|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
08.11.2021 Хәвеф-хәтәр
Бер хатын эштә кулсыз калганБашкортстанда Дәүләкәндә яшәүче бер хатын-кыз эш урынында фарш әзерләгәндә кулсыз калган. Моңа бәйле Дәүләкән районы суды эш бирүчедән 340 мең сумлык әхлакый зыян түләткән. Судның матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, хатын-кызның кулы фарш чыгаручы машинага кысылып калган. Нәтиҗәдә, ул кулсыз калган.
Моннан тыш, зыян күрүче файдасына адвокат хезмәтләре өчен, шулай ук дәвалану өчен медицина препаратлары сатып алуга чыгымнар түләтелгән. Судта ахыргы сумманы төгәл генә әйтмәгәннәр. Кызганычка каршы, хатын-кызның хәле турында мәгълүмат юк.
Фото: kriper.net
--- |
Иң күп укылган
|