|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
30.11.2021 Язмыш
Балаларыбызны кара җир куенына салган авыр кайгылы чагымда, ирем ташлап чыгып киттеОчы-кырые күренмәгән коронавирус зәхмәте 65 яшьтән узганнарга чираттагы этлеген эшләде: безне актив тормыш рәвешеннән, рухи хәзинә чыганакларыннан, тулыканлы җәмгыять тормышыннан читләштереп, быел да дүрт стена арасына ябып куйды. Бакча сезоны тәмамлангач, рәхәтләнеп бассейнга йөрү өчен абонемент алырга, театрларга-концертларга, музейларга, күргәзмәләргә йөреп, күңелне хушландырырга, Буа, Балтач, Кукмара районнарында яшәүче җан дусларымны кунакка чакырып сыйларга, аларны башкаланың матур урыннары белән таныштырырга ниятләгән идем. Нихәл итим, насыйп булмады. Үзизоляция кертү хроник чирле, иммунитеты түбән олы яшьтәгеләрнең мәнфәгатьләрен кайгыртуга, сәламәтлекләрен саклап, гомерләрен озайтуга бәйледер. Әмма тән чирләре җаның тынычсыз, күңелең төшенке чагында азынып китәргә күп сорамый шул. Олы яшьтәгеләрнең күпчелеге тол карчыклар, ялгыз җан асраучы карт-коры. Алар барыннан да бигрәк җанлы, тере аралашуга мохтаҗ. Кеше арасына чыгып керү алар өчен су, һава, дару кебек кирәк. Шәһәрдә генә түгел, авылларда да бер-береңә керешү, хәл белешү кебек күркәм гадәтләр бетеп бара. Күпләр үз эченә бикләнгән. Әби-чәби телеэкранга капланган, яшьрәкләрен смартфон экраны йоткан. Яңа фатирга күченүебезгә ун ай вакыт узса да, күршеләремне белмим, диярлек. Аралашу, баскыч мәйданчыгында кара-каршы очрашканда, баш кагып сәлам бирешү белән чикләнә. Быел безнең ишегалдын тулысынча яңарттылар, аның уңайлылыгы, матурлыгы исең китәрлек. Асфальтланган юллары, бакча эчендәге яңа тортуарлы аллеяләре дисеңме, балалар һәм олылар өчен өр-яңа ял зоналары, уңайлы өстәлләр, утыргычлар, җайлы, иркен машина кую урыннары — барысы да шәп! Бу мөһим эшне планлаштыручыларга, финансларлаучыларга, бер дигән итеп башкарып чыгучыларга Аллаһның рәхмәте яусын, гомерләре озын булсын.
Менә шул матур ишегалдына әби-чәбиләр һава суларга, аякларын язарга чыга башлады. Яфрак яңгырын күзәтеп, ялгыз гына эскәмиядә утыручылары да, икешәрләп-өчәрләп гәпләшеп, салмак кына атлаучылары да күренә. Тәрәзәдән күреп кызыктым да, авыз-борынга чүпрәк япмамны каплап, мин дә тәвәккәлләдем. Үпкәләремне кислородка туендырып, бераз йөреп керим әле минәйтәм. Игътибарымны башына ак шәл япкан, ябык гәүдәле, төсе уңган зәңгәр пәлтәле әбекәй җәлеп итте. Үз гомерендә ачысын да, төчесен дә күп күргән, картлыгында япа-ялгыз калган Минзилә әби белән кып-кызыл җимешле чукларын мөлдерәтеп утырган миләш янында танышып, сөйләшеп киттек.
— Язмышымны шушы миләшкә тиңлим: җимешләре ачы, бик ачы шул аларның, — диде ул. — Җитмәсә, өлгергән җимешле ботакларын, кызганмыйча, каерып сындыралар. Әнкә агач рәнҗер, сызланыр, дип уйламыйлар. Аллаһы Тәгалә сөйгән колыма сынауларны күп биреремен дигән. Мин колларының бик сөеклеседер, мөгаен. Әүвәле үз катына алма кебек кызым белән өрлек кебек улымны алды. Аннан соң ирсез калдым. Егерме бер яшьлек Әлфиям бала тапканда үлде, сабыен да коткарып кала алмадылар. Унтугызын яңа гына тутырган Илсурымның җаны Чечен сугышында кыелды. Түзсен генә бичара ана йөрәге! Шушы миләш кебек ялгыз мин.
