поиск новостей
  • 07.05 "Ай,былбылым" Тинчурин театры,18:30
  • 08.05 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 18:30
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 10.05 "Хыялый" Тинчурин театры, 17:00
  • 12.05 "Эх, алмагачлары" Тинчурин театры, 17:00
  • 13.05 "Акча бездә бер букча" Тинчуринт театры, 18:30
  • 14.05 "Ак тәүбә, кара тәүбә. Безнең көннәр" Тинчурин театры, 18:30
  • 15.05 "Идегәй" Тинчурин театры, 18:30
  • 16.05 "Хан кызы Турандык" Тинчурин театры, 18:30
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
Бүген кемнәр туган
  • 07 Май
  • Рәшит Ваһапов (1908-1962) - җырчы
  • Наил Шәрифуллин - журналист
  • Айгөл Миңнуллина - актриса
  • Рамил Гарифуллин - психолог
  • Мөршидә Байрактар - журналист
  • Ищу работу в Казани дворником спожеваниям89870036142
  • Кариев театры эшкә чакыра! Безнең коллективка бухгалтер, тегүче, бүлмәләрне һәм складларны җыештыручы, территорияне тәртипкә китерүче кирәк. Яхшы эш шартлары, уңайлы график тәкъдим итәбез. Белешмәләр өчен телефон: 89625552588, 8(843)2379334.
  • МАМАДЫШ РАЙОНЫ ХАФИЗОВКА АВЫЛЫНДА ЙОРТ САТЫЛА. ЗУР БАКЧАСЫ БАР.МАМАДЫШТАН 10 КМ ЕРАКЛЫКТА. УТ,ГАЗ СУ КЕРГЭН. МУНЧАСЫ , САРАЕ БАР. АВЫЛДА АГРОФЕРМА БАР. УРТА МЭКТЭП ХЭМ СПОРТКОМЛЕКС 3 КМ ЕРАКЛЫКТАГЫ КУРШЕ АВЫЛДА. 8 905 377 32 07.
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
Архив
 
12.11.2021 Язмыш

Бу 60нчы көз әнкәй өчен соңгы көз иде...

Язлар бәхет алып килә, яз яшәү бирә, диләр. Ә безнең якыннарыбыз гел язларда китеп бара? Тагын шул май ае. Әткәебез дә 38 яшендә фаҗигале төстә безне ташлап киткән иде. Аның вафатына да инде 24 ел вакыт үтеп китте.

...Кыштан бирле әнкәебезнең кәефе булмады. Гел авырып торды. Май аенда Казанга хастаханәгә алып бардык. Әнкәйне караганнан соң, табиб чакырып  алды: «Соңга калгансыз, әниегездә – яман шеш, күп калмаган...» Әллә ишеттем, әллә юк бу сүзләрне. Коридорда әнкәй көтеп утыра, авыртына, бәгърем, ничекләр янына чыгыйм икән? Ничекләр зәңгәр күзләренә тутырып карыйм икән?  Еламаска кирәк. Ничек тә еламаска кирәк. Берүк сизә күрмәсен, газизем. Аның бит бик яшисе килә. «Мин яшәргә тиеш!» – ди бит ул.
 
«...Анда икенче пациент көтә, сез чыгасызмы?» – дигән сүзгә уянып киткәндәй булдым. «Әйе, әйе, хәзер чыгам. Сез әнкәйне үлә дидегезме?» – дигән сорауга шундый гаҗәпләнеп карады табиб. «Мин Аллаһ түгел, ләкин бу чирдән калып булмый. Сау булыгыз». Нинди дорфалык! Мин җылы сүз, юату көткән идем бит. Әни бит ул безнең, иң кадерле, газиз кешебез. Ниләр эшлик икән, ни дип юатыйк икән, «куркыныч түгел», дип әйттеләр, диикме икән? Йә, Ходам, сабырлыклар бир, үтенәм.
 
«Нәрсә диде, балам, бик авырта бит, операция диме?» – зур ышаныч көткән кебек тутырып карады газизем. Ябык гәүдәсе учыма сыеп беткәндәй күкрәгемә сеңде. Җаным эчтән үксеп, ярсып елый. Сизә күрмәсен тагын, әни кеше баласының эчке дөньясын сизә бит ул. Күзләрем яшьләнеп тормыймы икән инде? Тамагыма төер тыгылырга тора бит, ә. Ничек йотыйм соң?
 
