поиск новостей
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 10.05 "Хыялый" Тинчурин театры, 17:00
  • 12.05 "Эх, алмагачлары" Тинчурин театры, 17:00
  • 13.05 "Акча бездә бер букча" Тинчуринт театры, 18:30
  • 14.05 "Ак тәүбә, кара тәүбә. Безнең көннәр" Тинчурин театры, 18:30
  • 15.05 "Идегәй" Тинчурин театры, 18:30
  • 16.05 "Хан кызы Турандык" Тинчурин театры, 18:30
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
Бүген кемнәр туган
  • 09 Май
  • ИлСаф - җырчы
  • Миңназыйм Сәфәров - журналист
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка, квартира яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап) Тулырак: https://matbugat.ru/ads/
  • Ищу работу в Казани дворником спожеваниям89870036142
  • Кариев театры эшкә чакыра! Безнең коллективка бухгалтер, тегүче, бүлмәләрне һәм складларны җыештыручы, территорияне тәртипкә китерүче кирәк. Яхшы эш шартлары, уңайлы график тәкъдим итәбез. Белешмәләр өчен телефон: 89625552588, 8(843)2379334.
  • МАМАДЫШ РАЙОНЫ ХАФИЗОВКА АВЫЛЫНДА ЙОРТ САТЫЛА. ЗУР БАКЧАСЫ БАР.МАМАДЫШТАН 10 КМ ЕРАКЛЫКТА. УТ,ГАЗ СУ КЕРГЭН. МУНЧАСЫ , САРАЕ БАР. АВЫЛДА АГРОФЕРМА БАР. УРТА МЭКТЭП ХЭМ СПОРТКОМЛЕКС 3 КМ ЕРАКЛЫКТАГЫ КУРШЕ АВЫЛДА. 8 905 377 32 07.
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
Архив
 
24.11.2021 Мәгариф

"БДИдан баш тартырга кирәк": Александр Бастрыкин совет мәктәбен кайтарырга чакыра

Русиянең Тикшерү комитеты рәисе Александр Бастрыкин хокук буенча гыйльми конференциядә бердәм дәүләт имтиханнары мәсьәләсен күтәреп чыкты. Ул БДИ укучылар өчен җәза булып тора, шуңа аны бетерергә һәм белем бирүнең совет системасына кире кайтырга кирәк дип исәпли.

“Әйдәгез, совет мәктәбен кайтарыйк. Ул дөньяда иң яхшысы булды, моны барысы да таныды. Закон тәкъдимнәре дә шул юнәлешкә борылырга тиеш. Ә БДИдан баш тартырга кирәк, чөнки ул яшьләр өчен ниндидер җәза булып тора. Бакалавриат, специалитетларны да бетерергә кирәк. Урта мәктәп, техникум, югары белем булганда барысы да яхшы эшли иде. Нинди патриотлар тәрбияләдек һәм тормышның бар өлкәләрендә дә нинди казанышларга ирештек”, – дип сөйләде Бастрыкин.
 
Шулай ук ул тарих китапларын һәм югары белемнең читтән торып укуга әйләнүен тәнкыйтьләде. Укытучылар белән студентлар арасында бәйләнеш юкка чыга, дип белдерде. Гомумән, яшьләрне “виртуаль тормышка бирергә” ярамый, үсеп килүче буын, кулына көрәк, кирпеч тотып, хезмәтнең нәрсә икәнлеген белеп үссен өчен төзелеш отрядлары булдырырга кирәк дигән фикердә Тикшерү комитеты рәисе.
 
Сүз юк: бу фикерләр өлкән буын кешеләренең күбесенең күңеленә хуш килгәндер, мөгаен. Әмма федераль басмаларның кайсыберләрендә Бастрыкинның әлеге сүзләрен шунда ук тәнкыйть утына алучылар булды. Укучылар да, укытучылар да, ата-аналар да БДИга күнегеп беткән һәм ул яшьләр өчен зур мөмкинлекләр ача, диючеләр табылды. Ни өчен Тикшерү комитеты җитәкчесе үзенә карамаган темага кагыла, дип сораучылар да табылды. Бер карасаң, мәгариф темасы ул һәркемгә кагыла инде. Кемнеңдер – баласы, кемнеңдер оныгы, һичьюгы туганнары мәктәптә укый. Һәм монда һәркем үз фикерен әйтергә хокуклыдыр, мөгаен.
 
Мәгариф өчен җаваплы ведомстволарга килгәндә, сентябрь аенда Мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Рособрнадзор) Бердәм дәүләт имтиханыннан тулысынча баш тарту нигезле булмаячак, бу белем бирү сыйфатын түбәнәйтәчәк дип аңлаткан иде. Шулай да алдагы елларда БДИның форматын үзгәртергә җыеналар. Вузларга укырга кергәндә традицион имтиханны да кулланырга мөмкин булачак дигән сүзләр бар. Үзгәрешләр балалар файдасына булыр дип ышанасы килә. Ни дисәң дә, бүгенге имтиханнар – зур стресс: сәламәтлеккә үз йогынтысын ясамый калмыйлар. Шунысын да онытмаска кирәк.
Фото: 62info.ru
 

Язгөл САФИНА
Өмет
№ --- | 24.11.2021
Өмет печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»