|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
06.11.2021 Җәмгыять
Ноябрьдә һава торышы аномаль булачак? Ә кар кайчан ятачак?Ноябрь аенда Казанда һава торышы нормадан югары булачак. Күпьеллык күзәтүләрдән күренгәнчә, уртача алганда кар катламы 17-20 ноябрьдә ята. КФУның Экология һәм табигатьтән файдалану институты метеорология, климатология һәм атмосфера экологиясе кафедрасы доценты Тимур Әүхәдиев шул хакта сөйләде. «Ноябрь аенда температура нормадан югарырак булыр, ягъни „плюс“ тамгасы белән 1 градус тирәсе тәшкил итәр дип көтелә. Бу айда температураның күпьеллык нормасы -3,5 градуска тигез», — диде Әүхәдиев.
Аның сүзләренчә, әлеге айда явым-төшем күләме дә нормадан азрак булачак. Ноябрьнең беренче декадасы елның бу вакыты өчен шактый җылы булыр, уңай температура аномалиясе +4 градус тәшкил итәр дип көтелә. Атна ахырында һава торышын циклон билгеләячәк, дип яза Татар-информ.
«Температураларның уңай фоны сакланачак, тотрыклы кар катламы ятуы көтелми. Күпьеллык климатик күзәтүләрдән күренгәнчә, Татарстанда тотрыклы кар катламы уртача алганда 17-20 ноябрьдә ята», — дип сүзен төгәлләде доцент.
Ул шулай ук җомгадан шимбәгә каршы атмосфера басымының кисәк түбәнәюе хакында кисәтте. Әйтик, басым 10 миллиметрга түбәнәергә мөмкин — бу метеосизгер кешеләрнең кәефенә тискәре йогынты ясаячак.
Фото: пиксабай
--- |
Иң күп укылган
|