|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
02.12.2021 Шоу-бизнес
Данир Сабиров тормышындагы коточкыч мизгелне атаганДанир Сабиров үзенең балачагын, үсмер вакытларын искә ала. Татарстанда туып, Үзбәкстанга китүләрен, анда әнисенең чит җиргә ияләшә алмыйча бик интегеп яшәвен, кире Татарстанга кайтуларын сөйли. Аннары алар озак кына тулай торакта яшәгән. Әтисе милициядә эшләгән. Ләкин әтисе белән әнисе арасында нидер була һәм ир, ике баласы белән хатынын калдырып, кире Үзбәкстанга китә. Шул чорда әнисе үз тормышын кормакчы булып, бер ир белән таныша. Кыскасы, Үзбәкстаннан Данирның әтисе кире кайтуга ул инде икенче кешедән авырлы булган. Ир баланы үзенеке итеп кабул итә һәм гаилә арытаба бергә яши башлый. Иң кызганычы - алда. Данир җәйләрен авылда картәни-картәтисендә үткәргән була. Картәнисе 52 яшендә генә авыр чирдән үлгәч, картәтисе янында улы белән ирдән аерылып кайткан кече кызы яши. Ул апасын Данир бик җылы сүзләр белән искә ала. Ләкин авыр тормышта ирдән кыйналып торган хатын вакыт-вакыт эчкәләп алырга күнеккән була. Данир авылда бигрәк тә балыкка йөрергә ярата. Көннәрдән беркөнне ул таң белән балык тоту әйберләр алырга келәткә керсә, анда апасы асылынып тора... Бу үсмернең гомерендәге иң коточкыч мизгел булган...
Фото: Татар-информ
--- |
Иң күп укылган
|