|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
02.12.2021 Җәмгыять
Татарстанда кечкенә бала югалганТатарстанда тугыз яшьлек мәктәп укучысы Лев Осетров югалган. "Матбугат.ру"га билшеле булганча, соңгы тапкыр аны кичә кичке алтылар тирәсендә Түбән Камада "Затейник" яшүсмерләр клубыннан чыгып килүен күргәннәр. Бу хакта "След" эзләү-коткару отряды хәбәр итә.
Хәзерге вакытка кадәр аның кайда булуы билгеле түгел. Малай зәңгәр куртка, уртада сары төстәге значок булган спорт шапкасы, кара спортив чалбар һәм ботинкалар кигән. Аркасында яшел төстә Demix рюкзагы булган.
Баланың буе якынча 130 см, ул уртача гәүдәле, чәчләре кара, ә күзләре соры-яшел.
Нинди дә булса мәгълүматка ия булучыларны 02, 8 (917) 261-91-71 телефоннары буенча шалтыратуларын сорыйлар.
Аллага шөкер, баланың исән-сау табылуы билгеле булды.
--- |
Иң күп укылган
|