|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
09.10.2021 Җәмгыять
Раилә Сатдинова: Табиблар хатасы икәнен еллар узгач кына белдекЧүпрәле районы Шланга авылы кызы Раилә Сатдиновага 25 яшь. Тумыштан физик мөмкинлеге чикле, инвалид коляскасында хәрәкәт итә. Кызганыч, табиблар ялгышы кыз язмышын әнә шулай хәл итә. Тормышта Раилә бик актив, һәрчак яңа үрләр яулый. Мәктәпне алтын медаль белән тәмамлый. Югары белем ала. Академик ишү буенча ярышларда Россия чемпионатында медаль яулый. Утырып волейбол уйнау буенча Татарстан җыелма командасы составында. Болар — ул ирешкәннәрнең бер өлеше генә. — Күптән түгел Казанга күчендем. Максатыма үз тырышлыгым белән ирешә барам, — ди Раилә. — Бүген зур теләгем — яңа коляска булдыру. Шәһәр буенча уңайлы хәрәкәт итәсем килә. — Кечкенәдән инвалид коляскасында мин, — дип сүз башлады Раилә. — Бу — туганда алган имгәнү нәтиҗәсе: табиблар оча сөяген чыгарган. Аны еллар узгач кына белдек. “Шундый хәлләр килеп чыкса да, син гел шат күңелле, бирешмисең”, — диләр миңа. Авырлыклар була. Көн дә берәр каршылык килеп чыга. “Хәзерге заманда кемгә җиңел?” — дип уйлыйм да тагын алга атлавымны дәвам итәм. “Яратканымны сынармын”, — дигән бит Аллаһы Тәгалә. Хәзер инде ияләштем. Минем өчен коляска аякларым кебек. “Каретам кайда?” — дип кенә йөрим.
Физик мөмкинлеге чикле башка кешеләр кебек, Раилә өчен дә иң зур проблема — шәһәрдә уңайлы шартлар булмау. Күп җирдә пандуслар юк. Булса да, кайберләренә менеп-төшеп җитә торган түгел.
— Күп пандусның “тамга” өчен генә эшләнгән икәне күренеп тора. Коляска белән үтә торган урыннарга машина куюлары да кыенлык тудыра, — ди Раилә. — Коляска мәсьәләсе дә — төп проблемаларның берсе. Биш елга бер генә бирелә. Актив тормыш белән яшәгәч, ул хәтле озакка түзми шул. Кеше елына ничә аяк киеме алыштыра, нигә колясканы да шул принцип белән исәпләмиләрдер? Бәясе кыйбат. Аны алыр өчен башта берничә ел акча җыярга кирәк. Иганәчеләр табу да кыен. Күпме эзләдем, әлегә андыйлар килеп чыкмады. Заказлар даими килеп торса, киләсе елга ничек тә үзем ала алмаммы, дип уйлыйм.
— Күңел тулган чакта үзеңне ничек юатасың?
— Тормыштан канәгатьмен. Аллага шөкер, әкренләп барлык хыялларым, куйган максатларым тормышка ашып бара. Ә алар миндә аз түгел. Күңел тулган чакта күбрәк әнигә барам. Ул һәрнәрсәне үз урынына куеп, аңлатып җибәрә.
Раилә 2017 елдан профессиональ спортта. Шул вакытта авылдан шәһәргә чыгып киткән кыз спорт дөньясында зур җиңүләр, исемнәр яулый. Ишкәк белән ишү (парагребля) буенча спорт остасы исемен ала. Хәзер утырып волейбол уйнау буенча да спорт остасы нормаларын үтәгән.
Раилә иҗадый кыз да әле. Җырлый, шигырьләр яза, төрле чараларда актив катнаша. “Миңа вакыт җитми”, — ди ул, елмаеп.
Раилә спортта ир-егетләр кебек көчле, сынмый, сынатмый. Физик яктан чыныккан. Шул ук вакытта гүзәл затларның бөтен күркәм сыйфатларын үзенә туплаган. 2018 елда физик мөмкинлекләре чикле булган хатын-кызлар арасында уздырылган “Татарстан энҗесе” бәйгесендә дә нәкъ менә ул җиңү яулады.
— Кул эшләре белән биш елга якын ныклап шөгыльләнәм. Кечкенәдән тапкырлап чигә, төрле чәчәкләр ясый идем. Үземә гел ниндидер яңа шөгыль ачарга тырыштым. Соңрак балаларга башмак бәйли башладым, шулай әкрен генә уенчыкларга күчтем, — ди Раилә.
— Күңелеңне яулаган егет юкмы әле?
— Әлегә юк. Беркем дә идеаль түгел. Үз кешең, тиңең булу, аңлап, хөрмәт итеп торганы табылу кирәк.
Лилия ЙОСЫПОВА |
Иң күп укылган
|