|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
02.07.2008 Сәясәт
ТҮРӘЛӘРНЕ ШТРАФКА ТАРТМАКЧЫЛАРХалыкның моң-зарын тыңларга теләмәгән түрәләрне акча белән акылга утыртмакчылар. Бүген Дәүләт Думасында яңа закон проектын тикшерәләр. Әлеге документ кабул ителгән очракта, ярдәм сорап килгән кешене "ишетмәгән" чиновникны административ җаваплылыкка тартачаклар. Штраф күләме – 500 сумнан 2 меңгә кадәр.
Тик менә белгечләр генә депутатларның үзләренә каршы булган законны яклап чыгуына шикләнә. Әлеге яңалык түрәләр арасында инде күптән шау-шу уяткан. Профильле комитет утырышында парламент вәкилләре закон проектын кире каккан. Алар аңлатуынча, законда үз эшен тиешенчә башкармаган чиновникларга җәза бирү каралган инде. Мондый депутатларны акча белән түгел, ә сүз белән шелтәлиләр икән. Янәсе халык мөрәҗәгатен кире каккан түрәгә дисциплинар кисәтү яный. Гамьсез чиновникны нишләтергә икәнен аның җитәкчесе хәл итә. Тик закон чыгаручылар җитәкченең дә чиновник булуын оныткан, ахры.
Дөрес, бездә бюрократларга каршы "көрәш"нең беркайчан да тукталганы булмады. Мәсәлән, түрәләр битарафлыгы яки эшсезлеге аеручы зур бәла-казаларга, террактларга китергән булса, андыйларга 500 мең сумга кадәр штраф һәм 4 ел төрмә яный.
Гади халыкның күпчелеге исә түрәләрне барыбер "авызлыклап" булмаячак, ди. Моның ише законнарның күпчелеге кәгазьдә генә үтәлә. Чиновникларның үзләрен алыштырырга кирәк, дигән фикердә алар.
--- |
Иң күп укылган
|