— Минзилә әби, ирең дә үлдемени? Озаклап авырып яттымы? Әллә һәлакәткә юлыктымы? Син ничә яшьтә тол калдың? — дип сорарга җөрьәт иттем.
— Тол түгел мин. Балаларыбызны кара җир куенына салган авыр кайгылы чагымда, ирем ташлап чыгып китте, — дип шаккатырды күрше әби. — Үзеннән ундүрт яшькә олырак бай хатынга йортка керде. Ата саран бит ул, карунның каруны инде! Бергә яшәгәндә дә рәхәт күрсәтмәде. Бар тапканын гаиләгә тотмыйча, күсе кебек үзенә җыйды. Үзем эшләп тапкан акчама балаларга йә үземә яңа кием сатып алсам, кара тавыш чыгара иде. Балаларны курчак кебек киендереп йөртерлек чамабыз булса да, рөхсәт итмәде. Улым да, кызым да кеше арасында кимсенеп үсте. Мәктәп формалары кыскаргач, итәк, чалбар балагы очларына материал өстәп тегеп киертергә мәҗбүр итте. Мәктәптән икәүләшеп елап кайттылар. Иптәшләре безнекеләрне “ала карга” дип үртәгәннәр. Бер алган пәлтәмне унөч ел кидем. Җиң очлары, якалары кыршылып бетте. Кеше алдына киеп чыгарга ояла идем. Үзем төзелештә штукатур-буяучы булып эшләдем, ул ташчы иде. Икебезнең айлык эш хакын бергә кушкач, ярыйсы гына сумма килеп чыга иде. Премияләр дә булды. Берсендә, алсыз-ялсыз эшләп, тугыз катлы йортны вакытыннан алда төзеп тапшыруыбыз хөрмәтенә, җитәкчебез алдынгы эшче-хезмәткәрләргә Ленинградка экскурсиягә путевкалар бүләк итте. Сөенечемнең чиге булмады. Безгә дә дөнья күрергә язган икән! Ялларында ил гизүче танышларым: Эрмитаж, Петергоф, искиткеч матур җырчы фонтаннар, ачылмалы-ябылмалы күперләр, Кунст-камера һәм тагын әллә нинди могҗизалар турында сөйләп, кызыктырганнар иде. Путевкамны тотып, очынып өйгә кайтып керүемә, мәхшәр купты. Ирем Илдар нинди генә мәсхәрәле сүзләр әйтеп бетермәде. “Койрык болгап йөреп, күпме акчаны суга салырга җыендыңмы, ахмак! Путевкаңны сатасың, акчасын миңа бирәсең, үземә кышкы тун алам. Ризалашмыйсың икән, кеше янына чыкмаслык итеп чыраеңны җимерәм”, — дип акырды. Балалар куркышып еларга кереште, мин тораташтай катып калдым. Саранлыгы өстенә кансыз тиран да иде ирем. Аның белән танышкан чагымда, беренче очрашуга чәчәксез килүенә аптыраган идем аптыравын. Паркта туңдырма саталар иде. Иң арзанлысын сатып алды. Кафега кергәч, ризыкларга заказ бирде дә, һәркем үзе өчен үзе түли, диде. Шулчакта ук җәяүләп качасы булган ул сараннан. Яшьлек юләрлеге белән, баш югалтып гашыйк булуым аркасында, аның төп кимчелеген күрмәгәнмен. “Син бүтән кызлардан күпкә әйбәтрәк, алар кебек акча, әйбер колы түгел. Гаилә акчага түгел, саф мәхәббәткә нигезләнеп корыла ул”, — дип сөйләнүен дөрес аңламаганмын.
