поиск новостей
  • 06.05 "Яратам! Бетте - китте" Тинчурин театры, 18:30
  • 07.05 "Ай,былбылым" Тинчурин театры,18:30
  • 08.05 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 18:30
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 10.05 "Хыялый" Тинчурин театры, 17:00
  • 12.05 "Эх, алмагачлары" Тинчурин театры, 17:00
  • 13.05 "Акча бездә бер букча" Тинчуринт театры, 18:30
  • 14.05 "Ак тәүбә, кара тәүбә. Безнең көннәр" Тинчурин театры, 18:30
  • 15.05 "Идегәй" Тинчурин театры, 18:30
  • 16.05 "Хан кызы Турандык" Тинчурин театры, 18:30
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
Бүген кемнәр туган
  • 06 Май
  • Ренат Харис - шагыйрь
  • Флера Низамова - журналист
  • Хафиз Хәммәтуллин - актер
  • Гөлназ Гафурова - җырчы
  • Рәшит Кәлимуллин - композитор
  • Җәмилә Әхтәмова - шагыйрә
  • Ищу работу в Казани дворником спожеваниям89870036142
  • Кариев театры эшкә чакыра! Безнең коллективка бухгалтер, тегүче, бүлмәләрне һәм складларны җыештыручы, территорияне тәртипкә китерүче кирәк. Яхшы эш шартлары, уңайлы график тәкъдим итәбез. Белешмәләр өчен телефон: 89625552588, 8(843)2379334.
  • МАМАДЫШ РАЙОНЫ ХАФИЗОВКА АВЫЛЫНДА ЙОРТ САТЫЛА. ЗУР БАКЧАСЫ БАР.МАМАДЫШТАН 10 КМ ЕРАКЛЫКТА. УТ,ГАЗ СУ КЕРГЭН. МУНЧАСЫ , САРАЕ БАР. АВЫЛДА АГРОФЕРМА БАР. УРТА МЭКТЭП ХЭМ СПОРТКОМЛЕКС 3 КМ ЕРАКЛЫКТАГЫ КУРШЕ АВЫЛДА. 8 905 377 32 07.
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
Архив
 
01.12.2021 Әдәбият

Тел комиссиясе үткәргән ябык бәйге җиңүчеләренең исемнәре билгеле

Татарстан Президенты карамагындагы татар телен саклау һәм үстерү комиссиясе инициативасы белән игълан ителгән ябык әдәби конкурс комиссиясе җиңүче авторларның исемнәре язылган конвертларны ачты.

Конвертлар Татарстан язучылар берлегендә телевидение һәм "Татар-информ" журналисты катнашында ачылды.

 

 

«Шигырь» номинациясе:

I урын — Лилия Гыйбадуллина (Нәүрүзбәк) «…көн коела уйчан тәрәзләргә»;

II урын — Лилия Гыйбадуллина (Шоңкар) «Кош юлы»;

III урын — Әлфия Зиннурова (Кашкарый) «Туган телем»,

«Поэма» номинациясе:

I урын — Лилия Гыйбадуллина (Әхмәр) «Гали Рәхим»;

II урын — Рафис Корбан (Бүре), «Казан»;

III урын — Марат Кәбиров (КАФ) «Автомат һәм шигырь дәфтәре».

 «Шигырь» (балалар әдәбияты) номинациясендә:

1 урын. Әнвәр Шәрипов (Шомырт), «Мин бит татар баласы».

2 урын. Лилия Фәттахова (Л.Әхмәт) «Суалчан». Чаллы

3 урын. Г.Гафарова (Назгөл), «Чыршылы аш», Башкортстан.

«Шигырь» (үсмерләр әдәбияты) номинациясендә:

1 урын. Хәбир Ибраһим (Музей) «Айфон- патефон».

2 урын. Йолдыз Шәрапова (∞) «Медальле эт».

3 урын. Гөлүсә Батталова (Сабый акылы), «Җиләктә».

«Балалар әдәбияты. Хикәя» номинациясе

1 урын. Лилия Фәттахова (Л. Әхмәт), Чаллы «Телефон иясе».

