поиск новостей
  • 07.05 "Ай,былбылым" Тинчурин театры,18:30
  • 08.05 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 18:30
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 10.05 "Хыялый" Тинчурин театры, 17:00
  • 12.05 "Эх, алмагачлары" Тинчурин театры, 17:00
  • 13.05 "Акча бездә бер букча" Тинчуринт театры, 18:30
  • 14.05 "Ак тәүбә, кара тәүбә. Безнең көннәр" Тинчурин театры, 18:30
  • 15.05 "Идегәй" Тинчурин театры, 18:30
  • 16.05 "Хан кызы Турандык" Тинчурин театры, 18:30
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
Бүген кемнәр туган
  • 07 Май
  • Рәшит Ваһапов (1908-1962) - җырчы
  • Наил Шәрифуллин - журналист
  • Айгөл Миңнуллина - актриса
  • Рамил Гарифуллин - психолог
  • Мөршидә Байрактар - журналист
  • Ищу работу в Казани дворником спожеваниям89870036142
  • Кариев театры эшкә чакыра! Безнең коллективка бухгалтер, тегүче, бүлмәләрне һәм складларны җыештыручы, территорияне тәртипкә китерүче кирәк. Яхшы эш шартлары, уңайлы график тәкъдим итәбез. Белешмәләр өчен телефон: 89625552588, 8(843)2379334.
  • МАМАДЫШ РАЙОНЫ ХАФИЗОВКА АВЫЛЫНДА ЙОРТ САТЫЛА. ЗУР БАКЧАСЫ БАР.МАМАДЫШТАН 10 КМ ЕРАКЛЫКТА. УТ,ГАЗ СУ КЕРГЭН. МУНЧАСЫ , САРАЕ БАР. АВЫЛДА АГРОФЕРМА БАР. УРТА МЭКТЭП ХЭМ СПОРТКОМЛЕКС 3 КМ ЕРАКЛЫКТАГЫ КУРШЕ АВЫЛДА. 8 905 377 32 07.
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
Архив
 
08.11.2021 Язмыш

"Полиция дә таба алмады. Ничә еллар билгесезлектә яшим"

Без ул көнне синең белән, яшьлектәге сыман, очрашырга булдык. Имеш, кырык еллык гаилә тарихын шулай бәйрәм итәбез. Икебез дә инде пенсиядә булсак та, мин әле һаман эшләп йөрим. Ул көнне дә иртән чыгып киттем. Имеш, эш­ләремне тиз генә бетерәм дә, сорап китәм.

Сөйләшкән вакытка үзебезнең су буендагы яраткан урыныбызга килдем мин. Син анда юк идең. Йортыбыз янә­шәдә генә урнашканга фатирга йөгердем. Соңгы вакытта авырып йөри идең, бер-бер хәл булмадымы икән дип курыктым. Син өйдә дә юк идең. Шактый озак көтеп утырдым, телефоныңны нигәдер өйдә калдырган идең. Кирәге булмас дип уйладыңмы? Аннан улыбызга чылтыраттым. Әтиең белән су буенда очрашырга тиеш идек, тик ул анда да, өйдә дә юк, телефонын да өйдә калдырган дип, хәлне аңлатып бирдем. Ул: “Хәзер, эштән китәм дә, елга буеннан әйләнәм, борчылма, әни, шул тирәдә генә йө­ридер”, — дип, мине тынычландырырга тырышты. Ул арада көн бозылды, коеп салкын яңгыр ява башлады. Ми­ңа син шул салкын тамчылар астында, салкын җирдә ятасыңдыр кебек тоелды. Бәлки, бәрелеп, аңың җуеп егылгансыңдыр дип уйладым.

Улыбызга ярдәмгә күрше егете кушылды. Полициягә чылтыраттык. Паспортыңны алып килергә куштылар. Берникадәр вакыттан: “Берәр киемен алып килегез, ирегезнең мәете табылса ДНК ярдәмендә ул икәнен ачыклау өчен кирәк”, — диделәр. Күз яшьләремне көне буе тыеп торган идем, бу сүзләрне ишеткәч, кычкырып елап җибәрдем. Полициядәге хатын-кыз хезмәткәр: “Ашыгыч ярдәм чакыртыйкмы?” — дип сорады, су китереп бирде. Кирәкми дип, урамга чыгып киттем.

Яңгыр туктаусыз койды ул көнне. Шыксыз көзге яңгыр. Күңелдә тынычлык булмаганга ул тамчылар йөрәкне тишкәләгән кебек тоелды.
 
Кайттым да йокы бүлмәсендәге караватка сузылып яттым. Бергә булган вакыт­лар кино тасмасындагы сыман күз алдымнан үтте. Син — мине, мин сине яратып яшәдек. Алдагы тормышымны синнән башка күз алдына китерә алмыйм.
 
Улым, ирләрчә ныклык күрсәтеп, мине ул көнне дә, аннан соң да тынычландырырга тырышты. “Бәлкем егылып бәрелгәндер дә, бернәрсә хәтерләмидер, табылыр, табарбыз”, — диде.
 
Ләкин могҗиза булмады. Син өебезгә бүтән кайтмадың. Полиция дә таба алмады. Менә инде ничә еллар билгесезлектә яшим. Өмет өзмим, һаман көтәм, кайтырсың кебек...
 
Зәйнәп. Ульяновск
Фото: пиксабай

---
Татарстан яшьләре
№ --- | 08.11.2021
Татарстан яшьләре печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»