|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
17.10.2021 Шоу-бизнес
"Ышана алмыйм": Гөлназ Асаева бәби тапканӘле шушы көннәрдә генә "Матбугат.ру"да Гөлназ Асаеваның тиздән әни булачагы турында язып чыктык. Бу турыда имеш-мимешләр инде узган ел ук йөри башлаган иде. Гөлназ үзе моны ахыргача яшереп килергә тырышса да, Рөстәм Асаев белән концертта җырлаган видеода сер чишелде. Инде тагын бер яңалык: бүген Гөлназ әни булган. Бу хакта җырчы инстаграмда хәбәр итә. Әтиләр көнендә Вилли әти булган. Җырчыларның кызлары туган. "Бу безнең өчен иң мөһим көн. Үзем язам - үзем ышана алмыйм. Аллага шөкер!" - дип уртаклаша Гөлназ.
--- |
Иң күп укылган
|