поиск новостей
  • 05.05 "Аферис" Тинчурин театры, 17:00
  • 06.05 "Яратам! Бетте - китте" Тинчурин театры, 18:30
  • 07.05 "Ай,былбылым" Тинчурин театры,18:30
  • 08.05 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 18:30
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 10.05 "Хыялый" Тинчурин театры, 17:00
  • 12.05 "Эх, алмагачлары" Тинчурин театры, 17:00
  • 13.05 "Акча бездә бер букча" Тинчуринт театры, 18:30
  • 14.05 "Ак тәүбә, кара тәүбә. Безнең көннәр" Тинчурин театры, 18:30
  • 15.05 "Идегәй" Тинчурин театры, 18:30
  • 16.05 "Хан кызы Турандык" Тинчурин театры, 18:30
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
Бүген кемнәр туган
  • 05 Май
  • Дамир Гарифуллин - шагыйрь
  • Миләүшә Насыйбуллина - журналист
  • Гафур Коләхмәтов (1881-1918) - драматург
  • Назим Галимов - дальнобойщик
  • Зариф Бәшири (1888-1962) - язучы
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
Архив
 
15.11.2021 Шоу-бизнес

Җырчы Рөстәм Насыйбуллин хатыны, өч баласы белән хастаханәгә эләккән

Җырчы Рөстәм Насыйбуллин өч баласы һәм хатыны белән бергә хастаханәдә ята. Бу хакта Рөстәмнең хатыны, журналист Юлия Насыйбуллина хәбәр итте.

“Өй эченә инфекция кергәнгә бер айдан артык булган инде. Башта үзебез чирләдек, аннан берәм-берәм балалар. Инде шөкер терелеп беттек дигәндә, тагын китереп сукты... Нәрсә бу? Барысы да борын тыгылудан башланды. Аннары ютәл кушылды, аннан температура...
 
Өч көн саен диярлек участковый педиатрда тикшеренеп тордык. Әскәрнең бер атнага якын температурасы бөтенләй төшмәде - 38,5. Аннан Әнвәрнеке күтәрелде. Шуннан соң экспресс тест алдылар. Результат тискәре. Хәер, аның шулай буласын үзләре дә чамалап әйттеләр. Чөнки аска, үпкәгә таба киткәч күрсәтми инде ул, диделәр һәм рентген ясарга җибәрделәр...
 
Шулай итеп, Әскәр белән Әнвәрдә инфекционная пневмония, яткырырга, диделәр. Амираны кая куярга? Аның температурасы булмаса да, йөткерүе көчле. Табиблар өчесен бергә салырга киңәш итте. Рәхмәт әйтеп ризалаштык. Хәер, өйгә кайтып китеп, түләүле табиб чакырып дәвалану теләге дә бар иде. Тиз арада үзебезне кулга алдык. Чөнки больницадагы сыман без балаларны өйдә дәвалый алмаячакбыз. 
 
Өч кеше сәламәтлеге – зур җаваплылык ул. Больницадан отказ язып кайтып китүче күп кешеләрне беләм. Үзебезнең мисалдан чыгып алай эшләргә киңәш итмәс идем. Өченче көн ятабыз инде, төн уртасында икешәр мәртәбә табиб чакырырга туры килә. Чөнки Әскәрнең температурасы һаман төшми. Өйгә кайткан булсак, иртәме-соңмы барыбер шушында килгән булыр идек. Ә күпме вакыт югалыр иде! Салкын тигәндер, бераз ятыйм да узар. Фәлән кеше фәлән дару эчкән дә терелгән, дип кул селтәп, үз белдегең белән дәвалана торган вакыт түгел...” - ди Юлия Насыйбуллина.
 
Насыйбуллиннар гаиләсенә сәламәтлек телибез. Тиз арада савыгып, өйгә кайтырга язсын!
 

---
Шәһри Казан
№ --- | 15.11.2021
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»