поиск новостей
  • 05.05 "Аферис" Тинчурин театры, 17:00
  • 06.05 "Яратам! Бетте - китте" Тинчурин театры, 18:30
  • 07.05 "Ай,былбылым" Тинчурин театры,18:30
  • 08.05 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 18:30
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 10.05 "Хыялый" Тинчурин театры, 17:00
  • 12.05 "Эх, алмагачлары" Тинчурин театры, 17:00
  • 13.05 "Акча бездә бер букча" Тинчуринт театры, 18:30
  • 14.05 "Ак тәүбә, кара тәүбә. Безнең көннәр" Тинчурин театры, 18:30
  • 15.05 "Идегәй" Тинчурин театры, 18:30
  • 16.05 "Хан кызы Турандык" Тинчурин театры, 18:30
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
Бүген кемнәр туган
  • 04 Май
  • Айсылу Габдинова - җырчы
  • Леонид Слуцкий - футбол тренеры
  • Марсель Шәйдуллин - дәүләт эшлеклесе
  • Фәвия Сафиуллина - җәмәгать эшлеклесе
  • Габбас Әхмәдиев - көрәшче
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
Архив
 
13.10.2021 Медицина

Коронавирус – тромб, ә тромб исә инсульт китереп чыгара

Һәр 1,5 минут саен Россиядә инсульттан бер кеше үлә. Белгечләр, киләчәктә бу ешлык тагын да кыскарырга мөмкин, дип чаң суга. Ник дигәндә, соңгы елларда инсульт яшьләр арасында ешрак күзәтелә башлаган. Иң куркыныч заман афәтләренең берсе саналган инсульт турында без нәрсә белеп торырга тиеш? Табиб-невролог, реабилитолог, медицина фәннәре кандидаты Диләрә Шаһиева шул сорауларга ачыклык кертте.

– Дилә Рәхимовна, соңга елларда инсульт ни cәбәпле яшәрә?
 
– Инсульт, дөрестән дә, елдан-ел яшәрә. Моңа нигездә вакытында ачыкланмаган артериаль гипертония сәбәпче. Күпләр үзенең югары кан басымы белән йөрүен белмичә дә яши. Табибка күренергә килгәч, тонометрдагы югары күрсәткечне күреп шаккаталар. Югары кан басымыннан интегү нәселдән дә килергә мөмкин. Чамадан тыш калорияле, трансмайлар кушып әзерләнгән ризык ашау, фаст-фуд белән мавыгу да инсульт килеп чыгу куркынычын арттыра. Ник дигәндә, мондый туклану рәвешенә өстенлек биргән кешенең кан тамырларына бик зур зыян килә. Соңгы елларда кешеләр азрак хәрәкәтләнә башлады. Бу шулай ук инсультның елдан-ел яшәрүенә китерде. Стресслар да эзсез узмый.
 
– Инсульт куркынычы аеруча кемнәргә яный?
 
– Ишемия, гипертония кебек йөрәк-кан тамыры авырулары булган, симезлектән интеккән кешеләр – риск төркемендә. Атеросклероз диагнозы куелган кешеләргә дә сәламәтлегенә аеруча игътибарлы булырга кирәк. Бу төркемгә, нигездә, тәмәке тартучылар керә.
 
– Инсультның нинди төрләре бар?
 
– Ишемия төрендәге инсульт кан тамырларын кан белән тәэмин итүнең бозылуы аркасында килеп чыга. Аның билгеләре акрынлап беленә башлый. Кешенең күзе начар күрә башлый, кул-аяклары ойый, башы әйләнә, башы авырта. Ишемик инсульт йоклаганда яки иртүк «бәрә». Бу очракта гәүдәнең билгеле бер өлеше зарарлана. Гемморагик инсультка исә баш мие тукымасына кан саву сәбәпче була. Аның билгеләре кисәк кенә сиздерә башлый. Кешенең бик каты башы авырта, күңеле болгана, коса, буыла башлый, комага китәргә мөмкин. Моннан тыш инсультның катнаш һәм микроинсульт дигән төрләре дә була. Соңгылары жиңелчә генә үтеп китә.
 
– Коронавирус белән авырган кешеләргә дә инсульт куркынычы яный, диләр…
 
– Коронавирус инсульт китереп чыгара ала. Ник дигәндә, бу очракта канның оешу сәләте бозыла. Шул рәвешле алар тромблар пәйда булуга сәбәпче була. Тромб исә инсульт китереп чыгара. Болар бар да үзара бәйләнгән.
 
– Инсульт вакытында нинди билгеләр күзәтелә?
 
– Инсульт вакытында күзәтелгән төп билгеләрне һәркем белеп торырга тиеш. Иң элек инсульт вакытында кул-аяклар көчсезләнә. Моны тикшереп карау өчен кешедән ике бармагыгызны кысуын сорагыз. Башта бер кулын, аннары икенчесен тикшерегез. Ике кулны да бер төрле итеп кысмаса, шикләнергә җирлек бар. Авырудан ике кулын өскә күтәрүен сорарга да онытмагыз. Параличланган кул шундук килеп төшәчәк. Аякларны да шул рәвешле тикшереп карарга кирәк. Аякларын өскә күтәртеп, 90 градуска бөкләп, шул халәттә берничә минут торуын сорагыз. Аякларын тотып тора алмаса, бу шулай ук инсульт билгесе булачак. Инсульт булган кешенең йөзе бер якка кыйшаерга да мөмкин. Ул бик нык башы әйләнүдән дә зарланачак.

«Ашыгыч ярдәм» машинасы килгәнче инсульт билгеләре күзәтелгән кешегә ничек ярдәм итәргә?
«Ашыгыч ярдәм» машинасы килгәнче авыруны иң элек тынычландырырга кирәк. Дулкынланганда аның авыруы тагын да көчәя, кан басымы күтәрелә.
Авыруны яткырыгыз, башын мендәр белән бераз гына күтәрегез. Аңында булмаса, башын янга борыгыз. Бу, ул аңына килеп, коса калса, тончыкмасын өчен эшләнә.
Кысып торган киемнәрен чишеп җибәрегез. Тәрәзәне ачып бүлмәне җилләтеп алыгыз. Авыру һавага кытлык кичерергә тиеш түгел!
Кан басымы югары булган кешегә кан басымын төшерә торган дару бирсәгез була. Әмма табиблар килгәнче башка төрле дару эчерергә киңәш итмәс идем. Бу авыруның хәлен тагын да катлауландырырга мөмкин.
Инсульт билгеләре булган кешене алты сәгать эчендә хастаханәгә илтеп җиткерергә кирәк. Бу очракта һәр секунд санаулы!

---
Ватаным Татарстан
№ --- | 13.10.2021
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»