|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
18.10.2021 Мәдәният
Рамил Чурагулов: Тәнкыйтьчеләр мине, халык мәкален ала да шигырь яза, ди“И Ходай, исәнлек бир”, “Әйтмә син авыр сүз”, “Моңнар кайтсын авылга”, “Туган як тәрәзәләре” һәм тагын йөзләгән башка җырлары белән популярлык казанган шагыйрь — Башкортстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Рамил Чурагулов мәзәкчән, ихлас, гади. Хәтере сөбханалла. Һәр сорауга шигъри җавабы әзер. Үзе турында, уенын-чынын бергә кушып, татар-башкортның эш аты, ди. Аның белән иҗаты, тормышы турында сөйләштек. — Рамил абый, һөнәрегез буенча инженер, филолог белгечлеген дә үзләштергәнсез. Соңгысы үзенә күбрәк тарткан, димәк?
— Һәр татар егете техникага тартыладыр. Ике абыем Уфа автотранспорт техникумын тәмамлады. Мин дә алар юлыннан киттем. Инженер булып эшләргә дә туры килде. Ә шигърият һәрчак күңелдә. Яза белгәнче үк такмак әйтеп сөйләшә идем. Мәктәпкә укырга кергәч, шигырьләр иҗат итә башладым. Әти-әнием — укымышлы кешеләр. Әнием Мәскәүдә Плеханов исемендәге университетны тәмамлаган, әтиемнең өч югары белеме бар. Җиде чит тел белә иде. Алар гел командировкада, эштә. Мине нәнәем — әбием Вәсилә үстерде. Ул Кол Гали, Мәҗит Гафуриларны, халык авыз иҗатын, догаларны өйрәтте. Аның тәрбиясен алуыма бик рәхмәтлемен. Ул авылда авторитетлы кеше иде. Кирәк икән, ветеринар, агроном, мәетләрне соңгы юлга озатырга да бара. Мин куертылган сөт ясау заводы белән танылган Башкортстанның Кырмыскалы районында туганмын. Шуңа да, шаяртып: “Мине бисмилла әйтеп, куертылган сөт ашап ясаганнар. Ә андый шагыйрь начар була алмый”, — дип көләм.
— Җырларыгызның тиз арада хит булып китү сере нидә икән?
— Кайбер тәнкыйтьчеләр мине, халык мәкален ала да шигырь яза, ди. Тик Пушкин да, Тукай да халык аваз иҗатына таянып эшләгәннәр. Бу — матур күренеш. Җыр хитка әйләнсен өчен, яңа тема алып, шуны вакытында халыкка җиткерә белергә кирәк. Җырларның темалары бертөрлегә әйләнә бара: “син мине ташладың”, “мәхәббәт”, “ярата, яратмый”, ромашкалар, чәчәкләр турында. Тик шулар арасыннан ачлык елларында кешеләрне саклап калган кычытканны, шәһәргә ябышып килгән, туган якның матурлыгын үзенә туплаган тигәнәкне дә күрә белергә кирәк. Тапталмаган темалар сайларга тырышам. “Энеләр” дигән җырым бар. Наркоманнар турында, хәерчеләр, сукыр җырчы, өй туе, безнең колхоз һәм башка темаларга язам. Максат — җыр язып популярлашу түгел. Иҗатың башкаларга шатлык өләшсен. Җыр чәчәкләр турында гына булырга тиеш түгел.
— Җырларыгызны танылган җырчылар башкара. Сезгә гонорар да әйбәт түлиләрдер?
— Бездә авторлык хокуклары бөтенләй үтәлми. Җырчыларның кайберләре үзләре дә бай түгел, кайберләре акчалы булгач, үзен популяр иткән җыр авторлары турында оныта. Җырларымны сатканым юк. Бер-береңә ярдәм итәр өчен иң мөһиме акча түгел, теләк кирәк. Шигырь язып кына акча эшләп булмый анысы, ләкин беркайчан зарланып яшәмәдем. 1000 нән артык җырым бар, шуның белән бәхетлемен.
— Ялгышмасам, җырлыйсыз да бугай?
— Әйе, алты клибым бар. Мине автор-башкаручы дисәң дә була. Ел саен йөзләгән җырчы укытып чыгаралар. Аннары алар: “Иганәчем юк, җыр яздырып булмый”, — дип, базарга пирожки сатарга чыгып баса, йөк бушатырга китә. Аллаһ биргән сәләтне үстерергә, шуның белән кәсеп итәргә тырышыйк. Һәр эшнең үз остасы була, килешәм. Шуңа да җырлый башлагач та шикләндем. Профессор Фәрдүнә Касыймованың фикерен сорадым. “Күңелгә үтеп керерлек итеп җырлыйсың, үз тембрың бар”, — диде ул. Үземне вокал остасы дип әйтә алмыйм, әмма әйтергә теләгән фикеремне йөрәгемнән җиткерәм. Нигезле тәнкыйтьне һәрчак кабул итәргә әзермен.
— Тарих белән дә кызыксынасыз бугай. Былтыр Казанга туган якны өйрәнү конференциясенә килгән идегез.
— Быел Омскида очрашуда булып кайттым. Мин тарихчы улы бит. Бабаларым да укымышлы булган. Кызганыч, күп авылларыбыз бетү ягында, мәктәпләр ябыла. Ә бит моңыбыз, мирасыбыз авылларда тупланган. Туган ягым Кырмыскалы районы Иске Акташ авылыннан 1978 елда чыгып киткән идем. Нигезебез хәзер буш. Авылда минем исемдә урам ачтылар. Районның почетлы гражданы булып саналам. Кайтып, нигезне матурлыйсым килә әле.
Эльвира МОЗАФФАРОВА |
Иң күп укылган
|