«Бер куркыныч әйбер дә юк, операция ясап була, кайгырмагыз, диделәр, әнкәй. Бар да әйбәт булачак, син борчылма, елама яме? Әнә, күрәсеңме, монда күпме кеше, күбесен булмый, дип кире боралар, ә безгә була диделәр бит», – дип алдыйм. Беренче тапкыр шушы яшемә җитеп әнкәйне алдыйм. Йә, Ходаем, кичер мине. Шулай эшләмәсәк, тагы да начар булачак. Әнкәйгә тагын да авыр булачак. Ә болай ул ышанып, өмет белән күпмедер яшәячәк. Ышану бераз гына булса да гомерен озайтачак бит, бердәнберемнең.
 
Бер атнадан операция ясадылар. Уңышлы булмады, өметләребез дә акланмады. «Йә туган көненә кадәр, йә шуннан соң», – диде табиб. Муен артына китереп суктылармыни, баш әйләнеп китте. Операциягә кадәр ниндидер ышаныч бар иде бит, югыйсә. Казан урамнарын ярып кычкырасы килә. «Нигә-ә-ә-ә-ә-ә? Әнкәй!  Әнкә-ә-ә-й!»
 
Авылга өйгә кайттык. Без аның өч кызы, үзе әйтмешли, өч алмасы яныннан да китмибез. Көлеп, шаярып сөйләшкән булабыз. Безгә кушылып ул да көлә, безне көлдергән була. Чир турында сораша башласа да, сүзне икенчегә борып алып кереп китәбез. Гел алдашуга корылган бу сөйләшүдән канәгать тә калмый үзе, ләкин сиздерми дә. Хәле мөшкел. Сизенә, аңлый бугай. «Бер дә хәлем алга түгел. Ашап булмый бит, балалар, нигә икән?» – дигән сораудан куркып торабыз. Җавап тагын шул алдакчы сүзләр белән тәмамлана. Бар икән күрәселәр! Эчтән елау, тыштан көлү катыш халәт, бәрәңге бакчасына чыгу белән үксеп елауга әйләнә. Һич туктап булмый. Хәзер тизрәк туктамасаң, күзләр кызарып чыгачак. Өйгә кергәч, әнкәй сизсә... Туктарга кирәк! Бәрәңге бакчасы өчебез өчен дә елау урынына әйләнде. Көн саен яныннан кеше өзелмәде. Туганнар, авылдашлар гел хәлен белеп торды. Әнкәйнең көне алар белән тиз үтә. Безгә дә рәхәт иде. Кич җитсә генә авыруы көчәя. Фельдшер апабыз бездә кунды дияргә дә була, бәгърем. Әнкәй аңа Аллаһка ышангандай ышанды. «Хәлемне җиңеләйтәсең, рәхмәт», – дия иде.
 
 Җәе дә җәй төсле булмады. Ике көн кояш кыздырса, унар көн яңгыр ява. Бакчаны чүп баса. Яңгырлы көннәрдә әнкәйгә тагын да авыр. Җәй шулай узды быел.
Сентябрьгә кердек. 21ендә әнкәйнең туган көне – 60 яшь. Йөрәк жу итә. Соңгы ае түгелме икән? Табиб әйтте бит! Ничек кичерербез бу үлемне? Уйларны куасы килә. Китәләрме соң? Башны кайнатып торалар.
 
Бәрәңге алдык. Уңды быел бәрәңге. Әнкәй бакчага карарга чыкты. Урындыкка йомшак мендәр салып утырттык. Гомер буе эш дип җенләнгән әнкәйнең тыныч кына утыра алмавы сизелеп тора. Чүплисе, казыйсы килә, сизеп торабыз. «Ярамый бит менә шушы операция белән, 6 ай сакланырга, диләр бит. Киләсе елга эшләп булырмы икән инде? Бу дөньяны кем көтәр, эш күп бит хуҗалыкта».
 
Ах, бу сүзләр, үзәкләрне телә бит, ә! «Ярар, балалар керәм әле мин, әллә нәрсә авыраеп киттем». Өйгә кертеп, яткырып куйдык. «Мин үзем... Эшләгез. Бәрәңгене алып бетерергә иде тизрәк, яңгырга китүе бар. Көннең рәте юк, минем дә рәт юк, сизәм яңгыр буласын. Ашау да юк бит әле сезне ашатырга, ашау әзерләргә дә ярамыйм бит, ичмасам. Тиз генә нәрсә пешерерсез икән?» – дип һаман борчыла, җимешем. «Ашау бетмәгән! Бәрәңге казыганда бәрәңге инде, ял ит», – дип кире бакчага чыгып киттек. Тагын бәрәңге бакчасында елау. Тырыштык, бәрәңгене алып бетердек, урнаштырдык. Базга керүгә үк кычкырып хәлен сорыйбыз. «Әйбәт, әйбәт, эшләгез, балалар мин әкрен ятам». Тынычланып эшне дәвам итәбез. Бәлки терелер... Эш төгәлләнеп килә. «Апа, бәрәңге булса да эрчеп, пешәргә куеп чыгыйм әле. Ашыйсы килә башлады бит», – диде сеңлем. «Син бар, кәстрүл алып чык әле. Менә бу эре киселгән бәрәңгеләрне эрче», – дидем.         
 