Загска язылышырга барганда да туй машинасы ялламады. Трамвайда бардык. Билет хакын түләмәде. Кондукторга: “Без ТТУдан”, — дип алдады, трамвай-троллейбус идарәсеннән, янәсе, ул идарә хезмәткәрләре транспортта бушлай йөри икән. Туй күлмәген үзем алдым. Балдакларны ул алыр дип көткән идем. “Яхонт”ка кереп бергә сайладык, әмма: “Һәркем үзе өчен үзе түли”, — дип, аптырашка калдырды. Өйгә кайткач, гарьлегемнән кычкырып еладым. Әти-әниләребез туй чыгымнары уртак булыр дип килешсәләр дә, кафедагы табын өчен акча түли башлагач, әти кыен хәлгә калды. “Сезнең яктан унҗиде кунак килгән, безнекеләр унбер генә. Сезнекеләр тыгынганга, лыкынганчы эчкәнгә түләргә миндә Әндери казнасы юк!” — дип кычкырды яшь кияү. Әткәй, яныма килеп: “Әйдә, балакаем, өйгә алып кайтып китәм, бу саран мокыт белән гомергә рәхәт күрмәссең”, — дисә дә, кешеләрнең гайбәт сөйләячәгеннән куркып, иремә иярдем. Без яшь чакта кияүдән кайту хурлык санала иде. Гадәттә, сафлыгын никахка чаклы җуйганнарны борып кайтардылар. Бер гөнаһсызга Адәм мәсхәрәсенә каласым килмәде. Яшәлде, түзелде инде. Акча турында авыз ачарга да курка идем. Хәтта туган көнемә өч тәңкәлек бүләк алып кайтып сөендермәсә дә, аңа карата булган мәхәббәтемне уртак түшәктә раславымны таләп итә иде. Карун канэчкечне кем ярата алсын соң? Якты уйлар, җылы хисләр урынына яралы йөрәк, аннан курку, буйсыну гына торып калды. Күңел сүрелү, җан талкыну янәшәңдәге кешеңне күралмауга чаклы илтеп җиткерә икән. Ул мөртәт бар тапканын гаиләдән яшереп җыйды, җыйды, тик рәхәтен күрмәде. Дефолт дигән булып, саклык кассасындагы унбиш мең совет акчасын мизгел эчендә имансыз капкорсаклар кабып йотты.
Балаларымны җир куенына салу хәсрәтеннән чәчләрем вакытсыз агарды, ябыктым, суырылдым, күземнән йокы качты, ашаудан калдым... Иптәш хатыным, үгетләп, парикмахерга алып керде. Коелып сирәкләнгән чәчләремне кистеләр, буядылар. Хезмәттәшем иннек-кершән, ислемай бүләк итте. Мәҗбүриләп бизәндерде. Бераз кеше кыяфәтенә кергәндәй булдым. Ул көнне ирем чыгарган буранны күрсәң! “Күпме акчаны суга салгансың, карачкы! — дип акырды. — Миңа мондый транжира хатын кирәкми! Аерылам мин синнән, туйдым!” — дип, ишекне каты ябып чыгып китте. Мин урынга аудым. Кан басымым төште. Аякка басуга, кая эләкте шунда барып төшә идем. Ике ай ярым больница ятагында аунадым. Депрессиядән чыга алмыйча интектем. Эшемдәге профсоюз оешмасыннан шифаханәгә путевка китерделәр. Теләр-теләмәс кенә “Казанский саноторийга” барган идем. Шунда эшләүче психотерапевт Иванов ярдәме белән янәдән терелеп аякка бастым.
Минзилә әбине ис-акылларым китеп тыңладым. Ул минем каләм тибрәтүем турында белгәч: “Бу хакта берәр гәзиткә язып чык әле, гаилә корырга җыенган яшьләргә гыйбрәт булсын, үтә саран кеше белән кушыла күрмәсеннәр. Карунлык — гомерлек чир ул. Хәтта наркоманнарны, эчкечеләрне дәвалап савыктыралар, сараннарны гына дәвалап булмый. Алар үзләре дә бәхетсез акча колы, гаиләләрен дә тулыканлы бәхетле тормыштан мәхрүм итәләр”, — диде.
Фото: пиксабай
Хәмидә ГАРИПОВА, Казан |
Иң күп укылган
|