|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
24.10.2021 Җәмгыять
70 яшьлек Гөлчәтәй сектага эләккәнТанылган фильмда Гөлчәтәй ролен башкарган совет актрисасы Татьяна Федотова, экспертлар шикләнеп карый торган дини оешмада тора икән. Хезмәттәшләре сүзләренә караганда, Федотова инде ике ел сектада. Секта белән әрмән гаиләсе идарә итә. Әлеге гаилә беркатлы кешеләрнең башларын бутап милекләрен һәм акчаларын тартып ала. Танылган артистны алар беренче чиратта пиар өчен кулланалар. 70 яшьлек актриса кешеләрне коткарырга кирәк, сектаны кабул итмәүчеләр ялгыша, дип яши. Эксперт, дин белгече Игорь Иванишко, кешенең ихтыярыннан тыш аны сектадан коткарып булмый, дип аңлатты. Хәзер Татьяна Федотова Тверь өлкәсендәге авылда яши. Төгәлрәге, туган йортында. Бакчасында яшелчәләр утырта, кешеләр белән аралашмый һәм “Раббысына дан” теләвен гел кабатлап тора. Секта чиркәвенә йөри.
Федотова йорт түбәсенә менеп псаломнар җырлый икән. Ул үзе белән бергә уйнаган артист Николай Годовиковны (Петруха) сектага җәлеп иткән. Тик Годовиков-Петруха гына соңыннан сектага керүенә бик нык үкенгән.
--- |
Иң күп укылган
|