Озак та тормады сеңлем кире әйләнеп чыкты да, катып басып тора. Мин дә бәрәңге тутырган җиремнән күземне дә алмыйм. «Нәрсә булды!» – дип кычкырдым. «Әйдәгез, өйгә!»– диюгә бөтен тәнебез уттай кызып, өйгә ничек кереп җиткәнебезне дә сизмәдек. Баскычны бер генә сикердек. Ак яулыгын бәйләгән, аш пешерү бүлмәсендә нәкъ элеккечә итеп, сап-сары ак май белән 2 таба шәңгә, ике таба йомырка белән яшел суган кыягы турап пешергән пирожкиларын майлап, әнкәй басып тора. Хәле беткән, күренеп тора. «Нишләвең инде бу, әнкәй, нишләвең? Ул табаларны сиңа күтәрергә ярыймыни? Кызу мич янында нишләп торасың инде? Көчең дә юк бит, ул камырны ничек бастың?..» Карап торды да: «Кара син боларны, йомырка эчендәге сарылар, мине өйрәтәләр бит, ә? Рәхмәт әйтәсе урында», – димәсенме.
 
Без бер мәлгә телсез калдык та, көлеп җибәрдек. «Менә шулай, бәбекәйләрем. Сез эш эшләп, мин ятып тора аламмы соң? Ничә еллар шулай камыр белән сыйлый идем бит. Исән чагымда ашатам әле, мин үлгәч, ишектән дә кайтып керә алмассыз. Әйдәгез, былбылларым, утырыгыз». Йөрәкне ачып күпмесенден әниеңә бир, дисәләр, минутында бирергә әзер идем, яшәсен генә. «Рәхмәт, әнкәй, ә үлем турында бүтән сөйләмә яме», – дигән сүзгә җавап булмады. Дүрт таба ризыктан җилләр исте, без ашаганда өстәлләр селкенеп торды. Әнкәй генә бәгърем ашый алмады. Шәңгәнең бер кыйпылчыгы тыгылып, бик озак ютәлләп, көчкә чыгарды. Ашый алмау аның өчен дөньядагы иң авыр газапларның, иң авыр сынауларның берсе иде. Тилмерә бит, бәгырь кисәгем минем. Ай бу яман  чир дигәннәрең, нинди явыз нәрсә икән бит! Нигә безнең әнкәйгә тигән ул? Яшәргә тиеш бит ул! Ул безне ялгыз үстерде.
 
Сентябрь үз көенә әкрен генә салкын җилләре белән үтеп бара. Яңгыр ява. Үлән, агачлар да саргая башлады. Һәркөн иртән өй түбәсе өстеннән кыр казлары саубуллашып уза. «Кый-гак, кый-гак». Зинһар, үзәкне өзмәгез, соңгы саубуллашу түгелдер бит. Җитте-е-е! Бакча кырындагы каеннарның да соңгы яфраклары гына калып бара. Яшим, дип күпме тартышты бер яфрак, ләкин ул да өзелеп китеп, җил белән каядыр очып китте. Соңгы яфрак, соңгы көзме бу, Әнкәй?!
21 сентябрь. Бүген әнкәебезнең туган көне – 60 яшь! Аллаһка шөкер, туган көнен күрә бит! Барыбыз да җыелеп, туганнар, дуслар әз генә билгеләп үттек. Бер хәле дә юк, газиземнең. Урыннан бүген бөтенләй тормады. Кич, күтәреп алып барып, күтәреп алып кайтып кына мунча юындырып чыгардык. Чиста киемне, чисталыкны бик ярата, гомумән, саф, пакь безнең әнкәй.
 
