|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
02.11.2021 Мәдәният
Камал театрында Марсель Сәлимҗанов премияләре тапшырыла2021 елның 7 ноябрендә Марсель Хәким улы Сәлимҗановның тууына 87 ел тула. Бу көнне, традиция буенча, Камал театрында премьера - "Сәфәр" спектакле. Шулай ук ике елга бер тапкыр танылган театр режиссеры истәлегенә Марсель Сәлимҗанов исемендәге театр сәнгате өлкәсендәге Республика премиясен тапшыру тантанасы да уза. Премия Татарстан Республикасы Президенты указы белән булдырылды. Әлеге премия Татарстан Республикасының профессиональ театр сәнгате үсешенә зур өлеш керткән иҗат коллективларына, мәдәният хезмәткәрләренә 2 елга бер мәртәбә өч җиңүчегә бирелә. 200 мең сум күләмендәге акчалата бирелгән һәр премиягә өстәп махсус бүләк һәм мактау дипломы тапшырыла. Конкурс комиссиясенә Татарстанның күренекле мәдәният эшлеклеләре керә.
--- |
Иң күп укылган
|