|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
03.12.2021 Медицина
Прививка ясату кемнәргә мәҗбүри60 яшьтән өлкәнрәк кешеләр, медицина, мәгариф, социаль, җәмәгать транспорты, энергетика, сәнәгать, төзелеш, авыл хуҗалыгы, хокук саклау өлкәсендә эшләүче хезмәткәрләр, дәүләт һәм муниципаль хакимиятендә, хезмәт күрсәтү өлкәсендә (чәчтарашханә, мунча, спорт оешмалары, көнкүреш хезмәте, сәүдә һәм туклану урыннары, банк, почта, такси, мобиль элемтә үзәкләре, торак-коммуналь хуҗалыгында) эшләүчеләр прививкалы булырга тиеш. Бу музей, кино, концерт, күргәзмә заллары, китапханә, күңел ачу үзәкләре, туризм, матбугат чаралары, даруханә, ветеринар клиникалар, кунакханә, өйгә китереп бирү хезмәте, машина төзәтү үзәге хезмәткәрләре, уку йортыннан читтә практика узучы студентларга да кагыла. ПРИВИВКА КАДАТУЧЫЛАРГА КИҢӘШЛӘР
Вакцина ясатыр алдыннан һәм ясатканнан соң 3 көн алкогольле эчемлек кулланмагыз, спортның авыр төре белән шөгыльләнмәгез.
Вакцина кадаткан көнне сауна, мунчага керү тыела.
Прививкадан соң саф һавада йөрү киңәш ителә.
Йокы 7-8 сәгатьтән ким булмасын.
Антитәнчекләр яхшырак эшләнсен өчен, табиблар сөт ризыклары, майсыз ит, балык ашарга куша.
Прививка ясалып 6 ай узганнан соң, кабат вакцинация үтү киңәш ителә.
Коронавирус белән авыручыда иммунитет 3-9 айга формалаша.
Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы вакцинацияне авырган кешегә дә ясарга киңәш итә. Бу очракта бер компонентлы “Спутник Лайт” вакцинасы отышлырак санала.
Табиблар әйтүенчә, иммунитет беренче уколны кадатып, 40 көн үткәч кенә формалаша. Бу арада йогышлы чирләрдән сакланырга кирәк. Битлек киеп йөрү, кулны еш юу, антисептик куллану гадәте калырга тиеш.
QR-код Дәүләт хезмәтләре порталында (Госуслуги) теркәлү үткән кешегә интернет аша килә. Вакцинаның беренче компонентын ясаткач, 5 көн эчендә порталда прививка кадату турында мәгълүмат барлыкка килә. Әгәр 5 көн эчендә хәбәр булмаса, прививка ясаган медицина оешмасына мөрәҗәгать итәргә кирәк.
QR-код, икенче компонентны кадаткач (3 көн эчендә), автомат рәвештә формалаша. Аны Дәүләт хезмәтләре порталында “Сведения о результатах исследований и иммунизации COVID-19” бүлегендә табарга мөмкин. Ул “Госуслуги СТОП Коронавирус” мобиль кушымтасында да булачак.
Коронавирус белән авырган кешеләр дә шушы портал аша QR-код ала (6 айга бирелә). Әмма коронавирус медицина оешмасында расланган булырга тиеш. Әгәр порталдагы шәхси кабинетка QR-код килмәсә, шунда шикаять язарга яки дәвалаган медицина оешмасына мөрәҗәгать итәргә кирәк. Авыруны билгеләрсез генә җиңел уздыручылар, коронавирус тесты тискәре нәтиҗәле булганнар, канда антитәнчекләр барлыгы ачыкланган очракта да QR-код ала алмый.
Ялган сертификат белән тотылучыларга 80 мең сум штраф яки ярты елга ирегеннән мәхрүм ителү яный. Ә аны сатучыларга штраф күләме —
120 мең сумга хәтле, ирекне чикләү 2 елга кадәр җитәргә мөмкин.
Рәзилә РӘСИМ |
Иң күп укылган
|