|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
08.12.2021 Сәясәт
”Син үзеңне инде юлда дип сана": Путин өч баланың Яңа ел теләген үтәдеРусия Президенты Владимир Путин “Без бергә” Халыкара премиясе җиңүчеләрен бүләкләү тантанасында “Теләкләр чыршысы” акциясендә катнашты. 5 декабрьдә “Манеж”да узган чарада дәүләт башлыгы видеоэлемтә аша катнашты. Тантананы алып баручыларның берсе — Егор исемле малай ярдәме белән Президент чыршыдан теләкләр язылган өч открытканы “алды”.
Мәскәү өлкәсеннән 14 яшьлек Марк гитара турында хыялланган, Бурятиядән биш яшьлек Асор үзен янгын сүндерүче ролендә сынап карарга, ә Ставрополь краеннан 13 яшьлек Татьяна Мариин театрында “Лебединое озеро” балетын карарга теләк белдереп язган. ”Син үзеңне инде юлда дип сана", — диде Владимир Путин, кызның хыялы турында ишеткәч.
"Теләкләр чыршысы" Бөтенрусия Яңа ел алды акциясе 15 ноябрьдә старт алган иде. Гаризалар төнлә кабул ителә башлаган, ә инде көн уртасына аларның саны 2 меңнән артып киткән. Бу, проектның барлык елларын исәпкә алганда, абсолют рекорд булып санала.
“Теләкләр чыршысы"н хакимият органнары учреждениеләрендә, волонтерлык үзәкләрендә, зур чараларда урнаштыралар. Акциядә 3 яшьтән 17 яшькә кадәр сәламәтлек мөмкинлекләре чикле, яки куркыныч авыруга дучар булган балалар, шулай ук ятимнәр, аз тәэмин ителгән гаиләләрдә тәрбияләнүче балалар һәм гомерләренә куркыныч янаучы чиргә дучар булган өлкән яшьтәге кешеләр катнаша. Кыш бабай ролендә сәясәтчеләр, бизнесменнар, шулай ук чиновниклар чыгыш ясый.
“Теләкләр чыршысы” хәйрия проекты “Русия — мөмкинлекләр иле” Президент платформасына керә һәм инде дүртенче тапкыр үткәрелә.
Фото: ТАСС/Михаил Джапаридзе
--- |
Иң күп укылган
|