|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
25.10.2021 Җәмгыять
Татарстанның иң өлкән ир-аты Шәфыйк Мөстәкыймов: "105 яшемә зурлап интервью бирермен"Шәфыйк Мөстәкыймов — республикабызның иң өлкән ир-аты. Аңа 104 яшь, ул Казанда яши. “2 гыйнварда туган көнем. 105 яшемә зурлап интервью бирермен. Әле коронавирус вакыты бит”, — дисә дә, туганнары арадашлыгында аның белән телефоннан сөйләштек. Бөек Ватан сугышы ветераны Шәфыйк абый тумышы белән Пермь өлкәсе Барда районыннан. Сугыш беткәч тә, хәрби хезмәттә була ул. Туган ягына 1949 елны Сабан туена туры китереп кайта. Булачак хатыны Саимә апа белән дә Сабан туе мәйданында таныша. Вәгъдәләшкәннән соң, яшьләр гаилә кора, Казанга килеп төпләнәләр, ике бала тәрбияләп үстерәләр. Кызганыч, бала хәсрәте читләп узмый аларны. Уллары гүр иясе була. Саимә апа белән 64 ел тигез гомер кичерәләр. Бүген Шәфыйк абый кызы Әлфия апа тәрбиясендә. — Шундый озын гомер насыйп булыр дип уйламаган идем, Аллаһ күпме биргән, шуның кадәр яшисең, — дип әйтә ул үзе. Картлыкны тыныч каршылавына сөенә. Без исә Шәфыйк абыйга сәламәтлек, күңел тынычлыгы телибез.
Эльвира МОЗАФФАРОВА |
Иң күп укылган
|