24 сентябрь. Бүген зур бәйрәм – Корбан гаете! Әнкәй ике оныгына да Корбан сарык алган иде, шуны чалдык. Мулла абзый килеп башта азан әйтте, намаз укыды, аннан әнкәй аны янына чакырып алды. Үз кулы белән хәер бирде. «Яшисем килә!» – диде. Без барыбыз җыелып дога кылдык. Аннан мине чакырып алды: «Кызым, олы кәстрүл белән аш куй. Зур табага итен күп итеп турап бәлеш тык. Мунчаны кабызыгыз (газ мунчасы булганлыктан, кабызабыз дип сөйләшәбез). Бөтен кергән, килгән кешеләрне корбан ашы ашатмыйча чыгармагыз. Олы бәйрәм бит, балам, барсы да мунча керсен», – диде. Аш бик тәмле булып пеште. Бәлешнең хуш исе бөтен өйгә таралды.
 
Сихәте тияр, бәлки ашап та куяр әле, дип, шулпа белән әз генә бәлеш алып чыктым. «Әннекәйгенәм, нинди тәмле! Эх, тамчысын да калдырмыйча ашап бетерергә иде шушы ашны, булмый шул, балам, ашап булмый...» – дип өзгәләнә. «Була әнкәй, бу догалы, сихәтле аш, әйдә әз генә». Шулай да ике чәй калагы шулпаны йота алды бит, бәгърем. Бәлешнең катысын суырды. Озак итеп дога кылды. Зур рәхмәтләр әйтте. «Бәбекәйләремнең гомерен бир, сәламәтлекләрен бир, тәүфикъ бир», – дип теләде.
 
Көн кичкә авышты. Өй эче шомлана төште. Нигә алай икән? Әнкәй берәм-берәм безне янына чакыра башлады. Ләкин... Исемнәребезне әйтсә дә, безне танымады. Күзен зур итеп ачты да: «Бәбекәйләрем, минем! Йә, анда кермәгез, анда менмәгез балалар! Йә, егылып төшәрсез, килегез, килегез монда», – диде дә телсез калды. Безнең кечкенә чакны күрде бугай ул. Төн буе телсез ыңгырашып чыкты, без керфек тә какмый сәгатьләп елый-елый аны сакладык.
25 сентябрь. Таң атты. Бакчадагы әтәчнең кычкыруы да йөрәккә тия иде. Әнкәйнең авызына су гына тигезеп торабыз. Бер нинди хәрәкәт юк, күзләре ачык та һәм еш-еш сулый гына. Бүген җомга, иң изге көн – Корбан бәйрәменең икенче көне. Әнкәй көн буе шулай ятты. Шушылай яшь кенә килеш, әтисез дә ятим үсеп, әнкәйнең шулай тилмереп ятуын, үлгәнен көтү башыбызга да килмәде бит. Нинди сынаулар бирәсең инде, Аллам! Төн. Сәгать 23.00. Әнкәйнең сулавы әкренәя бара.
 
Фельдшер апабыз: «Соңгы минутлары...» – диюен әз генә хәтерлибез. 15 минуттан әнкәй тыныч кына, сабыр гына мәңгелеккә күзләрен йомды... Ике яңагыннан соңгы тамчы күз яше чыкты. Юк, еламады ул, авырып ятканда да еламады, түзде, сабыр булды. Бик сабыр иде шул, күз нурым. Дөнья артына тибеп өйрәтте аны еламаска. Сәгать төнге унике. Күрше апалардан авыр тимер караватны сөйрим. Асфальтка сөйрәлеп, әллә нинди ямьсез, ыңгырашкан тавыш чыгара кәһәр суккан карават.
 
Әнкәйне соңгы тапкыр саласы караватны болгап атасым килә. Яшь туктап тормый, елаган авазлар да чыкмый инде, бары күздән туктаусыз яшь ага. Кычкырып еларга ярамый, әнкәй борчыла, диләр. Ап-ак җәймәләрне җәеп, хаҗдан кайткан ак күлмәген кигезеп, җансыз әнкәемне караватка күтәреп илтеп салдым. Каян бу кадәр көч табуымны хәзер уйлыйм да, шаккатам. Ябык, кечкенә сабый хәтле генә калды бит, газизем. Бөтен итеп ашап бетерде яман чир дигәннәре. Авыртуларыңнан котылдың, әнкәй! Бу сүзләрне әйтү ничек авыр. Котылдың!.. Әстәгъфирулла! Туганнар, күршеләр белән соңгы төнне уздырдык. Ышанасы килми. Ничек авыр бу әнкәйне югалту!
 
