поиск новостей
  • 06.05 "Яратам! Бетте - китте" Тинчурин театры, 18:30
  • 07.05 "Ай,былбылым" Тинчурин театры,18:30
  • 08.05 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 18:30
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 10.05 "Хыялый" Тинчурин театры, 17:00
  • 12.05 "Эх, алмагачлары" Тинчурин театры, 17:00
  • 13.05 "Акча бездә бер букча" Тинчуринт театры, 18:30
  • 14.05 "Ак тәүбә, кара тәүбә. Безнең көннәр" Тинчурин театры, 18:30
  • 15.05 "Идегәй" Тинчурин театры, 18:30
  • 16.05 "Хан кызы Турандык" Тинчурин театры, 18:30
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
Бүген кемнәр туган
  • 06 Май
  • Ренат Харис - шагыйрь
  • Флера Низамова - журналист
  • Хафиз Хәммәтуллин - актер
  • Гөлназ Гафурова - җырчы
  • Рәшит Кәлимуллин - композитор
  • Җәмилә Әхтәмова - шагыйрә
  • Ищу работу в Казани дворником спожеваниям89870036142
  • Кариев театры эшкә чакыра! Безнең коллективка бухгалтер, тегүче, бүлмәләрне һәм складларны җыештыручы, территорияне тәртипкә китерүче кирәк. Яхшы эш шартлары, уңайлы график тәкъдим итәбез. Белешмәләр өчен телефон: 89625552588, 8(843)2379334.
  • МАМАДЫШ РАЙОНЫ ХАФИЗОВКА АВЫЛЫНДА ЙОРТ САТЫЛА. ЗУР БАКЧАСЫ БАР.МАМАДЫШТАН 10 КМ ЕРАКЛЫКТА. УТ,ГАЗ СУ КЕРГЭН. МУНЧАСЫ , САРАЕ БАР. АВЫЛДА АГРОФЕРМА БАР. УРТА МЭКТЭП ХЭМ СПОРТКОМЛЕКС 3 КМ ЕРАКЛЫКТАГЫ КУРШЕ АВЫЛДА. 8 905 377 32 07.
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
Архив
 
28.11.2021 Шоу-бизнес

Сәйдә Мөхәммәтҗанова: Рөстәм Миңнеханов миңа бүләкне үзе тапшырды

Җырчы Сәйдә Мөхәммәтҗанова тамашачыга кечкенәдән яхшы таныш. 5 яшьтән “Ак калфак” фольклор ансамблендә җырлаган ул. Моңлы тавышы белән республика данын яклап, кайларда гына чыгыш ясамый. Укый, Казан шәһәр филармониясендә эшли, туктаусыз иҗат итә... Ничек өлгерә?! Күрешеп, барысы хакында үзеннән сораштык.

— Кәеф Аллага шөкер. Әле явып киткән ап-ак кар күңелне тагын да күтәрде. Яңгыр яки салкын дип, күңелсезләнеп утырганым юк. Һәр ел фасылы үзенчә матур, — дип сүз башлады Сәйдә. — Әүһәдиев исемендәге музыка көллиятендә һәм КФУның Көнчыгышны өйрәнү һәм халыкара мөнәсәбәтләр институтында белем алам. Икесендә дә III курста укыйм. Үзем шул юлны сайлагач, авыр булса да, өлгерергә тырышам. Укытучыларга рәхмәт, аңлыйлар.
 
— Сәйдә, кечкенәдән җырлыйсың. Моңлы тавыш сиңа кемнән күчкән?
 
— Әни ягыннан дәү әнием Мәрьям матур җырлый. Авылга кайтканда аның башкаруында мөнәҗәт, бәет, татар халык җырларын тыңлап үстем. Әле дә күрешкәндә сирәк булса да икәүләп җырлыйбыз. Дәү әни белән дәү әти Чистай районы Каргалы авылында яши. Аларга 87 яшь.

— Зур сәхнәгә ничә яшьтә чыктың?
 
— Беренче тапкыр 6 яшемдә Камал театрында җырчы Асылъярның тәүге концертында чыгыш ясадым. Аннары Габделфәт абый Сафин концертларында катнаштым. Төрле конкурслар, “Созвездие-Йолдызлык” бәйгеләрендә көч сынашып, 13 яшемдә Гран-при алдым. Шул бәйгедә Президентыбыз Рөстәм Миңнеханов миңа бүләкне үзе тапшырды.
 

— Алайса, кечкенәдән җырчы булам, дип үскәнсең?
 
— Әйе, балалар бакчасында бәйрәмнәрдә дә гел җырлаталар иде. Үсә төшкәч, җырчы һөнәре белән генә чикләнеп калмыйм әле, дидем. Әтием дә, тагын бер белгечлек алырга кирәк, дип әйтә килде. Шуңа КФУга да кердем. Инглиз, төрек һәм гарәп телләрен өйрәнәм.

— Сине төрле проектларда күрәбез.
 
— Зур бәйгеләрдән “Голос. Дети” проектын аерып әйтер идем. Минем өчен ул зур сынау, тәҗрибә туплау булды. Җиңүчеләр рәтенә эләгермен дип уйламадым. Максатым — татар җырын яңгырату иде. Аллага шөкер, нәтиҗәдә җиңдем дә.

— Сиңа кайсы җыр күбрәк танылу алып килде?
 
— Мине “Су буйлап” татар халык җыры танытты. Аны хәтта чит илләрдә дә тыңлыйлар, беләләр.
 
 
— Гел милли киемнән чыгыш ясыйсың. Бу үзең тудырган образмы?
 
— Сәхнә киемнәрен әти-әни белән бергә киңәшләшеп, дизайнерлар белән сөйләшеп тектерәбез. Татар милли бизәкләрен яратам, шуңа киемнәремдә гел кулланам. Татар кызлары ике толым белән аерылып тора, чәчем озын булгач, миңа бу образ якын.
 
— Бүген иҗатыңда нинди яңалыклар бар?
 
— Композитор Луиза Батыр-Болгари белән берничә җыр яздырып, клип чыгардык. Барысын да “Ютуб” каналымда күзәтеп була. Башкортстаннан яшь композитор Радмир Шәйхетдинов белән берничә җыр әзерләдек. Хәзер Искәндәр абый Мостафин белән эшлибез, татар халык җырларыннан торган альбом чыгарырга исәплибез. Күптән түгел “Яшерен сөю” дигән җырыбыз туды һәм клип яздырдык. Санкт-Петербургта Капелла залында булачак “сольный” концертыма әзерләнәм. Пандемия генә үзгәрешләр кертмәсә...
 

Лилия ЙОСЫПОВА
Ирек мәйданы
№ --- | 28.11.2021
Ирек мәйданы печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»