|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
25.11.2021 Мәдәният
Фәрит Бикчәнтәев: «Кем өчендер бу шатлыклы яңалык, кем өчендер күңелсез, ә кем өчендер борчулы…”27-28 ноябрьдә Казанда Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театрының архитектура концепциясен эшләү буенча Ачык Халыкара бәйгесе финалистлары өчен семинар уза. Австрия, Бөекбритания, Испания, Россия һәм Япониядән килгән 23 финалист Түбән Кабан күле яры буенда төзеләчәк театрның территориясе белән танышычак, Камал театры вәкилләре һәм башка экспертлар белән эшлекле очрашуда катнашачак. Семинар ябык режимда уза, антиковид чараларга бәйле катнашучылар саны чикләнгән. Семинар программасы шартлы рәвештә 3 тематик блокка бүленә: "Проектлау", "Театр+шәһәр" һәм "Театр". «Проектлау» блогы кысаларында финалистлар бәйге территориясе белән танышачаклар, шулай ук конкурсның жюри рәисе, Казан шәһәре мэры Илсур Метшин, Татарстан Республикасы мәдәният министры Ирада Әюпова, Татарстан Республикасы Президенты ярдәмчесе Наталия Фишман-Бекмамбетова, Казанның баш архитекторы Илсөяр Төхвәтуллина, шәһәрләрне үстерү институты кураторы Татьяна Прокофьева һәм проектны гамәлгә ашыру өчен җаваплы ведомстволарның башка вәкилләре катнашында эшлекле очрашуда катнашачаклар. "Театр+шәһәр" - финалистларны Татарстан башкаласының архитектура, шәһәр төзелеше һәм мәдәни контекстлары беләр таныштыру нисбәтеннән үткәреләчәк экскурсияләрдән гыйбарәт. Казанны, туган якны өйрәнүчеләр, тарихчылар һәм сәнгать белгечләре шәһәрнең тарихи бистәләре, Казан Кремле, Казан үзәгендәге заманча корылмалар буенча экскурсияләр уздырачак. Финалистлар шулай ук Татарстан Республикасы Милли музеена да сәяхәт кылачак. «Театр» блогында сессиядә катнашучыларны Камал театрында махсус программа көтә. Башта конкурсантлар юга театр буенча экскурсия ясалачак: камаллылар театр цехларының эшен күрсәтәчәк һәм хәтта катнашучыларга аларның эшендә катнашырга тәкъдим ителәчәк. Сессиядә "Алё, мин театрда!» - «Шәһәрлеләр театры» форматында Ксения Шачнева һәм Гөлнара Фазлыйәхмәтованың театр тамашачылары катнашындагы тамашасы да күрсәтеләчәк. Спектакльнең мондый форматта оештырылуы очраклы түгел. Ул театрның күчүе темасына рефлексия өчен махсус уйланылган.
--- |
Иң күп укылган
|