|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
25.11.2021 Җәмгыять
Казан циркы директоры гафу үтенде
Казан циркы директоры Рамил Шәрифуллин үзе катнашындагы низагка аңлатма бирде. Әлеге вакыйга мизгеле күзәтү камераларына эләккән һәм шау-шу чыгарды. «Бу гамәлемне хата дип саныйм. Чын күңелдән гафу үтенәм. Бу авыр ел булды. Күптән түгел әтиемне югалттым, кызым бик озак авырып ятты, пандемия аркасында эштә борчулар барлыкка килде. Нервларым түзмәде», — дип язган цирк директоры үзенең аккаунтында.
Бүген иртән социаль челтәрләрдә Казан циркы директоры Рамил Шәрифуллинның эчүе һәм ошатып йөргән хезмәттәше белән мөнәсәбәтләрен ачыкларга теләве турында мәгълүмат чыкты. Директор сөйгәнен хыянәт иткән дип шикләнә, дип яза Татар-информ.
Ир-ат цирк хезмәткәрен куркыткан һәм хатын-кыз аннан бер бүлмәгә кереп качкан. Бу хәлләр барысы да күзәтү камераларына эләккән. Видеода күренгәнчә, ир-ат ишек янына килә, шакый, әмма аңа беркем дә ачмый. Шунда ул пычак ала һәм ишеккә берничә мәртәбә кадый. Цирк кассиры директорны тынычландыра алган.
Бу хәлләрдән соң Татарстанның Мәдәният министрлыгы хезмәт тикшерүе оештырды.
Фото: соцсети
--- |
Иң күп укылган
|