|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
07.12.2021 Криминал
Яшүсмерләр Тик-ток өчен мунча, сарай һәм йортка ут төрткәннәрЧәч үрә торырлык гадәттән тыш хәл Красноярскида булган. "Матбугат.ру" ачыклаганча, анда укучылар Тик-токта видео урнаштырып, популярлык казану өчен мунча һәм сарайны яндырганнар. Аннан соң йортка да ут төрткәннәр. Башта бу балалар дачадагы мунчага һәм сарайга бензин сипкәннәр һәм корылмаларны яндырганнар. Шунда ук йортны да яндырмакчы булганнар, әмма вакытында килеп җиткән янгын сүндерүчеләр комачаулаган.
Хәзер бу тиктокерларга биш елга кадәр ирегеннән мәхрүм ителү яный.
Фото: пиксабай
--- |
Иң күп укылган
|