|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
08.12.2021 Җәмгыять
Милли музейда академик Сахаровка багышланган күргәзмә ачылды (ФОТО)Татарстан Милли музеенда «Андрей Дмитриевич Сахаров - чор кешесе» дип аталган күргәзмә ачылды. Күчмә күргәзмә проекты галим һәм хокук яклаучының тууына 100 ел тулуга төзелгән. Мәскәүдәге «Сахаров мемориаль фатиры»ндагы стенд материаллары Милли музей фондларындагы совет чоры әйберләре белән тулыландырылган. «Күргәзмә академик Сахаровны күренекле физик һәм кеше хокуклары өчен көрәшче буларак тәкъдим итә. Барлык документлар һәм стендлардагы фотолар үзебезнең һәм чит ил архивларыннан, китапханәләрдән, халыкара оешмалардан алынды”, ди Милли музейның фәнни-тикшеренү эшләре буенча генераль директор урынбасары Светлана Измайлова.
--- |
Иң күп укылган
|