|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
02.12.2021 Шоу-бизнес
"Бик матур итеп сорасаң, суыткыч та табып бирергә мөмкин": Булат Бәйрәмов әнисенең үзенә язган беренче хатын күрсәттеБулат Бәйрәмов Казанга укырга кергәч тә әнисенең үзенә язган беренче хатын табып алган. Танылган шоумен әлеге хатны инстадусларына да күрсәтә: «Сәлам Бубыйдан!
Исәнме, кадерле улым. Күп сәламнәр белән — әниең.
Бергә яшәгән иптәшләреңә, туганнарыңа миннән шулай ук сәлам әйтерсең. Синең хатыңны алып укыдым, улым. Шулай хатлар язып торырга вакыт таба алсаң, мин бик шат булырмын. Синең Казанда укыганда да сынатмавыңа, укытучыларыңның яраткан студенты, иптәшләреңә чын дус, ярдәмчел, игътибарлы иптәш булуыңа ышанып калам. Шул ук вакытта сәламәтлегеңне дә онытып бетермә.
Сезнең бүлмәләрдә хәзер салкын, якмыйлардыр. Әйберләр җибәргәндә башым эшләп җитмәде: җылы киемнәреңне җибәрәргә кирәк булган инде сиңа, бүлмәдә киеп йөрерсең. Куртканың капюшонын алып киткән идең бугай, кепкаңны да җибәрәсе калган икән, дип уйладым. Чаршауларны җибәреп тормадым инде, бик иске, ямьсез бит алар, Резеда апаң бирәм диде, барып алырсың инде. Бик матур итеп сорасаң, суыткыч та табып бирергә мөмкин. Рәҗәп исемле күршесе ял базасында эшли бит. Марат абыең белән сөйләшеп, машина белән алып килсәгез була инде.
Мин сиңа акча җибәрә алмадым инде, бәлки акчаң да беткәндер. Киләсе атнага бәлки бәрәңге алырга кайта алырсың абыйларың белән, шул вакытка җибәрермен инде. Көндез расписаниегез тыгызмы, ничек укыйсыз, факультетта да ашарга туры киләме? Йомырка да җыеп куйган идем, Сергей алмады, ватылып бетәр, ди. Ипиләр дә кыйммәт бит хәзер, стипендия бирмиләрме әле? Ничә сум булачак? Тулай торакка ничә сум түлисез, прописканы һәм военкоматны кайчан хәл итәсең инде?
Инде үзем турында. Сентябрьны башлап җибәрдек. Үземә быел 20 сәгать дәрес. Быел әле министрлыктан һәм РОНОдан фронталь тикшерү килә безнең мәктәпкә. Хәзергә кәефем ярыйсы. Бәрәңгеләр, кишерләр үсәләр, тавык чебиләре дә зурайдылар. Авылда үзгәрешләр юк шикелле, мәктәптә дә шулай ук.
Барысына да миннән күп сәлам әйт.
Сагынып, әниең. 19 сентябрь, 1999 ел».
--- |
Иң күп укылган
|