|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
19.11.2021 Язмыш
“Әнием, җаным”, дип өзелеп тора иде... (фаҗигале төстә һәлак булган Алмаз истәлегенә)Саба районының Олы Арташ авылында булган коточкыч фаҗига бөтен сабалыларны аяктан екты. Бергә тәгәрәшеп, уйнап үскән, бергә мәктәп юлларын таптаган егет авылдашының гомерен өзә. Бер вәхши аркасында 25 яшьлек Алмаз Галимуллинның җәсәде җир куенына иңдерелә. Шашлык аркасында?!
Тикшерү күрсәткәнчә, 4 ноябрьдә Олы Арташ авылында яшәүче егет үзенең танышына утын ярырга булышкан, шуннан соң алар эчәргә һәм шашлык пешерергә ниятләгәннәр. Алар итне җебетергә куеп, эчәргә утырганнар. Тиздән аларның берсе үзенең эшләренә бүленә, ә кире әйләнеп кайткач, шашлыкның әле пешмәвен ачыклый һәм алар арасында ызгыш башлана, нәтиҗәдә йорт хуҗасы дустына пычак белән һөҗүм итә, ә аннары йокларга ята. Ир яраланудан шунда ук үлә.
Мәрхүмнең әти-әнисе уллары кайтмау сәбәпле борчыла башлый һәм туганнарын улларының хәлен ачыкларга җибәрәләр. Ул ирне үле килеш тапкан.
«Кеше үтерү» маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган. Тоткарланучы үз гаебен таный, хәзер ул сак астында. Җинаять эшен тикшерү дәвам итә, дип хәбәр итте ТР буенча Тикшерү идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкий.
Тәртипсез малай иде
Арташ авыл җирлеге башлыгы Алмаз Әгъләмҗанов бу вакыйганың аяз көнне яшен суккандай тәэсир иткәнен әйтте.
- Шикләнелүче егетнең әтисе яшьли үлеп китте, - дип сөйләде безгә ул, - Авыл халкы әйтүенчә, бик дуамал, кызу канлы булган. Улына да бу күчкән, күрәсең. Бу егет бер тапкыр урлашуы аркасында утырып та чыккан иде инде. Әнисенә дә тынгы бирмәде. Басылып эшләгән урыны юк, төрле кешегә ялланып, эш эшләп, шулай көн күрде. Бар тапкан акчасын эчүгә тоткан. Әнисе Ике Басу Арташ авылына күченеп китәргә мәҗбүр булды. Шундый кыек юлга кереп киткән малай инде. Әнисе дә бу фаҗигадән соң, бик борчыла, беркем дә баласын кеше үтерүче итеп үстерми бит. Кеше күзенә ничек күренергә дип елый, ди. Ике ана да җәл. Рәйханә белән Азат Галимулиннар гаиләсе иң тәртиплеләрдән санала. Тырыш кешеләр. Үз көчләре белән көн күрәләр. Алмаз иң олысы иде, тагын Нияз, Фаяз исемле уллары бар.
«Кан эчендә яткан туганымны күреп шаштым»
Алмазның үле гәүдәсен Рәйханә апаның бертуган абыйсының улы Илфар Галимҗанов тапкан.