Әнкәй гомере буе берәмтекләп җыйган, кул көче белән яшәп гомер иткән, өч сабыен шунда табып үстергән, яшьли генә тол калып бөтен хуҗалыкны үз җилкәсендә ялгыз күтәргән, борчу-шатлыкларын бергә уздырган йортында соңгы төнен чыкты. Таң атты. 3-4 сәгатьтән мәңгелек йортында булачак. Йә, Ходам! Каян алыйк икән түземлекләр?! Иртәнге сәгать 5.30. Мулла абзый белән зиратка менеп киттем. Кайда җирлисен күрсәтергә куштылар. Кабер казучы авылдашлар килгән иде инде. «Менә монда җирләргә кирәк. Бу – зират тау битенең иң югары өлеше, монда яктырак. Әнкәй караңгылыктан, салкыннан, үзе генә калудан курыкты. Кешеләрне бик яратты. Менә шушында», – дидем. Әнкәйне юарга әзерлиләр. Ак халатлы апалар әкрен генә, шаулашмый гына әнкәйнең соңгы туена ак күлмәк тегә. Өй эче ак нур белән тулды. Көннең җылылыгы, кояш нурлары өй эченә кереп әнкәйне төрде. Ниндидер сафлык иңгән иде ул көнне өйгә. «Оҗмах бу, оҗмах нуры бу», – диештеләр.
 
Берүк шулай гына була күрсен, безнең әнкәй оҗмах кошы бит ул, бәгърем! Урамга, ишек алдына кеше сыймады. Бар да әнкәйне соңгы юлга озатырга килгәннәр. Бар да елый, кызгана. Җәй буена да шушындый ямьле көнне күрмәдек быел. Менә кыздырды ул көнне. +32 иде температура. «Әйбәт иде шул, бик әйбәт иде, урыны җәннәттә булсын...» – диештеләр. Җеназа укылып, дога кылып бетерүгә күтәреп алып чыгып та киттеләр. Йә, Ходаем, шулай тизме? Бу ни хәл бу, күрми дә калабыз бит. Йә, Аллам, бер кемебез дә калмады бит. Нигә без болай ятим соң? Әнкәй, әнкәй, Ән-к-ә-ә-й!
 
Кояш сүнде...  Әйе, бүгеннән безнең өчен кояш сүнде. Әнкәй исемле зур кояшыбыз сүнде! Ул хәзер безнең өчен бары минут саен елларны бәйләп, вакытларны бик тиз уздыручы хыял гына булып кала. Аны күрәсе килү, аның белән булган вакытларны искә төшерү, аны һәр көн төшкә керсен иде, бер генә булса да сөйләшсен иде, дигән теләк белән яшисе генә кала. Өй эче буп-буш. Әнкәй яткан карават та ятим калды. Без генә түгел, эт тә, мәче дә, тавыклар да – бар хуҗалык ятим калды. Гүя алар да безгә кушылып елый. Хәтта капка да гомер шыгырдамаганны, тыгызланып, шыңшып ачыла башлады. Нишләргә инде хәзер?
 
Туган йортыбызны ачып кергән саен, тагын да кыенрак булачак икән бит. Безне монда хәзер беркем көтми. Хәер, күрше апаларыбыз безнең өчен үлеп торалар. Кайтыгыз, өегезгә кайткандай кайтып йөрегез, дигән сүзләр юата-юатуын, ләкин әнкәй юк шул.
 
...Әнкәй, әнкәем, кадерлем.... Исәнме, әнкәем! Йоклыйсыңмы? Тыныч йокла, газизиебез безнең. Исәнме, әткәем! Син дә йоклыйсың? Әнкәй белән күрешкәнсездер... Хәзер сез бергә.  Безне таптыгыз да, яшь кенә килеш ташлап киттегез. Рәхәтләнеп оныклар үстереп, кечкенә кызыгызның тормышлы булганын да күрмәдегез шул, бәгырьләрем.  Әллә нинди язмыш булды бу! Без ничек яшәргә тиеш инде? Зинһар, хәер догагызны куеп ятыгыз, кадерлеләребез. Яткан урыннарыгыз йомшак, нурлы булсын. Әмин.  
 
Кабер каршындагы каенның берничә генә яфрагы калган. Башта коелганнары әнкәйнең каберен каплап бетереп, алтын-су төс керткән. Соңгы яфрак. Җиргә 60 тапкыр язлар килеп, 60 тапкыр җәйләр килеп киткән. Ә бу 60нчы көз әнкәй өчен соңгы көз иде...
 
Чулпан Нурмөхәмәтова,
 Әгерҗе шәһәре.
Фото: https://pixabay.com/ru/
 

---
Шәһри Казан
№ --- | 12.11.2021
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»