2 урын. Булат Ибраһимов, Китап сатучы, «Азалия язмалары».

3 урын. «Күзәй эзләп үткән җәй». Гомәрия.

«Үсмерләр әдәбияты. Хикәя»

1 урын. Гүзәл Шакирова (Су малае) «Африкада өрәңге үсәме»;

2 урын. Гузэл Шакирова (Бала күңеле) «Җиләк тәме»;

3 урын. Ләйсэн Абдрахманова (Nisan), I had a friend… (Минем дустым бар иде)..

«Үсмерләр әдәбияты. Повесть»

1 урын. Лилия Гыйбадуллина ( Хамис Сафиуллин) «Бишенче гомер».

2 урын. Алмаз Гыймадиев (Тимербулат) «Киләчәктән килгән малай».

3 урын. Илдус Диндаров (Ризаетдин) «Ак төннәрнең кара көннәре».

Әдәби конкурс комиссиясе рәисе Ркаил Зәйдулла җиңүчеләр арасында билгеле язучылар белән бергә бөтенләй таныш булмаган исемнәр дә барлыгын билгеләп үтә. Шулай ук катнашучыланың географиясе киңлеге дә күзгә ташлана. Әдәбият белгече Дания Заһидуллина әдәбиятка яшьләр килеп, мәйдан тота башлавына сөенечен белдерде.

Исемлектән күренгәнчә, бер үк автор берничә номинациядә күренә. Әйтик, Чаллы язучылары Гүзәл Шакирова Үсмерләр әдәбиятында 1 нче 2 нче урыннарны алды, Лилия Гыйбадуллина "Шигырь" һәм "Поэма" һәм "Үсмерләр әдәбияты" номинацияләрендә призлы урыннарда. Әлеге мәсьәлә тавышка куелып, исемлекне үзгәртмәскә карар ителде. Конкурс алга таба үткәрелгән очракта нигезләмәгә үзгәреш кертелү мөмкинлеге дә каралачагы искәртелде.

Хикәя һәм повесть номинацияләрендә жюри әгъзалары кыска исемлеккә кергән барлык әсәрләрне укып чыгарга алыну сәбәпле, бүген нәтиҗәләр чыгып җитешә алмады. Жанры күрсәтелмәгән, ләкин күләме буенча роман жанрына туры килгән берничә әсәрне "Роман" жанрына күчерергә дә карар ителде. "Роман" жанрына килгән әсәрләр жюри әгъзаларына таратылды.

Җиңүчеләргә каралган премия суммалары:

«Роман» номинациясендә:

I урын – 500 000 сум

II урын – 400 000 сум

III урын – 300 000 сум

«Повесть» номинациясендә:

I урын – 300 000 сум

II урын – 200 000 сум

III урын – 150 000 сум

«Поэма» номинациясендә:

I урын – 200 000 сум

II урын – 150 000 сум

III урын – 100 000 сум

«Хикәя» номинациясендә:

I урын – 100 000 сум

II урын – 75 000 сум

III урын – 50 000 сум

«Шигырь» номинациясендә:

I урын – 40 000 сум

II урын – 30 000 сум

III урын – 20 000 сум

«Повесть» (үсмерләр әдәбияты) номинациясендә:

I урын – 300 000 сум

II урын – 200 000 сум

III урын – 150 000 сум

«Хикәя» (үсмерләр әдәбияты) номинациясендә:

I урын – 100 000 сум

II урын – 75 000 сум

III урын – 50 000 сум

«Шигырь» (үсмерләр әдәбияты) номинациясендә:

I урын – 40 000 сум

II урын – 30 000 сум

III урын – 20 000 сум

«Хикәя» (балалар әдәбияты) номинациясендә:

I урын – 100 000 сум

II урын – 75 000 сум

III урын – 50 000 сум

«Шигырь» (балалар әдәбияты) номинациясендә:

I урын – 40 000 сум

II урын – 30 000 сум

III урын – 20 000 сум

Рузилә Мөхәммәтова


▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»