Әхмәтов көе), «Нигә әни нигә картаясың» (Р. Абдуллин көе) һ.б. җырлар, «Ай, былбылым», «Бөрлегән», «Җаныем-бәгърем» һ.б. татар халык җырлары аның башкаруында Татарстан телевидениесе алтын фондында урын алалар.

З.Нурмөхәммәтов сугыш елларындагы җырлар туплап, махсус концерт программасы белән Җиңүгә багышланган чараларда еш чыгыш ясый.
Гомере буе сәнгатькә, халкыбызга хезмәт иткән сөекле җырчыбыз 2003 елда 62 яшендә фани дөньядан китә, Казан шәһәре Яңа Бистә татар зиратына җирләнә.

Узган елларда филармониядә сәхнә ветераннары белән берлектә җырчыны искә алу чаралары уздырылды. Зиннур Нурмөхәммәтовның хатыны Татьяна ханым Романова тарафыннан бүләк ителгән аның шәхси әйберләре, концерт костюмнары, афишалары, ясалган портреты, фоторәсемнәре филармония музеенда кадерләп саклана. Шул фотоларның кайберләре сезгә дә тәкъдим итәбез.

Зиннур Нурмөхәммәтов. «Юбилейный» Спорт сарае. Ленинград шәһәре. 1991 ел

Зиннур Нурмөхәммәтовның әти-әнисе. 1941 ел

Мәктәп еллары. 10 сыйныф укучылары, Зиннур беренче рәттә (уңнан беренче).1957 ел

З.Нурмөхәммәтов. Композитор Долуханян рояль артында. 1961 ел

Армия сафларында

Әлмәт шәһәренең 25 еллыгына багышланган концертта. 1978 ел

Бертөркем сәнгать осталары. З.Нурмөхәммәтов сулдан икенче (алда). Казан.1979 ел

Җырлый З. Нурмөхәммәтов. Идел буе һәм Урал автоном республикаларында V музыка фестивале. Саранск шәһәре.1986 ел

Зиннур Нурмөхәммәтов Әлфия Авзалова белән эшләү елларында.

Концерттан соң. Зиннур Нурмөхәммәтов һәм аның тормыш иптәше Татьяна Романова.

Нурмөхәммәтов Сирия һәм Палестина илләреннән килгән делегация вәкилләре белән. Мәскәүдә уздырылган Бөтенсоюз фестиваленнән соң

Зиннур Нурмөхәммәтовның тормыш иптәше, ориганаль жанр артисткасы Татьяна Романова.1961 ел

Концерт-фильм төшергәндә. Казан телевидениесе студиясе. 1972 ел

Бертөркем артистлар Мәскәүгә эстрада сәнгате остаханәсенә укырга килгәч. Уртада – күренекле музыка белгече Мәхмүт Нигъмәтҗанов.1969 ел

Зиннур Нурмөхәммәтов «Тантана» оркестры белән. 1981 ел

Зиннур Нурмөхәммәтов, баянда Нәҗип Бәдретдинов. 70 нче еллар

 

Сулдан: Лев Лещенко, Зиннур Нурмөхәммәтов (алда), Кәрим Габидуллин, Лев Шимелев, концерттан соң. Мәскәү. 1978 ел
 

Нәфис сүз остасы Наҗия Минкина белән

Зиннур Нурмөхәммәтов сәхнәдәше Римма Ибраһимова белән гастрольләрдә

З.Нурмөхәммәтов. 1985 ел

Сулдан уңга: Нәҗип Бәдретдинов, Зиннур Нурмөхәммәтов, ...,..., Рабига Сибгатуллина, Фәрит Хатыйпов, аларның уллары, ... . Казан. 1984 ел

Авыл хезмәтчәннәре алдындагы концертта.1985 ел

Зиннур Нурмөхәммәтов. Арча милли аяк киемнәре тегү фабрикасы. 1990 ел

Зиннур Нурмөхәммәтов

Җырлый Зиннур Нурмөхәммәтов. Ленинград шәһәре. 1985 ел

Зиннур Нурмөхәммәтов, Азат Хөсәенов. 1992 ел

Сулдан уңга: Рафаэль Сәхәбиев, Зиннур Нурмөхәммәтов, Сәет Рәембаков.

Сәхнәдә: Марс Макаров, Зиннур Нурмөхәммәтов. Марс Макаровның юбилей кичәсендә. «Җидегән чишмә» иҗат берләшмәсе. Түбән Кама шәһәре

Муса Җәлилне искә алу көнендә.Уңнан: Фоат Галимуллин, Миңгол Галеев, Зиннур Нурмөхәммәтов,Айрат Арсланов һәм башкалар. 2002 ел

Сугыш һәм тыл ветераннары белән. Казан. Җиңү паркы

 


▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»