поиск новостей
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 28 Апрель
  • Рафаэль Ильясов (1939 - 2020) - җырчы
  • Мин Шабаев (1913-1963) - язучы
  • Ильяс Гыймадов - эшмәкәр
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
Архив
 
20.10.2021 Җәмгыять

Кышны кайчан көтәргә?

Бу атнада кар явармы? Татарстанның Гидрометеорология үзәге фаразлары буенча, республикада беренче кар 20 октябрьдә яварга мөмкин. Бу атнада төнлә 3 градус салкын көтелә. Чәршәмбе температура төнлә –3, көндез +3… +8 градус булыр дип фаразлана. Бу көнне республиканың кайбер районнарында кыска вакытлы яңгыр көтелә, урыны белән карлы яңгыр яварга да мөмкин. Көз кайчан кышка алмашыныр? Шул сорауга җавап эзләдек.

КФУның Метеорология, климатология һәм атмосфера экологиясе кафедрасы  доценты Тимур Әүхәдиев,  кар октябрь ахырында гына җиргә ятачак, дигән фикердә.
 
–  Әле дә җылы һава торышын күзәтәбез. Термометр 13 градус җылы күрсәтә.  Чәршәмбедән пәнҗешәмбегә каршы төндә безнең яклардан циклон узачак. Әгәр ул төнлә узса, кар төшәчәк. Көндез үтә икән, кар юеш яңгырга әйләнәчәк. Җылы көннәр белән дә хушлашырга туры килер, әкренләп салкынайта башлаячак, – ди Тимур Әүхәдиев. –  Чын карны без октябрь ахырында көтәбез. Һава температурасы нуль градустан түбән төшә икән, кары да булачак. Беренче кар күренеп, өч атна узгач кына җиргә ятачак. Без аны ноябрьнең 15ләре дип уйлыйбыз.
 
Кукмара районының Кәчимир авылында яшәүче халык синоптигы Салих Шәрипов исә, 23 октябрьдән соң кар явачак, ди.
 
– Чын кар да озак көттермәс. Минем сынамышларга күз салсак, 11 ноябрьдә кар булачак. 15 ноябрьләрдә исә көне буе кар явар дип көтәм. Ул вакытта инде җир туңачак, мал суярга да мөмкин булачак, – ди ул.–  Быелгы ел 2011 елга охшап килде. Яңгырлар явып, аяк аслары пычранып торыр дип уйламыйм. Тиз суытачак. Ноябрь аенда  10–15 градус салкыннар булыр.
 
Салих абый ноябрь аен салкын була дип фаразлый. Декабрь башында исә көннәр җылытып алачак. 1 декабрьдән 7сенә кадәр карлы яңгыр явачак. Әмма 2022 елның кышы бик салкын булачак.
 
Балтач районының Яңгул авылында гомер итүче Әмир абый Шәрәфиев, кар күптән кирәк иде инде, ди.
 
– Кар соңга калды. Сентябрь аенда кирәк иде инде ул. Быелгы кыш җәйгә охшап килергә тиеш. Гадәттәгедән бераз гына салкын, әмма чын кыш булачак ул, – ди Әмир абый. – Кышның килүен чия агачына карап та белеп була. Элек ул яфрак коеп бетермичә кыш килми иде. Быел яфраклары тиз коелды. Карлыгачлар бер атна алдан китте. Бу да кыш килергә тиешлеген күрсәтә. Кар сибәләп кенә китсә дә, бик яхшы булыр иде.
 
Сүз уңаеннан, узган ел Татарстанда 21 октябрь көнне беренче кар яуды. Иң беренче булып яңа карны Яшел Үзән һәм Иннополиста яшәүчеләр күрде. Әмма ул озак тормады. Берничә сәгатьтән соң эреп юкка чыкты.
 
Хәер, Башкортстанда яшәүче милләттәшләребез күптән кар явуы хакында хәбәр итте инде. Аларда сентябрь ахырында ук 11 сантиметр калынлыкта кар явып үтте.
 

Гөлгенә ШИҺАПОВА
Ватаным Татарстан
№ --- | 20.10.2021
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»