|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
09.10.2021 Милләт
Зәрия Хәсәнова: “Хикмәт сөйләүдә түгел бит, эшләүдә”Казанның иң күркәм һәм данлыклы мәдәният учагы булган Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында узды бу әһәмиятле сөйләшү. Казанда илебезнең 70кә якын төбәгеннән, илледән артык чит илдән һәм Татарстаннан ярты миллион милләттәшебез Бөтенрусия халык исәбен алу алдыннан Милләт җыенында очрашты. Җыенда яңгыраган һәр чыгыш үзенчәлекле булуы, бер-берсен кабатламавы белән аерылып торды. Алда торган Бөтенрусия халык исәбен алуга карата һәр чыгыш ясаучының чиксез дулкынлануы залда утыручыларга да күчте, ике арада күзгә күренмәгән рухи күпер барлыкка килде. Хәер бу рухи милли күпернең беркайчан да өзелгәне булмады. Бары тик ул әле араларны тагын да ныграк якынайтты гына. Казанда узган Җыен дөньякүләм Татар гаиләсенең бергә җыелуы иде ул. Шуңа сәхнәдән яңгыраган һәр чыгыш күңелләргә үтеп керде, моңа кадәр чишелеш көтеп яткан кайбер «авыр» мәсьәләләргә дә кагылып үтте. Бөтендөнья Татар Конгрессы оештырган мондый зур Җыенга Казан чакырып китерә. Ә Татар Корылтае- съездларына делегатлар урында сайлана. Рухи башкалабыз төньяк башкаланың милли — мәдәни тормышында актив катнашучы билгеле милләттәшләр «Нур Плюс» татар җәмгыяте рәисе Ринат Мәһдиев, «Юлдаш» татар- башкорт җәмгыяте рәисе Ильяс Норов, эшмәкәр- малтабарлар Арифулла Дашкин һәм Рәфис Фәйзуллин, «Файда» татар — башкорт җәмгыяте җитәкчесе Айрат Маннанов, журналист Зәрия Хәсәнованы Казанда узган Бөтенрусия халык исәбен алуга багышланган чараларда катнашырга чакырды. Зур Җыенга Русия батыры Дамир Йосыпов һәм билгеле спорт каһарманы Алинә Заһитова да чакырылган иде. Васил Шәйхразиевның мәдәни тарихыбызны барлап Илһам Шакиров, Әлфия Афзалова һәм Хәмдүнә Тимергалиевалар исемен шушы зур Җыенда искә алуы һичшиксез урынлы һәм кирәкле иде. Дөрес, Җыенда кайбер төбәкләрдә урын алган, авыр чишелешле мәсьәләләр хакында да җентеклерәк ишетәсе килгән иде. Ләкин алар яңгырамады. Ярый, хәерлегә булсын! Әгәр бу сөйләшү татар күңеленә үтеп кергән икән инде ул шунысы белән дә яхшы. Хикмәт сөйләүдә түгел бит, эшләүдә. Халкыбыз гимнына әйләнгән Туган телнең театр залларына гына сыймыйча урамга сибелүе дә моны тагын бер тапкыр раслады. Зәрия Хәсәнова
--- |
Иң күп укылган
|