поиск новостей
  • 05.05 "Аферис" Тинчурин театры, 17:00
  • 06.05 "Яратам! Бетте - китте" Тинчурин театры, 18:30
  • 07.05 "Ай,былбылым" Тинчурин театры,18:30
  • 08.05 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 18:30
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 10.05 "Хыялый" Тинчурин театры, 17:00
  • 12.05 "Эх, алмагачлары" Тинчурин театры, 17:00
  • 13.05 "Акча бездә бер букча" Тинчуринт театры, 18:30
  • 14.05 "Ак тәүбә, кара тәүбә. Безнең көннәр" Тинчурин театры, 18:30
  • 15.05 "Идегәй" Тинчурин театры, 18:30
  • 16.05 "Хан кызы Турандык" Тинчурин театры, 18:30
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
Бүген кемнәр туган
  • 05 Май
  • Дамир Гарифуллин - шагыйрь
  • Миләүшә Насыйбуллина - журналист
  • Гафур Коләхмәтов (1881-1918) - драматург
  • Назим Галимов - дальнобойщик
  • Зариф Бәшири (1888-1962) - язучы
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
Архив
 
06.11.2021 Җәмгыять

Рөстәм Миңнеханов: «Бер генә кешене югалту да — безнең өчен бик зур фаҗига»

Республикада Covid-19га кагылышлы агымдагы вәзгыять яңа чикләү чаралары кертергә мәҗбүр итә. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган традицион киңәшмәдә хәбәр итте.

«Татар-информ» язуынча, Татарстанда моңарчы кертелгән эш көннәре булмаган режим 7 ноябрьдән соң озайтылмаячак. Шул ук вакытта катгый чикләүләр (кайбер объектлар эшенә һәм тамаша-күңел ачу һәм массакүләм чаралар үткәрүгә) санитар-эпидемиологик хәлне яхшырту өчен гамәлдә булачак. Бу турыда Татарстан Президентының матбугат хезмәте хәбәр итте.
 
Рөстәм Миңнеханов искә төшергәнчә, республиканың Баш дәүләт санитар табибы карары белән 9 ноябрьдән беренче прививканы ясатмаган хезмәткәрләрне, соңгы алты ай эчендә медицина ягыннан кире кагулары булган яки авырган затлардан тыш, эштән читләштерү күрсәтмәсе бирелде. «Предприятие һәм оешма җитәкчеләренә карарның мәҗбүри үтәлешен тәэмин итәргә кирәк», — диде Татарстан Президенты.
 
Рөстәм Миңнеханов 60 яшьтән өлкәнрәкләр арасында вакцинацияләүнең тиешле темплар булмавын билгеләп үтте. «Коронавирустан үлүчеләр арасында өлкән яшьтәге кешеләр өлеше 85 процентка җитә. Бу бик зур сан. Аларга әле яшәргә дә яшәргә иде. Аларның кайберләре вакцина ясатмамаган, кемдер прививка ясаткан, әмма антитәнчекләр эшләнеп өлгермәгән. Бу статистика. Мине тәнкыйтьли алалар, әмма без чаралар күрәчәкбез. Безнең башка юлыбыз юк», — диде ул.
 
Ике атнадан соң 60 яшьтән өлкәнрәк, QR-коды яки медотводы турында белешмәсе булмаган затлар өчен транспорт карталарының гамәлдә булуын туктатып тору планлаштырыла.
 
«Минем адреска җәмәгать транспортында битлек режимын бозу турында күп санлы кешеләр мөрәҗәгать итә. Мондый кешеләр бик күп. Син башка кеше өчен куркыныч тудырасың, моны аңларга кирәк», — диде Рөстәм Миңнеханов. Шуңа бәйле рәвештә, ике атнадан 18 яшьтән өлкәнрәкләр җәмәгать транспортыннан бары тик QR-код яки медотвод турында белешмәсе булганда гына файдалана алалар.
 
Контрольне тәэмин итү өчен Татарстан Республикасы Президенты вакцинацияне (медотвод) медицина ярдәме күрсәтү турында белешмәнең электрон варианты формасын эшләргә кушты.
 
Студентлар арасында да вакцинация дәрәҗәсе түбән булуы күзәтелә. Һөнәри белем бирү оешмалары җитәкчеләренә мөрәҗәгать итеп, Рөстәм Миңнеханов уку процессын 18 яшьтән өлкәнрәк затларга QR-код яки медотвод турында белешмә күрсәтеп, көндезге дәресләргә кертүне оештырырга тәкъдим итте. Шулай ук Президент профессор-мөгаллимнәр составын һәм уку йортларының барлык хезмәткәрләрен мәҗбүри вакцинацияләү турында да искәртте.
 
«Гомер — ул иң кыйммәтлесе. Бер гомерне саклап калу — инде зур казаныш. Бер кешене югалту да — безнең өчен бик зур фаҗига. Үз сәламәтлегеңне кайгыртырга, туганнарың, якыннарың, хезмәттәшләрең турында уйларга кирәк», — дип өстәде Татарстан Президенты.
Фото: Татарстан Президентының матбугат хезмәте

 


---
Матбугат.ру
№ --- | 06.11.2021
Матбугат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»