|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
22.11.2021 Язмыш
"Мин больницада чакта Настя өйгә хуҗа булып өлгергән" (ГЫЙБРӘТ ӨЧЕН)Үткән гасырның туксанынчы еллары азагында тыныч кына яшәп яткан гаиләбездә бөтен нәрсәнең асты-өскә килә башлады. Башта ирем кинәт үлеп китте. Теге җирем, бу җирем авырта дип зарланып та йөрмәде, югыйсә. Хәле кисәк начарлангач, ашыгыч ярдәм чакырттык. Алар килеп укол кадауга, ирем җан бирде. Врачлар үзләре “йөрәктән” дисәләр, сүзләренә бик ышанып җитмәдем... Улымның гаиләсе дә безнең белән яши, оныгыбыз бар иде. Күп тә үтмәде, киленем аяк авырта дип зарлана башлады. Әллә нинди майлар сөртеп, эшкә йөри бирде үзе: ательеда заказлары күп, ә килен бик оста тегүче иде. Шулкадәр сабыр иде ул, авыртуга озак түзеп, үтәр әле дип йөрде. Мин үгетли торгач, участок врачына китте. Аннан хирургка җибәрделәр. Соңыннан яман шеш икәне ачыкланды. Дәваланып та карады, файдасы булмады. Әкрен генә сүнде гөлкәем (мин аңа шулай эндәшә идем). Бик ягымлы иде киленем. Оныгыбызга ул вакытта 5 яшь иде. Улым: “Әни, бүтән өйләнмим, калган гомеремне сиңа, кызыма ярдәм итеп үткәрермен”, — диде. Оныгым, әнисен яхшы хәтерләсә дә, миңа ияләшеп китте. Бергә кочаклашып йоклыйбыз, бөтен җиргә миңа ияреп йөри. Әле 50 яшь тә тулмагач, яшь тә күренгәч, күпләр оныгымны үземнең бала дип уйлый. Шулай ун ел гомер үтеп тә китте. Беркөнне улым бер хатын белән кайтып керде. “Әни, мин өйләнергә булдым бит әле”, — дип һушсыз калдырды. “Нишләдең син?” — дип йодрык белән ташлана алмыйм бит инде! Яңа киленнең үзен дә, исемен дә яратмадым. Эльвира оныгым бөтенләй тораташтай катып калды. Ашамас, йокламас булды. Аны җайлап-көйләп үгетләп, көчкә рәткә китердем. “Настяга әни дип әйтмәсәң дә була”, — дидем. Равия киленемне сагынып-уйлап төнне елап чыктым. Беренче киленем бик уңган иде шул. Мәҗлесләрдә ул пешергән гөбәдияләрне мактап туялмыйлар иде. Ә монысы... Токмач та кисә белми, өйрәнергә дә теләми. Беркөнне Настя үгетли-үгетли мине кибеткә алып китте. Аягым тартмаса да, каршы килергә яхшысынмадым. Шулай барабыз икәү дәшмичә генә, кинәт нәрсәгәдер абынып киттем. Карыйм: җирдә сәгать ята, беләзеге дә бар. Настя да күрде моны. Әлләни аптырамады. “Алыгыз”, — диде. Ул миңа “сез” дип эндәшә иде. “Эльвирага бирермен”, — дип уйлап, сәгатьне иелеп алдым.
Тик оныгым алмады миннән аны: “Сәгать такмыйм”, — диде. Күп тә үтми авырый башладым. Бер күкрәгемдә шеш таптылар. “Оныгым хакына исән калдыр, Раббым”, — дип ялвардым. Операция уңышлы узды, Аллаһка шөкер, исән калдым.
Мин больницада чакта Настя өйгә хуҗа булып өлгергән. Эльвираның бүлмәсен бушатып, минем янга күчергәннәр. Әллә бөтенләй кайтмый дип уйлаганнар инде... Имеш, бәби алып кайтачаклар. Шуңа кадәр ремонт ясарга икән исәпләре. Берничә айдан икенче оныгым, Эльвираның энесе туды. Минем белән киңәшеп тә тормыйча, Артем дип исем куштылар. Ул балага бер яшь тулган көннәрдә улым үлеп китте. Нәкъ әтисе төсле, кинәт кенә.
Менә шуннан соң башланды... Настя баланы бөтенләй карамый, өйдән чыга да китә. Берәр нәрсә әйтә башласаң: “Миндә депрессия”, — дип акыра. Әй гарьләнәм аның тавыш күтәрүеннән, ләкин берни эшли алмыйбыз — яклаучыбыз юк. Бервакыт шулай нәрсә эшләп була соң дип уйланып ятканнан соң йоклап киткәнмен. Төштә, елый-елый, бер карчыктан: “Нишләп бу хәлләргә калдык?” — дип сорыйм икән. “Беләзек гаепле”, — диде әби.
Бу төш турында күп уйлап йөрдем. Әбиләрнең көмеш беләзекләре бар иде, әмма минеке юк лабаса. Беркадәр вакыттан соң башыма барып җитте: сәгатем беләзекле бит. Соңгы вакытта күргән кайгыларым шуннанмы әллә?
Йортыбыз янында тирән чокыр казып, торбалар алыштыралар иде. Шунда тотып бәрдем теге сәгатьне.
Берничә айдан Настя өйдән бөтенләй чыгып китте. “Мин әле яшь, акча җибәреп торырмын, Артемны кара”, — диде, әйберләрен җыйганда.
Ул бала быел икенче класста укый. Мин аңа Айрат дип эндәшәм, мәктәптә дә шулай диләр. Әнисе шул китүеннән юкка чыкты. Бер тиен акча җибәрмәде. Ә теге төш рас кердеме, әйтә алмыйм.
Рабига. Казан
--- |
Иң күп укылган
|