- Ул көнне иртән Алмазның әнисе Рәйханә апа шалтыратты. Төнлә кайтмады, күренмәдәме, дип сорады. Без эзли чыктык. Шунда авылдаш абзый Алмаз теге шикләнелүче егет белән иде. Төне буе йорт эчендә кеше йөреп чыкты, шунда гына ул, диде. Капкасы бикләнгән иде. Ачып кердем. Үтергән кеше өендә ут өзелгәч, мунчасында яши иде, шунда кердем. Алмаз стенага сөялеп утырган. Янына килдем дә, «Алмаз, тор, сине әниең эзли», дидем. Аңа тотынган идем, ул минем өстемә авып китте. Кан эчендә ятуын күргәч, чыгып чаптым, дустыма шалтыратып хәлне сөйләдем. Аның белән Азат абый янына менеп киттек. Аңа әйтеп, өчебез кире килдек фаҗига урынына. Полиция чакырттык. Алар килгәч, теге кешенең өендә икәнлеген белеп алдык. Барыбыз да шок хәлендә идек. Берни турында уйлый алмадык. Аны шунда ук алып киттеләр. Шикләнелүче Алмазны үтергән дә, өенә кереп йоклаган икән. Аннан соң халык арасында шашлык аркасында үтерелгән, дигән сүз таралган. Бу гайбәт. Анда бернинди ит, шашлык мазар да юк иде. Моны кем уйлап чыгаргандыр, билгесез. Ә теге кулга алынган кеше аракы бүлә алмадык, шуңа үтердем, дигән. Ни өчен Алмаз аның белән бергә булган, аның белән бергә менеп киткән, белмим. Күрәчәктер. Алмаз өе янында утын ярган, шуннан узып барышлый теге егет күргән дә, аңа утын ярышырга булышкан. Шуннан шул кеше өенә менеп киткәннәр. Алмаз Нияз белән җәен шабашкада йөрде. Кышын шиномонтажкада эшләделәр. Армиядә булып кайткан, киң җилкәле, көче ташып торган егет. Рәйханә апага бик авыр, -дип сөйләде безгә ул.
Тау да күтәрә алмаслык олы кайгы
Алмазның укытучысы Энҗе Вәлиева иң яхшы сыйфатларны үзенә җыйган егет иде, дип искә ала.
- Йөзеннән елмаюы китмәгән, ачык күңелле иде. Оста итеп театр күренешләрендә уйнады, төрле рольләрне менә дигән итеп башкарды. Теле-телгә йокмый торган асыл егет. Әти-әнисенә һәрчак хөрмәт белән карады. Көрәшчеләр нәселеннән, әтисе дә, тагын ике туганы да көрәш, бокс белән кызыксына иде. Әнисенә иң якыны булды ул. “Әнием, җаным”, дип өзелеп тора иде. Рәйханә әйтүенчә, пешергән тәм-томнарын мактый-мактый ашый, гел янында сырпалана булган. Үзе дә Казаннан кайтканда, пакет тутырып тәмнүшкә төяп кайткан. Җәй буе энесе Нияз белән шабашкага йөрделәр. Эшләгән акчаларына пластик тәрәзәләр куйдырдылар. Бик куанып сөйләгән иде шуны Рәйханә. Күз алдыбызда үскән малайдар бит. Рәйханә мәктәптә хуҗалык мөдире булып эшли, Азат – оператор. Шау-гөр килеп яшәп яткан җирдән тау да күтәрә алмаслык олы кайгы ишелеп төште. Рәйханә бик авыр кичерә. Күрәсең, Ходай да үзенә бары яхшыларны гына сайлап ала.
«Күңелләрдә син бит мәңгегә»
Алмазның туганнан туганы Алинә Галимҗанова үзенең инстаграм сәхифәсендә абыйсына багышлап шигырь язып калдырган. Әлеге юлларны укыганда ирексездән күзләргә яшь тыгыла. Кызганудан, чарасызлыктан түгел, ә бәлки үтә дә саф күңелле егетнең якты дөнья белән хушлашу мизгеленнән, арабыздан шундый кешеләрнең китү кайгысыннан туган күз яшьләредер дә әле алар.
Авыр чакта сине искә алгач,
Рәхәт булып китә күңелгә.
Синең күзләреңне искә алгач,
Йөрәкләр дә хәтта сөенә.
Гомерләрең кыска булуына
Бик күпләрнең йөрәге сызлады,
Жир йөзе дә синсез калуына,
Ышана алмый үксеп елады.
Булсаң да, син бездән бик еракта
Күңелләрдә син бит мәңгегә.
Күз карашың, серле елмаюың
Бик якында, йөрәк түрендә.
Фото: гаилә архивыннан
Лилия ГАЙНУЛЛИНА |
Иң күп укылган
|