|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
30.09.2021 Ир белән хатын
86 ел бер сүз әйтми узган гомерСаба районының Югары Шытсу авылында гомер итүче Рауза апа Әхсәновага 86 ел ишетми, сөйләшми яшәү бик авыр булгандыр. Тик ул зарланмый, йөзе һәрвакыт көләч, ишарәләр белән булса да, әйтергә теләгән сүзен аңлата. Рауза апа бүген килене Әлфия тәрбиясендә яши. “Без бер-беребезгә иптәш. Эштән соңга калып кайтсам да, юксынып, кочаклап ала”, — ди Әлфия апа. 33 ел бергә тору дәверендә алар бер-берсен бик яхшы аңлый.
Рауза апа тумыштан телсез. Әтиләре сугыш кырында вафат булган. Рауза апаның бертуган апасы ул вакытта гаиләсе белән Чиләбедә яши. Кыз төп йортта әнисе белән генә кала. Ялгызы калмасын дип, аны кияүгә бирәләр. Әсхәдулла абый шулай ук телсез була, тик тумыштан түгел. 4 яшендә башына ялгышлык белән ат тибә. Аңа шунда зыян килә.
Рауза апа белән Әсхәдулла абыйның уллары Нигъмәтулла һәм кызлары Расиханы башта әбиләре үстерә. Малай белән кызга 3-4 яшьләр тирәсе булганда, әбиләре олы кызлары янына Чиләбегә китә. Кире кайтканда, Нигъмәтулла белән Расиха сөйләшүләрен оныткан була инде. Соңрак алар кабат сөйләшеп китә.
Рауза апа белән Әсхәдулла абый 49 ел бергә гомер кичерәләр. 2010 елда Әсхәдулла абый 80 яшендә вафат була. Соңгы ике елында күзләре сукырая. Аңа кадәр инфаркт кичерә. Әтисе үләренә 2 ел кала уллары Нигъмәтулла абый 43 яшендә якты дөнья белән хушлаша. Бу вакытта аның кызы Әдиләгә 19 яшь була. Әлфия апа ире белән 20 ел гына яшәп кала.
Рауза апаның кызы Расиха апа тормыш иптәше белән 3 бала үстергән. Оныклары бар. Язма герое Рауза апа хәзерге көндә 4 оныгы һәм 4 оныкчыгы булу бәхетен татыган.
Рауза апа ишетмәсә дә, сөйләшмәсә дә, кулы тик тормый. Матур киезләр, башмаклар бәйли, тегү машинасының да рәтен белә.
— Ул бар эшкә оста. “Әгәр сөйләшә алса, Рауза бик алга киткән кеше булыр иде, мөгаен”, — дип әйтә иде күршебез, — ди Әлфия апа.
Альмира МӘҮЛЕТОВА |
Иң күп укылган
|